КАРАР «19» октябрь 2023 ел № 3478 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәре баш администраторының бюджетка түләүләр, пенялар һәм алар буенча штрафлар буенча дебиторлык бурычын түләтү буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыру регламентын раслау турында» 2023 елның 29 сентябрендәге 3262 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

     КАРАР

 

 

«19» октябрь 2023 ел                                                                     № 3478

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәре баш администраторының бюджетка түләүләр, пенялар һәм алар буенча штрафлар буенча дебиторлык бурычын түләтү буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыру регламентын раслау турында» 2023 елның 29 сентябрендәге 3262 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

 Россия Федерациясе Бюджет кодексының 160.1 статьясы, «Бюджет керемнәре администраторының бюджетка түләүләр буенча дебиторлык бурычын, пенялар һәм штрафлар буенча  вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны раслау турында» Россия Федерациясе Финанс министрлыгының 2022 елның 18 декабрендәге 172н номерлы боерыгы нигезендә, вакыты чыккан дебиторлык бурычлары белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм аны түләтү буенча үз вакытында чаралар күрүгә, шулай ук Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы тарафыннан идарә ителә торган салым булмаган керемнәрнең керүен контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына таянып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәре баш администраторының бюджетка түләүләр, пенялар һәм алар буенча штрафлар буенча дебиторлык бурычын түләтү буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыру регламентын раслау турында» 2023 елның 29 сентябрендәге 3262 номерлы карарга түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2 бүлектә 1  пунктта Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты дип дебиторлык бурычы белән эшләү өчен җаваплы структур бүлекчәләр санала:

- Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасы;

- Тукай муниципаль районы контроль-хисап палатасы;

- Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының исәп һәм хисаплылык бүлеге;

- Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе;

- Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге.

1.2. 4 бүлектә 2 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә: «Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге 30 эш көне дәвамында, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән судка тарту һәм ведомствога карау таләпләрен үтәп, судка дебиторлык бурычын түләтү турында дәгъва гаризасын әзерли һәм җибәрә»;

1.3. 4 бүлектә 3 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә: «әгәр суд карары чыгарылганчы бурычлы түләү турында таләпләрне үз теләге белән үтәгән булса, Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге билгеләнгән тәртиптә дәгъвадан баш тарту турында белдерә»;

1.4. 4  бүлектә 5 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә: «бурычларны түләтү буенча претензия-дәгъва эшенең барышы турында документлар, шул исәптән суд актлары, кәгазьдә Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасында саклана»;

1.5. 4 бүлектә 6 пунктны яңа редакциядә бәян итәргә: «Суд тарафыннан белдерелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән тулысынча (өлешчә) баш тарту турында карар кабул ителгәндә, Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге, нигезләр булганда, суд актларына шикаять бирү буенча тулы чаралар күрүне тәэмин итә.

2. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районы сайтында (tukay.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

4.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                          А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 968.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International