КАРАР «14» 11 2023 ел №3858 2024 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«____» __________ 2023 ел                  Яр Чаллы                                           №______

 

 

2024 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын раслау турында  

 

 

 

         Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы «Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенеӊ 2023 елның 23 октябрендәге 01/1686 номерлы хаты нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Расларга:

1.1.  2024 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативларын.

  1.  
  1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең финанс-бюджет палатасына әлеге карарныӊ 1 пуктында расланган балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативлары нигезендә финанслауны  тәэмин итәргә.
  2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

2024 елга балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда гомуми белем бирү оешмалары укучыларын йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативлары

 

Автотранспорт чарасы моделе исеме

Ике ставкалы норматив күләме

бер автотранспорт чарасына ставка, бер елга сумнарда

автотранспорт чарасы узган бер километрга ставка,

бер елга сумнарда  

КАВЗ

644807

23,31

ПАЗ

645065

23,47

ГАЗ «Газель»

624397

14,55

УАЗ

623944

13,18

FIAT

627292

10,99

Peugeot Boxer

632442

10,56

Ford Transit

632699

15,19

Камаз Марко-Поло3297

647022

20,69

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ ___ ___________ ____ санлы карарына 2 кушымта

 

 

Гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясен исәпләү тәртибе турында нигезләмә

 

  1. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Әлеге нигезләмә гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобуслар белән йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү (алга таба – муниципаль хезмәт) бәясен исәпләү механизмын билгели.
  2. Муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативы, автотранспорт чаралары саны һәм хисап чорында автотранспорт чараларының факттагы йөреше нигезендә исәпләнә.
  3. Муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативлары ел саен «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты тарафыннан раслана.
  4. Муниципаль хезмәт күрсәтү бәясен формалаштырганда автотранспорт чараларының фактик йөреше турында мәгълүмат, автотранспорт чарасының расланган маршруты паспорты кысаларында автотранспорт чарасының хисап елында факттагы йөреше буларак, Татарстан Республикасында автотранспорт чараларының аерым төрләрен мониторинглауның бердәм системасы белешмәләре буенча кабул ителә.

 

  1. Муниципаль хезмәт күрсәтү бәясен исәпләү

 

  1. Муниципаль берәмлекнеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе түбәндәге формула буенча исәпләнә:

 

 

 

 

  •  

– муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе;

- m моделендәге автотранспорт чараларының фактик йөреше,  километрларда;

- гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативы ставкасы, бер километрга, сумнарда;

- гомуми белем бирү оешмалары укучыларын балаларны йөртү өчен махсус билгеләнгән автобусларда йөртүне оештыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтү бәясе нормативы ставкасы, бер автотранспорт чарасына, сумнарда;

- m моделендәге автотранспорт чаралары саны, берәмлекләрдә;

- муниципаль берәмлектә файдаланыла торган автобус моделенеӊ номеры;

- муниципаль берәмлектә файдаланыла торган автобус модельләренеӊ саны.

pdf
Скачать текст
PDF, 766.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International