ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«28» 09 2023 ел Яр Чаллы ш. № 3217
2024 елга «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең сәнгать-эстетика юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны раслау турында
«Татарстан Республикасы сәнгать-эстетика юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф учреждениеләрен норматив финанслауны кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 14 декабрендәге 854 номерлы карары һәм Тукай муниципаль районы уставы нигезендә Тукай районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең сәнгать-эстетика юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны 1 кушымта нигезендә;
сәнгать-эстетик юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарга төзәтү коэффициентын 0,65 күләмендә.
2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең финанс-бюджет палатасына әлеге карарның 1 пунктында расланган норматив чыгымнар нигезендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларын финанслауны тәэмин итәргә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ “28” 09 3217 номерлы карарына 1 кушымта
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең сәнгать-эстетика юнәлешендә балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә
норматив чыгымнар
|
Өстәмә белем бирү программасы юнәлеше |
Территориаль урнашу |
Норматив чыгымнар (1 укучыга бер елга сумнарда) |
||||
|
өч еллык уку срогы |
дүрт еллык уку срогы |
биш еллык уку срогы |
җиде еллык уку срогы |
иртә һөнәри ориентация |
||
|
Музыкаль сәнгать |
авыл җирлеге |
|
|
79 714 |
91 055 |
116 878 |
|
Сынлы сәнгать |
авыл җирлеге |
|
42 126 |
|
37 425 |
89 801 |
|
Хореография сәнгате
|
авыл җирлеге |
|
|
88 953 |
73 250 |
268 494 |
|
Гомуми эстетика сәнгате |
авыл җирлеге |
|
|
37 395 |
|
|
|
Фольклор сәнгате |
авыл җирлеге |
|
|
81 803 |
78 547 |
126 162 |
|
Эстрада-джаз сәнгате |
авыл җирлеге |
123 091 |
|
118 014 |
|
193 471 |
|
Театр сәнгате |
авыл җирлеге |
63 434 |
|
59 063 |
58 977 |
88 859 |