ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«22» ноябрь 2023 ел №4025
Калмия авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 32 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Калмия авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елныӊ 15 сентябрендәге халык тыңлаулар беркетмәсенә, Калмия авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 15 сентябрендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ
1. “Татарстан Республикасының Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 15 сентябрендә Калмия авылында халык тыңлауларында каралган Калмия авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты белән килешергә.
2. Калмия авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектын халык тыңлаулар беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин