ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
16.10.2023 ел Яр Чаллы ш. № 3449
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказны формалаштырганда социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында
«Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтүләргә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге 189-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 28 статьясы 3 өлеше, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары (җирле үзидарә органнары) тарафыннан социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру турында карарлар кабул итүгә гомуми таләпләрне раслау хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 октябрендәге 1678 номерлы карары нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне «өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру (сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәр алды программаларыннан тыш)» эшчәнлеге юнәлеше буенча Федераль закон нигезләмәләре нигезендә оештырырга(алга таба – социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләре).
2. «Өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру (сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәр алды программаларыннан тыш)» эшчәнлеге юнәлеше буенча социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә (алга таба – муниципаль хезмәтләр) муниципаль социаль заказны раслаучы вәкаләтле органы итеп Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетын билгеләргә.
3. «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә 2023-2024 елларда балаларга өстәмә белем бирүне персональләштерелгән финанслау системасын кертү өлешендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказны формалаштыру һәм башкару Федераль закон нигезендә әлеге карарның/күрсәтмәнең 1 пунктында күрсәтелгән эшчәнлек юнәлеше буенча социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләрне башкаручыларны Федераль законның 9 статьясы 2 өлеше 1 пунктында каралган сайлап алуның конкурентлык ысулын файдаланып башкарыла.
4. Әлеге карарның 3 пунктында күрсәтелгән хезмәтләрне башкаручыларны сайлап алу ысулын куллану әлеге карарга 1 кушымта нигезендә билгеләнгән, социаль өлкәдә хезмәтләр башкаручылар тарафыннан кәрсәтелә торган муниципаль хезмәтләргә карата («балалар сәнгать мәктәбе», «балалар музыка мәктәбе», «балалар хор мәктәбе», «балалар сәнгать мәктәбе», «балалар хореография мәктәбе», «балалар театр мәктәбе», «балалар цирк мәктәбе», «балалар сәнгать һөнәрләре мәктәбе» махсус исемнәре булган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларыннан тыш) гамәлгә ашырыла дип билгеләргә.
5. Расларга:
5.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү планын (2 кушымта).
5.2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү кысаларында үткәрелә торган чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге күрсәткечләре таблицасын (3 кушымта).
5.3. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем турында нигезләмәне (4 кушымта).
5.4. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем составын (5 кушымта).
6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыруны мәгълүмати тәэмин итү тәртибен билгеләү максатларында билгеләргә:
6.1. вәкаләтле органнар, хезмәтләрне кулланучылар, хезмәтләрне башкаручылар, хезмәтләр башкаручыларны сайлап алуда катнашучылар, башка юридик һәм физик затлар арасында аларны алмашу электрон документлар формасында башкарыла торган документлар исемлеге:
1) социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказ;
2) социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказның үтәлеше турында хисап;
3) социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр башкаручылар реестрына кертүгә хезмәтләр башкаручының гаризасы;
4) муниципаль хезмәт алуга социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү (каплау) турында килешү;
5) социаль сертификат нигезендә «балалар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен күрсәтүгә хезмәтләрне кулланучының гаризасы (укуга кабул итү һәм социаль сертификат алу турында гариза);
6) «балалар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен алуга социаль сертификат;
7) балалар өчен өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру максатыннан хезмәтләр башкаручы һәм социаль сертификат алучы арасында төзелгән килешү;
6.2. социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру максатларында кулланыла торган дәүләт мәгълүмат системалары:
«Электрон бюджет» иҗтимагый финанслар белән идарә итүнең дәүләт интеграцияләнгән мәгълүмат системасы;
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы;
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы өстәмә белем бирү навигаторы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (алга таба – «Навигатор»);
төбәкләрдә учреждениеләр, программалар, өстәмә белем бирү чаралары һәм балаларны өстәмә белем белемгә җәлеп итүнең төп статистик күрсәткечләре буенча мәгълүмат җыю һәм анализлауның бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ӨБ буенча мәгълүмат системасы).
6.3. «Навигатор» кулланып формалаштырыла торган мәгълүмат һәм документлар исемлеге:
әлеге карарның 7.1 пункты 3-7 пунктларында каралган документлар;
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының норматив хокукый актларында каралган башка документлар һәм мәгълүмат.
7. Федераль законда формалаштыруы каралган мәгълүмат һәм документлар Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында Россия Финанс министрлыгының 2016 елның 28 декабрендәге 243н номерлы боерыгы белән билгеләнгән тәртиптә урнаштырылырга тиеш.
8. Әлеге карарның 6.1 пункты 1 пунктчасында каралган документны 2023 елда формалаштыру һәм раслау кәгазьдә гамәлгә ашырыла.
Әлеге карарның 6.1 пункты 4 пунктчасында каралган документны 2023 елда формалаштыру, «Навигатор» кулланып электрон документ формасында формалаштыруның техник мөмкинлеге булмаган очракта, кәгазьдә гамәлгә ашырыла.
9. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә әлеге карарга 3 кушымтада күрсәтелгән социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү механизмнарын апробацияләү кысаларында үткәрелә торган чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге күрсәткечләре база зурлыкларының санлы кыйммәтләрен һәм максатчан ориентирларын билгеләү социаль хезмәтләр базарының конкуренция һәм өлгерү дәрәҗәсен фактор буенча анализлау юлы белән, Россия Федерациясе финанслар министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән методология нигезендә 2023 елның 1 ноябренә кадәр башкарыла.
10. Әлеге карарны 3 эш көне дәвамында Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга
11. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 16.10. 3449 номерлы карарына 1 кушымта
«Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәте күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге 189-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы 2 өлеше 1 пунктында каралган хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларны сайлап алу ысулын апробацияләү гамәлгә ашырыла торган муниципаль хезмәтләр исемлеге
Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру:
ОКВЭД коды – 85.41.
Татарстан Республикасы Тукай
муниципаль районы Башкарма
комитетының 2023 елның 16.10.
3449 номерлы карарына 2 кушымта
Тукай муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү планы
|
№ |
Апробация этабы |
Чара |
Башкару вакыты |
Нәтиҗә |
Җаваплы башкаручылар |
|
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
|
1. |
«Социаль өлкәдә муниципаль (муниципаль) хезмәт күрсәтүләргә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» 2020 елның 13 июлендәге Федераль закон (алга таба – 189-ФЗ номерлы Федераль закон) нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле оештыру чараларын үткәрү
|
1.1. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Россия Федерациясе бюджет системасының бердәм порталында (алга таба – Бюджет системасының бердәм порталы) формалаштыруы 189-ФЗ номерлы Федераль закон белән каралган мәгълүмат һәм документларны Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә урнаштыруны оештыру
|
2023 елның 1 ноябре |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
|
1.2. Хезмәтләр башкаручылар белән өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру буенча карарның 1 кушымтасы нигезендә килешү төзүне тәэмин итэ лектрон формада |
2023 елның 1 ноябре |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
|
2. |
Норматив хокукый тәэмин итү |
2.1. Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль социаль заказлар формалаштыру тәртибен раслау, аларның үтәлеше турында хисап формалаштыру формасы һәм сроклары турында Тукай муниципаль районы хакимиятенең норматив хокукый акты проектын эшләү
|
2023 елның 1 ноябре |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
2.2. Социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә акчаларны яңадан бүлү өлешендә бюджет турында карарга/җыелма бюджет язуына үзгәрешләр кертү. Үзгәрешләр социаль заказ параметрларының башкарылган исәпләүләре нигезендә гамәлгә ашырыла
|
2023 елның 1 ноябре |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
||
|
2.3. Социаль сертификат нигезендә «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен башкаручылар реестрын формалаштыру тәртибен раслау турында Тукай муниципаль районы хакимиятенең норматив хокукый акты проектын эшләү |
2023 елның 1 ноябренә кадәр |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
|
|
2.4. Тукай муниципаль районы хакимиятенең «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен алуга социаль сертификатларны электрон рәвештә формалаштыру норматив хокукый акты проектын һәм аларны алучылар реестрын эшләү
|
2023 елның 1 ноябренә кадәр |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
2.5. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүгә социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәт күрсәтүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү (каплау) турында электрон формада килешүләр төзү һәм социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр башкаручы вәкаләтле орган исеменнән эш итәргә хокуклы затның көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән имзалау кагыйдәләрен раслау турында Тукай муниципаль районы хакимиятенең норматив хокукый акты проектын эшләү
|
2023 елның 1 ноябренә кадәр |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
|
|
2.6. Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, физик затларга - товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүчеләргә социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү/каплау турында килешүгә түләүгә субсидия бирү тәртибен раслау турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хакимиятенең норматив хокукый акты проектын эшләү
|
2023 елның 1 ноябренә кадәр |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
2.7. Бер яки берничә вәкаләтле органнарның муниципаль социаль заказларына кертелгән һәм социаль сертификат нигезендә күрсәтелә торган социаль өлкәдә ике һәм аннан да күбрәк муниципаль хезмәтләр алуга бердәм социаль сертификат бирү тәртибен раслау турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хакимиятенең норматив хокукый акты проектын эшләү |
2024 елның IV кварталы |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
|
|
2.8. Социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрне башкаручыларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча төзелә торган килешүнең типлаштырылган формасын раслау турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы финанс органы боерыгы проектын эшләү |
2023 елның 1 ноябренә кадәр |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
2.9. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары вәкаләтләренә кертелгән, социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатларында хезмәтләр башкаручы тарафыннан хезмәтләр кулланучы белән төзелә торган шартнамәгә кертелә торган башка шартлар турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хакимиятенең норматив хокукый акты проектын эшләү |
2024 елның IV кварталы |
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
||
|
3. |
Коммуникацион ярдәм
|
3.1. Потенциаль хезмәт күрсәтүчеләр белән семинар - киңәшмә оештыру һәм үткәрү
|
Кимендә кварталга бер тапкыр (кирәк булган саен)
|
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ
|
|
3.2. Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләүне гамәлгә ашыру (алга таба – апробация) турында материаллар әзерләү һәм мәгълүмати кампания үткәрү (массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек) |
2023 елның 15 ноябренә кадәр |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
3.3. Апробациядә катнашу өчен кызыксынган яклар (шул исәптән хезмәтләр кулланучылар, муниципаль булмаган оешмалар һәм коммерциясез оешмалар вәкилләре, хезмәтләр кулланучылар белән турыдан-туры эшләүче вазыйфаи затлар һәм персонал) белән консультацияләр, семинарлар, киңәшмәләр үткәрү
|
кирәк булган саен |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
3.4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органының массакүләм мәгълүмат чараларында 189-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыруны яктырту буенча чаралар планын әзерләү |
2023 елның 1 ноябренә кадәр |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
4. |
Башкаручылары хезмәтләр башкаручыларны сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнгән муниципаль хезмәтләр турында карар һәм хезмәтләр башкаручыларны сайлап алу ысулын сайлау
|
4.1. «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашырумуниципаль хезмәтен күрсәтүгә муниципаль социаль заказны формалаштыру, раслау һәм урнаштыру |
2023 елның 1 ноябренә кадәр аннан соң ел саен 1 январьга кадәр |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
|
5. |
Хезмәтләр башкаручыларны сайлап алу (хезмәтләр башкаручыларны сайлап алу ысулын сайлаган очракта) |
5.1. Башкаручылар реестрын формалаштыру (гариза буенча, нигез булып лицензия тора) |
2023 елның 25 октябренә кадәр
|
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ
|
|
5.2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан 2023 елга расланган «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен күрсәтүгә муниципаль заказны үтәү максатларында социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү (каплау) турында килешүләр төзү |
2023 елның 25 октябренә кадәр |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
5.3. «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен алуга социаль сертификатларны һәм аларны алучылар реестрын электрон рәвештә формалаштыруны тәэмин итү
|
2023 елның 1 ноябренә кадәр
|
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
5.4. «Өстәмә гомуми үсеш программаларын гамәлгә ашыру» муниципаль хезмәтен башкаручыларын сайлап алу
|
2023 елның 1 ноябреннән |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
6. |
Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен мониторинглау һәм бәяләү системасы |
6.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен мониторинглау һәм бәяләү системасы мәсьәләләре буенча конференция оештыру
|
2024 ел |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
|
6.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләрен мониторинглау һәм бәяләү системасын эшләү |
2024 ел |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
||
|
7. |
Апробация нәтиҗәләрен бәяләү |
7.1. «Социаль өлкәдә дәүләт (муниципаль) хезмәтен күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» Федераль закон нигезендә социаль өлкәдә муниципаль (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү өлкәсе, чараларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат әзерләү
|
2025 ел |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
|
7.2. Апробация нәтиҗәләре буенча расланган нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүне бәяләү буенча киңәшмәдә катнашуны тәэмин итү
|
2025 ел |
|
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ |
Татарстан Республикасы Тукай
муниципаль районы Башкарма
комитетының 2023 елның 16.10.
3449 номерлы карарына 3 кушымта
Тукай муниципаль районы буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү кысаларында үткәрелә торган чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге күрсәткечләре таблицасы
|
№
|
Максат |
Индикатор тибы |
Индикатор |
База зурлыгы[1] |
Максатчан ориентир[2] |
Җаваплы башкаручы |
|
1 |
2 |
3 |
4 |
5 |
6 |
7 |
|
1. |
Коммерциясез оешмалар тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен шартларны яхшырту |
Процесс |
Социаль өлкә тармакларында дәүләт ярдәме күрсәтелә торган (шул исәптән укыту, салым ташламалары һ. б.) муниципаль хезмәтләр күрсәтүче коммерциясез оешмаларның гомуми саны, берәмлекләр[3]
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
Арадаш нәтиҗә |
Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүче коммерциясез оешмаларның гомуми саны, берәмлекләр |
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
[1]
|
|
|
Йомгаклау нәтиҗәсе |
189-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү өчен (алга таба – апробация) сайлап алынган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүче коммерциясез оешмалар саны, берәмлекләр
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
алардан дәүләт ярдәме күрсәтелә торган коммерциясез оешмалар саны (шул исәптән укыту, салым ташламалары һ. б.), берәмлекләр |
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|||
|
2. |
Муниципаль булмаган хезмәтләр башкаручыларны сайлаганда конкуренцияне көчәйтү
|
Процесс |
189-ФЗ номерлы Федераль законда каралган механизмнарны исәпкә алып, җирле үзидарә органнары актларын төгәлләштерү/эшләп бетерү
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
|
|
Арадаш нәтиҗә |
Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатларында социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүчеләрне сайлап алу процедураларында катнашкан, социаль өлкәдә апробация өчен сайлап алынган юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар - товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүчеләр (алга таба – хезмәтләр башаруычылар) саны
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
алардан социаль сертификат нигезендә социаль өлкәдә муниципаль (муниципаль) хезмәтләр башкаручылар реестрына кертелгән апробация өчен сайлап алынган юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар –товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүче саны
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
|
|
Йомгаклау нәтиҗәсе |
социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү максатларында хезмәтләрне башкаручыларны сайлаганда муниципаль учреждениеләр белән конкуренция өчен югары дәрәҗәдәге потенциалга ия булган дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең, физик затларның – товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүчеләрнең апробация өчен сайланган күрсәтелгән хезмәтләрне күрсәтүче оешмаларның гомуми күләмендә өлеше
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
3. |
Хезмәтләргә җәлеп итүне/хезмәтләрдән файдалана алуны арттыру |
Процесс |
Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр кулланучылар (алга таба – хезмәтләр кулланучы) һәм хезмәтләр башкаручылар өчен мәгълүмати кампания
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
Арадаш нәтиҗә |
Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүче, апробация өчен сайлап алынган юридик затларның, шәхси эшмәкәрләрнең, физик затларның - товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүчеләрнең гомуми саны, берәмлекләр
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
|
|
|
алардан дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар - товарлар, эшләр, хезмәтләр, җитештерүчеләр саны, берәмлекләр
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
Йомгаклау нәтиҗәсе |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр кулланучыларның гомуми саны, кеше |
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
||
|
Дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган хезмәтләр башкаручылардан апробация өчен сайланган социаль өлкәдә дәүләт хезмәте алган хезмәтләр кулланучылар саны, кеше
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
4. |
Күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын арттыру |
Процесс |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү стандартларын (тәртипләрен) һәм аларны күрсәтү сыйфатына минималь таләпләрне билгеләү
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
Процесс |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын мониторинглау һәм бәяләү системасын (шул исәптән мөмкинлек булганда мәгълүмат системасын) булдыру
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
||
|
Процесс |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне җайга салучы муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органында, аларны күрсәтү стандартына (тәртибенә) нигезендә мондый хезмәтләр күрсәтүне мониторинглаучы структур бүлекчә (алга таба – структур бүлекчә) булу, шулай ук күрсәтелгән мониторингны үткәрү буенча чаралар исемлеге һәм мондый чараларны гамәлгә ашыру күрсәткечләре (алга таба – чек - бит)
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
||
|
Арадаш нәтиҗә |
Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүче, апробация өчен сайланган, социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтү стандарты (тәртибе) нигезендә мондый хезмәтләр күрсәтүне мониторинглаучы социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүче юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, физик затлар – товарлар, эшләр, хезмәтләр җитештерүчеләр саны, берәмлекләр
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
||
|
Йомгаклау нәтиҗәсе |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне мониторинглау чаралары кысаларында күрсәтелгән структур бүлекчә үткәргән мониторинг барышында билгеләнгән күрсәткечләрнең чек-листка кертелгән күрсәткечләргә туры килү өлеше, процент
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
||
|
5. |
Социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүдән гражданнарның канәгать булуы арту |
Процесс |
Хезмәтләр башкаручыларның күрсәтелгән хезмәтләрне башкаручылар апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәткән хезмәтләр кулланучылар белән кире элемтә механизмнарын булдыру
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
|
Арадаш нәтиҗә |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләрне башкаручылар саны, күрсәтелгән башкаручылар апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәткән хезмәтләр кулланучыларның күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатыннан канәгать булуына мониторинг үткәрә
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
||
|
Йомгаклау нәтиҗәсе |
Апробация өчен сайланган социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләрнең сыйфаты белән канәгать булган хезмәтләр кулланучыларның хезмәтләр башкаручылар тарафыннан канәгатьләнүләрен мониторинглау нәтиҗәләре буенча билгеләнгән, хезмәтләр кулланучыларның гомуми саныннан проценты
|
зурлык: ел: 2023 |
зурлык: ел: 2024 |
Эшче төркем әгъзалары |
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 16.10. 3449 номерлы карарына 4 кушымта
Тукай муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем турында нигезләмә
Эшче төркемнең бурычлары булып тора:
Әлеге Нигезләмәнең 2 бүлегендә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен эшче төркем түбәндәге вәкаләтләргә ия:
Эшче төркемнең төп функцияләре булып тора:
эшче төркем эшчәнлеген оештыра;
эшче төркем эшчәнлеген планлаштыра;
эшче төркемнең чираттагы утырышында фикер алышу өчен көн тәртибен раслый;
эшче төркем утырышларын алып бара.
Беркетмәләрнең күчермәләре эшче төркемнең барлык әгъзаларына җибәрелә.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 16.10. 3449 номерлы карарына 5 кушымта
Тукай муниципаль районы территориясендә социаль өлкәдә муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру буенча эшче төркем составы
|
Эшче төркем секретаре: |
|
|
Бариев Илфак Шамил улы |
Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары
|
|
Эшче төркем җитәкчесе урынбасары:
|
|
|
Низамиева Эльмира Роберт кызы |
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы
|
|
Эшче төркем секретаре:
|
|
|
Миргазиянова Айгөл Айрат кызы |
ТР Тукай муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБӨББУ педагог-оештыручысы |
|
Эшче төркем әгъзалары: |
|
|
Сафина Ландыш Рафаэль кызы |
«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары
|
|
Зарипова Гөлназ Рафаэль кызы |
Муниципаль координатор |
|
Шәкүрова Эльмира Илдус кызы |
ТР Тукай муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБӨББУ директоры урынбасары
|
|
Әбделминов Ильяр Рәдис улы |
ТР Тукай муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБӨББУ директоры урынбасары
|
|
Кәримова Гөлназ Ринат кызы |
ТР Тукай муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» МБӨББУ методисты |
[1] База зурлыгы күрсәткечен муниципаль социаль заказ формалашуның беренче елы буенча билгеләргә киңәш ителә.
[2] Максатчан ориентир күрсәткечен «Социаль өлкәдә муниципаль (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүгә дәүләт (муниципаль) социаль заказы турында» Федераль закон (алга таба – 189-ФЗ номерлы Федераль закон) нигезендә социаль өлкәдә муниципаль (муниципаль) хезмәтләр күрсәтүне оештыру механизмнарын апробацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә булган соңгы ел өчен билгеләргә киңәш ителә.
[3] Әлеге таблица максатларында социаль өлкә тармакларында дәүләт хезмәтләренә 189-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясы 2 өлеше нигезендә билгеләнгән эшчәнлек юнәлешләренә туры килгән дәүләт хезмәтләрен кертергә киңәш ителә.