КАРАР «01» сентябрь 2023 ел №2951 Иштирәк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«01» сентябрь 2023 ел                                                                                  №2951

 

Иштирәк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 32 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Иштирәк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елныӊ 25 августындагы халык тыңлаулар беркетмәсенә, Иштирәк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 25 августындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. “Татарстан Республикасының Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 25 августында Иштирәк авылында халык тыңлауларында каралган Иштирәк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешергә.

2. Иштирәк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектын халык тыңлаулар беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 606.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International