ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«06» сентябрь 2023 ел Яр Чаллы шәһәре №2987
Түбән Суыксу авыл җирлегендә урнашкан 16:39:070501:1225 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Түбән Суыксу авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы Уставы, 2023 елныӊ 31 августындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Түбән Суыксу авыл җирлегендә урнашкан 16:39:070501:1225 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Кибетне һәм аның тирәсен урнаштыру өчен» төп төрдән «Шәхси торак төзелеше өчен» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин