ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
06.09.2023 ел Яр Чаллы ш. № 2989
2021 елныӊ 6 декабрендәге 4334 номерлы Өстәмә гомуми белем бирү программаларын, шулай ук спорт әзерлеге программаларын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына үзгәрешләр кертү турында
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. 2021 елныӊ 6 декабрендәге 4334 номерлы Өстәмә гомуми белем бирү программаларын, шулай ук спорт әзерлеге программаларын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
3.3.2.1 пунктның 11 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Формат-логик тикшерү бердәм портал тарафыннан автомат рәвештә, орган (оешма) билгеләгән таләпләр нигезендә мөрәҗәгать итүче тарафыннан сорауның электрон формасындагы һәр кырын тутыру процессында башкарыла. Берләм портал электрон формадагы сорауның ялгыш тутырылган кырын ачыклаганда, мөрәҗәгать итүчегә ачыкланган хатаның характеры һәм аны бетерү тәртибе турында турыдан-туры сорауның электрон формасында мәгълүләмати хат аша хәбәр ителә.».
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә 3 эш көне эчендә әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштыруны тәэмин итәргә.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин