КАРАР 20.10.2023 ел № 3520 ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тамчыкай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.10.2023 ел                                   Яр Чаллы ш.                                           № 3520

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тамчыкай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тамчыкай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тамчыкай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2023 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 21 ноябрендәге 3661 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның 20.10.

3520 номерлы карарына 1 кушымта

 

2023 елның 1 октябреннән ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Тамчыкай» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1

«Кызыклы инглиз теле»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

2

«АБВГДейка»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

3

«Театр студиясе»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

4

«Хореография»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

5

«Логопоезд»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе –

«Тамчыкай» балалар бакчасы мөдире            _____________ А.Р. Шәйхразиева

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт

күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары         _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Тамчыкай» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта  

 

 

  1. «Кызыклы инглиз теле»- программа чит телне үзләштерүгә кызыксыну тәрбияләүгә, гармонияле шәхес формалаштыруга юнәлтелгән. Психик процесслар, шулай ук танып белү һәм тел сәләтләре үсешенә; актив һәм пассив сөйләм, аңлы дәрәҗәдә дөрес тавыш әйтелеше үсешенә ярдәм итә. Әлеге хезмәт 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (8 тәрбияләнүче).
  2. «АБВГдейка» - бу комплекслы шөгыльләр, күнегүләр, уеннарны үстерү  диагностик биремнәр, уку материаллары системасы. Алар математик операцияләрне һәм анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерүнең фикер операцияләрен үзләштерүгә, шулай ук балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә грамотага өйрәтүгә әзерләүгә, сүзнең тавыш төзелеше, аның тавыш анализы белән танышуга, шулай ук дөрес тавыш әйтелешен формалаштыруга, сүз байлыгын арттыруга, кулны язуга әзерләүгә юнәлтелгән.  Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (8 тәрбияләнүче).
  3. «Театр студиясе» - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның театр үсеше программасы баланың сәхнә сәләтен үстерү өчен шартлар тудыруга, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомуми үсешенә һәм балаларда театр сәнгате кысаларында кирәкле база белемнәрен, күнекмәләрен беренчел формалаштыруга, активлыкны, мөстәкыйльлекне, театр эшчәнлеге процессында инициативаны, шулай ук башка эшчәнлек төрләрен: коммуникатив, музыкаль, сынлы, танып белү эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән. Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (14 тәрбияләнүче).
  4. «Хореографиясе»- программа сәнгать юнәлешен һәм сәнгать-эстетик зәвыкны, сәнгать сәләтләрен, иҗади якын килүне, эмоциональ кабул итүне һәм образлы фикерләүне үстерүгә, шәхесне иҗатның башка төрләрен аңлауга әзерләүгә, дөньяның хис образын яңартуга омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән. Әлеге хезмәт 4 яшьтән алып 9 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (12 тәрбияләнүче).
  5. «Логопоезд» - артикуляцион гимнастика, бармак гимнастикасы, сөйләм аппаратын үстерү өчен күнегүләр һәм бер үк вакытта лексик темаларны үзләштерү юлы белән сөйләм бозылуларын җиңүгә юнәлтелгән. Әлеге хезмәт 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (6 тәрбияләнүче).

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет

 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе –

«Тамчыкай» балалар бакчасы мөдире               _____________ А.Р. Шәйхразиева

pdf
Скачать текст
PDF, 1.25 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International