КАРАР «20» ноябрь 2023 ел №3902 Яңа Бүләк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«20» ноябрь 2023 ел                                                                                  №3902

 

Яңа Бүләк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 32 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Яңа Бүләк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елныӊ 16 ноябрендәге халык тыңлаулар беркетмәсенә, Яңа Бүләк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 16 ноябрендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. “Татарстан Республикасының Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 16 ноябрендә Яңа Бүләк авылында халык тыңлауларында каралган Яңа Бүләк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешергә.

2. Яңа Бүләк авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектын халык тыңлаулар беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 601.3 Кб

Дата публикации: 20.11.2023
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International