КАРАР «31» 08 2023 № 2939 «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«31» 08 2023                                                                                 № 2939

 

«Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2018 елның 31 маендагы 412 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарыбелән расланган «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 19 августындагы 989 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1.  «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

күрсәтелгән карар белән расланган Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәдә:

VIII бүлектә:

Исемендә «һәм тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе» сүзләрен өстәргә;

түбәндәге эчтәлектәге 10-12 пунктларын өстәргә:

«10. Тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесенеӊ вазыйфаи оклады          түбәндәге формула буенча  исәпләнә:

 

  

 

биредә:

- тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесенеӊ вазыйфаи оклады күләме 18 398 сум күләмендә билгеләнә;

S – фактта эшләнгән вакыт (ставка).

11. Тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесенә хезмәт киеренкелеге өчен түләүләр             бирелә һәм түбәндәге формула буенча исәпләнә:

 

 

биредә:

  - тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесенеӊ вазыйфаи оклады күләме;

- тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесенә хезмәт киеренкелеге өчен өстәмә түләү күләме 100 процентка тиӊ итеп алына.

12. Тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесенә компенсация характерындагы түләүләр Россия Федерациясе Хезмәт кодексыв нигезендә билгеләнә.». 

2. Әлеге карар 2023 елныӊ 1 сентябреннән үз көченә керә дип билгеләргә.

3. «Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                           А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 442.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International