КАРАР «01» сентябрь 2023 ел №2949 Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башлау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«01» сентябрь 2023 ел                                                                                 №2949

 

 

Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башлау турында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 33 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә

 

 

КАРАР БИРӘ

 

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 20 февралендәге 30/10 номерлы карары белән расланган Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча документларны эшли башларга.

2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары нигезендә техник регламентлар таләпләренә таянып алып барырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 464.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International