ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«06» 09 2023 ел Яр Чаллы №_2986
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты коммуналь калдыклар туплану урыннары (мәйданчыклары) реестрын раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга таянып, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы Федераль законның 13.4 статьясы 4 пунктына һәм «Каты коммуналь калдыклар туплау урыннарын (мәйданчыкларын) төзекләндерү һәм аларның реестрын алып бару кагыйдәләрен раслау турында» 2018 елның 31 августындагы 1039 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты коммуналь калдыклар туплану урыннары (мәйданчыклары) реестрын расларга (1 кушымта).
2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты коммуналь калдыклар туплану урыннары (мәйданчыклары) реестрын раслау турында» 2019 елныӊ 4 мартындагы 759 номерлы карар үз көчен югалткан дип танырга һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге составына керүче авыл җирлекләре территориясендә урнашкан каты коммуналь калдыклар туплану урыннары (мәйданчыклары) реестрын расларга.
3. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин