КАРАР «14» 11 2023 ел №3859 2024 елга Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларыныӊ һәм балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«____» __________ 2023 ел               Яр Чаллы                                             №______

 

 

2024 елга Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларыныӊ һәм  балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында

 

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 15 статьясы 1 өлеше 11 пункты, «Татарстан Республикасында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирүче мәгариф учреждениеләрен һәм балаларга өстәмә белем бирүче күппрофильле мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2009 елның 31 декабрендәге 939 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Тукай муниципаль  районы уставы нигезендә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2024елга расларга:

Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларында һәм  балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнарны;

балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларында һәмбалаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру өчен норматив чыгымнарга төзәтү коэффициентын 0,65 күләмендә.

Тукай муниципаль районың финанс-бюджет палатасына:

балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларын әлеге карарның 1 пунктында расланган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларыныӊ норматив чыгымнары нигезендә финанслауны;

әлеге карарның 1 пунктында расланган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларыныӊ норматив чыгымнары гамәлдә булу чоры дәвамындахезмәт законнарында һәм башка норматив хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла торган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү белән бергә яңадан карауны тәэмин итәргә.

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2024 елның 1 январеннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                              А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына  кушымта

 

 

Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик,                                          социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларында һәм  балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыруга норматив чыгымнар

 

 

Өстәмә белем бирү прораммасыныӊ юнәлеше

Территориаль урнашу

Норматив чыгымнар,

бер укучыга бер елга сумнарда

укуныӊ беренче елы

укуныӊ икенче елы

укуныӊ өченче һәм аннан алдагы еллары

Сәнгати-эстетик

авыл җирлеге

8 251

15 280

18 336

Физкультура-спорт

авыл җирлеге

8 150

15 093

18 111

Техник иҗат

авыл җирлеге

8 555

15 842

19 011

Туристлык-туган якны өйрәнү

авыл җирлеге

8 352

15 467

18 561

Экология-биология

авыл җирлеге

8 352

15 467

18 561

Хәрби-патриотик

авыл җирлеге

8 352

15 467

18 561

Социаль-педагогик

авыл җирлеге

7 948

14 718

17 661

Социаль-икътисадый

авыл җирлеге

7 948

14 718

17 661

Табигый-фәнни

авыл җирлеге

8 352

15 467

18 561

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 677.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International