КАРАР 20.10.2023 ел № 3524 ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Миләшкәй» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

20.10.2023 ел                                    Яр Чаллы ш.                                         № 3524

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Миләшкәй» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Миләшкәй» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Миләшкәй» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2023 елның 1 октябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 21 ноябрендәге 3553 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

Муниципаль район Башкарма комитетының 2023 елның 20.10.

3524 номерлы карарына 1 кушымта

 

2023 елның 1 октябреннән ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Миләшкәй» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1

«Грация»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

2

«Мәктәпкә сукмак»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

3

«Яшь шахматчы»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

4

«АБВГДейка»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

5

«Әкияттә кунакта»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

6

«Оста куллар»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

7

«Заниматика»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү

учреждениесе - «Миләшкәй»

балалар бакчасы мөдире                                      _____________ А.Ф. Сәлахова

 

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт

күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары      _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Миләшкәй» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта  

 

  1. «Грация»- программа  мәктәпкәчә яшьтәге балаларда музыкаль-ритмик һәм бию хәрәкәтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Программа балаларны биюнең зур һәм искиткеч дөньясына кертә, уен аша кайбер жанрлар, төрләр, стильләр белән таныштыра.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 102,8 кв.м, балалар саны - 20.

  1. «Мәктәпкә сукмак» - программа балаларның мәктәптә уңышлы укуга әзерләүгә, өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәп укулары ситуациясенә уңышлы яраклаштыру өчен социаль-психологик шартлар тудыруга (мәктәп дезадаптациясен профилактикалауга) юнәлтелгән.

Әлеге хезмәт 6 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 69,2 кв.м, балалар саны - 27.

  1.  «Яшь шахматчы» - программа мәктәпкәчә яшьтәге балаларны шахмат уены принципларына өйрәтүгә, аларда бу уенга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләүгә һәм тәрбияләнүчеләрне алга таба үсеш баскычларына әзерләүгә; өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыруга, шахмат уйнарга өйрәтү аша аларның гомуми культурасын формалаштыруга юнәлтелгән.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 63,5 кв.м, балалар саны - 24.

  1. «АБВГДейка» - программа мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле сәләтләрен ачуга, танып белү процессына кызыксынуны үстерүгә, балаларны сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләренә, рухи мәдәнияткә җәлеп итүгә юнәлдерелгән һәм балаларны иҗади эшчәнлеккә кертүне күздә тота.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 69,9 кв.м, балалар саны - 27.

  1. «Әкиятте кунакта» - театр эшчәнлеге буенча программа баланың кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерүгә, кызыксынучанлык күрсәтүгә, яңаны танып белү омтылышына, яңа мәгълүматны һәм яңа эш ысулларын үзләштерүгә юнәлтелгән.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 102,8 кв.м, балалар саны - 20.

  1. «Оста куллар» - программа түземлек, тырышлык, хезмәт күнекмәләрен, сәнгать-конструктив эшчәнлеккә кызыксынуны үстерүгә юнәлтелгән.

Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 4 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 63,2 кв.м, балалар саны - 21.

  1. «Заниматика»- программа балаларга логик фикерләүнең мөһим күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Һәр яшь этабында билгеле бер "кат" барлыкка килә, анда киләсе этапка күчү өчен мөһим психик функцияләр формалаша.

Әлеге хезмәт 5 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә, кабинетның мәйданы 56,6 кв.м, балалар саны - 24.

 

ТР Тукай муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе –

«Миләшкәй» балалар бакчасы мөдире                             _____________ А.Ф. Сәлахова

pdf
Скачать текст
PDF, 1.90 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International