КАРАР 20.10.2023 ел № 3519 ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тургай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.10.2023 ел                                   Яр Чаллы ш.                                          № 3519

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тургай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тургай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Тургай» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2023 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 25 ноябрендәге 3662 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның 20.10.

3519 номерлы карарына 1 кушымта

 

2023 елның 1 октябреннән ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Тургай» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1

«Балалар финтнесы»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

2

«Говорунишки»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

3

«Яшь шахматчы»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

4

«Күңелле ритм»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесе - «Тургай» балалар

бакчасы мөдире                                                  _____________  Ю.В. Хөсәинова

 

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә

 хезмәт күрсәтү үзәге» МБУ

 җитәкчесе урынбасары                                       _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Тургай» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта  

 

  1.  «Балалар фитнесы» - программа ритмик, эмоциональ музыка һәм бию күнегүләре комбинациясенә нигезләнгән, бу дәресләрне кызыклы итә.  Дәресләр чыдамлык, хәрәкәт координациясе, көч һәм сыгылмалылык кебек сыйфатларны үстерү өчен күнегүләрне гармонияле рәвештә берләштерергә мөмкинлек бирә. Программа бала организмының табигый үсешенә, функциональ камилләшүгә, төрле авыруларны профилактикалауга ярдәм итәчәк. Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (30 тәрбияләнүче).
  2. «Говорунишки» - логопедия түгәрәге программасы балаларга аваз әйтелешен камилләштерү, вак һәм эре моторика, фонематик ишетү, мәктәпкәчә учреждение шартларында артикуляция үсеше аша сөйләмне активлаштыру өчен махсуслаштырылган логопедия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (20 тәрбияләнүче).
  3. «Яшь шахматчы» - әлеге программаны гамәлгә кертү, иң беренче чиратта, шахмат уенын куллану идеясеннән гыйбарәт, бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның акыл, психик һәм физик үсешенең нәтиҗәле чарасы буларак эшләнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шахмат уйнарга иртәрәк өйрәтү баланың башлангыч мәктәпнең уку процессына уңайлырак керүен тәэмин итәргә , стресс дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә, уку процессына да, баланың шәхес үсешенә дә, аның фикерләү продуктивлыгын арттыруга да файдалы йогынты ясый. Әлеге хезмәт 5 -7 яшьтәге балаларга күрсәтелә (30 тәрбияләнүче).
  4. «Күңелле ритм»- программа ритмика нигезләрен, классик бию әлифбасын үзләштерүне, бию элементларын өйрәнүне, балалар бал һәм халык биюләрен башкаруны күздә тота. Бию-музыкаль импровизациягә сәләт тәрбияләү. Хореография дәресләрендә балалар ишетү, күрү, мускул хәтерен үстерәләр, нәзәкатьле гадәтләргә өйрәнәләр. Тәрбияләнүче биюнең күптөрлелеген белә: классик, халык,бал, заманча һ.б. Хореография аралашучанлык, тырышлык, максатларга ирешү осталыгын тәрбияли, аралашуның эмоциональ культурасын формалаштыра. Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (20 тәрбияләнүче).

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

 муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем

бирү учреждениесе - «Тургай» балалар

 бакчасы мөдире                                               _____________ Ю.В. Хөсәинова

pdf
Скачать текст
PDF, 1.79 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International