ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«03» октябрь 2023 ел Яр Чаллы №3279
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында, 2023 елның IV кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында
«Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатында, «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берләшмәсе» коммерциясез партнерлыгының 2023 елныӊ икенче ярты еллыгына һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2023 елның 29 августы 619/пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән,
КАРАР БИРӘ:
1. «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарныӊ торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен, 2023 елныӊ дуртенче кварталына Тукай муниципаль районы территориясендә гомуми торак мәйданыныӊ 1 кв. м бәясен 59934 сум 00 тиен күләмендә расларга.
2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин