ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«20» сентябрь 2023 ел №3075
Түбән Суыксу авыл җирлегендә 16:39:070401:473 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Түбән Суыксу авыл җирлегендә 16:39:070401:473 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан планлаштыру һәм ызанлау проектын эшли башларга.
2. 2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин