ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«12» сентябрь 2023 ел Яр Чаллы шәһәре №3019
Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:102301:397 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы Уставы, 2023 елныӊ 29 августындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:102301:397 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Шәхси торак йортлар» төп төрдән «Бакчачылык алып бару» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин