КАРАР 06.09.2023 ел № 2988 2022 елныӊ 4 июлендәге 1955 номерлы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм җибәрү» муниципаль хезмәтен күрсәтү буенча административ регламентка үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

06.09.2023 ел                                    Яр Чаллы ш.                                          № 2988

 

2022 елныӊ 4 июлендәге 1955 номерлы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм җибәрү» муниципаль хезмәтен күрсәтү буенча административ регламентка үзгәрешләр кертү турында

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 28 февралендәге 175 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе нигезендә  

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2022 елныӊ 4 июлендәге 1955 номерлы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына балаларны исәпкә кую һәм җибәрү» муниципаль хезмәтен күрсәтү буенча административ регламентка түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

3.3 пунктның 4 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Формат-логик тикшерү бердәм портал тарафыннан автомат рәвештә, орган (оешма) билгеләгән таләпләр нигезендә мөрәҗәгать итүче тарафыннан сорауның электрон формасындагы һәр кырын тутыру процессында башкарыла. Берләм портал электрон формадагы сорауның ялгыш тутырылган кырын ачыклаганда, мөрәҗәгать итүчегә ачыкланган хатаның характеры һәм аны бетерү тәртибе турында турыдан-туры сорауның электрон формасында мәгълүләмати хат аша хәбәр ителә.».

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә 3 эш көне эчендә әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында  (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштыруны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

  1.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                      А.Р. Хәбибуллин

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 880.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International