КАРАР 20.10.2023 ел № 3523 ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Петушок» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.10.2023 ел                                   Яр Чаллы ш.                                        № 3523

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Петушок» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Петушок» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Петушок» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2023 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 21 ноябрендәге 3549 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның 20.10.

3523 номерлы карарына 1 кушымта

 

2023 елның 1 октябреннән ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Петушок» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1

«Знайка»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

2

«Танцевалочка»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесе - «Петушок»

балалар бакчасы мөдире                             _____________ Н.Ю. Кәүфетдинова

      

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт

күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары         _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Петушок» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта  

 

 

  1. «Знайка» - программа башлангыч мәктәптә укуга әзерлек формалаштыруны тәэмин итүгә, беренче сыйныф укучысының укуга уңышлы яраклашуын тәэмин итүче һәм мәктәпкә уңай мөнәсәбәт формалаштыручы интеллектуаль сыйфатларны, иҗади сәләтләрне һәм шәхес сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (12 тәрбияләнүче).

  1. «Танцевалочка» - программа үз алдына балаларны бию сәнгатенә җәлеп итүне, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эстетик һәм әхлакый үсешенә ярдәм итүне максат итеп куя.  Программа балаларга музыканы тыңлау һәм аның күптөрлелеген һәм матурлыгын хәрәкәттә тапшыру, хореография сәнгате аша мәктәпкәчә яшьтәге баланың иҗади сәләтләрен ачыклау һәм ачуның төп күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Бу программа буенча укыганда, балалар ритмны тоярга, музыканы ишетергә һәм аңларга, аның белән үз хәрәкәтләрен килештерергә өйрәнәчәк. Бер үк вакытта корпусның һәм аякларның мускул көчен, кулларның пластикасын, грацияне арттыра алачаклар.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (20 тәрбияләнүче).

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе –

«Петушок» балалар бакчасы мөдире            _____________ Н.Ю. Кәүфетдинова

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.50 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International