КАРАР 22.11.2023 ел № 4015 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

22.11.2023 ел                                    Яр Чаллы ш.                                         № 4015

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында

 

Укучыларны балансланган кайнар аш белән тәэмин итү нормаларын үтәү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон нигезендә, «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен үтәп, «Дәүләт мәгариф оешмаларында башлангыч гомуми белем бирүнең белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез кайнар тукландыруны оештыруга һәм тәэмин итүгә норматив чыгымнарны һәм башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар тукландыруның уртача бәясенраслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 4 сентябрендәге 1066 номерлы карарына,  «2024-2026 елларга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 7 сентябрендәге 1099 номерлы карарына таянып, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын гамәлгә ашыру өчен, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елның 20 октябрендәге 3163 номерлы, 2022 елныӊ 20 декабрендәге 4110 номерлы карарын үтәү йөзеннән, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 79 статьясы 7.2 өлеше, «Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 15 статьясы 6.1 өлеше нигезендә,

 ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында 2023 елның 11 ноябрендәге 4 номерлы утырыш беркетмәсе нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә:

1.1. Дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучылар мондый оешмаларны гамәлгә куючылар тарафыннан федераль бюджетның, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының, җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка финанс чыганаклары хисабына  көнгә кимендә бер тапкыр, кайнар эчемлекне санамыйча, кайнар ризык булуны күздә тоткан бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәләр;

1.2. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч белем бирү программалары буенча белем алучыларны 66 сум 76 тиенлек түләүсез кайнар төшке аш белән тәэмин итәргә.

2. 2024 елның январеннан расларга:

2.1. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен көненә кайнар аш бәясен 74 сум 19 тиен күләмендә;

2.2. Айлык акчалата түләүләр бәясен:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2024-2026 елларга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2023 елның 7 сентябрендәге 1099 номерлы карары нигезендә уку чорында бер укучыга бер көнгә 9 сум 20 тиен;

2.3. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен кайнар ризык белән тәэмин итү буенча ата-аналар түләүләренең суммасын көненә 64 сум 99 тиен;

2.4. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларга, шул исәптән өйдә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең һәм затларның, Татарстан Республикасында оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балаларына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарының балаларына бер көнгә бер укучыга ике тапкыр туклану нормасын билгеләргә: 

  - 1дән 4 сыйныфка кадәр: иртәнге аш– 9 сум 20 тиен, төшке аш – 66 сум 76 тиен; 

- 5тән 11 сыйныфка кадәр: иртәнге аш – 9 сум 20 тиен,  төшке аш 74 сум 19 тиен. 

3. 2023 - 2024 уку елында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга.

4. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль белем бирү учреждениеләре тарафыннан укулары өйдә оештырылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия булган инвалид балаларны түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү, шул исәптән түләүсез ике тапкыр туклануны акчалата компенсация белән алыштыру мөмкинлеге тәртибе (5 нче кушымта).

5. Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе составын расларга (2 нче кушымта).

6. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы түбәндәге категория балалар өчен ата-аналарны түләүдән азат итәргә:

6.1. 4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән (6 нчы кушымта);

6.2. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар, шул исәптән өйдә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче («Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә раслаучы документлар тапшырганда) (6, 7 нче кушымталар);

6.3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән  (6 нчы кушымта);

  1. . Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең балалары (6 нче кушымта);

6.5. Махсус хәрби операция зонасыннан килгән балалар (алга таба – СВО) (6 нче кушымта);

6.6. Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең һәм затларның, Татарстан Республикасында оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарының балалары (7 нче кушымта).

7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасына гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акчаларны үз вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.

8. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

8.1. 2024 елдан муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучыларын 74 сум 19 тиенлек кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

8.2. 2024 елдан 4 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм ведомстволара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

8.3. СанПин 2.3/2.4.3590-20 таләпләре нигезендә санитар-гигиена нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

8.4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә туклану оештыру буенча ай саен  хисап тапшырырга (3, 4 нче кушымталар);

8.5. 2024 елдан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларга, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең һәм затларның, Татарстан Республикасында оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балаларына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарының балаларына бушлай ике тапкыр туклану (иртәнге аш, төшке аш) оештырырга;

Ике тапкыр түләүсез туклану 18 яшькә кадәрге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга бирелә;

8.6. 2024 елдан гомуми белем бирү программаларын өйдә үзләштерүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия булган инвалид балаларга түләүсез ике тапкыр туклануны азык төлек җыелмасын бирү яки түләүсез ике тапкыр туклануны айга бер тапкыр акчалата компенсация белән алыштыруны оештырырга.

 9. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ:

9.1. Гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез килүен координацияләүне һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

9.2. Кайнар аш белән түэмин итүне оештыру сыйфатын һәм азык-төлек блоклары санитар торышының     «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПин 2.3/2.4.3590-20 таләпләренә туры килүен контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

10. 2024 елның январеннан «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнең кайнар аш белән тәэмин итү буенча җаваплы белгече укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын (алга таба – ЕГИССО) кулланып, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә, ЕГИССО операторы билгеләгән форматларга туры китереп, мәгълүмат бирүне тәэмин итә.

11. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) 3 эш көне дәвамында урнаштыруны тәэмин итәргә.

12. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.  

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2023 елның 22.11. 4015_____ номерлы карарына

1 кушымта

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында әлеге нигезләмә (алга таба – нигезләмә) гомуми белем бирү учреждениеләрендә социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен кайнар туклануны оештыру максатында, түбәндәге категория укучылар өчен эшләнгән:

- аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән балалар; 

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар, шул исәптән өйдә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче (алга таба текст буенча – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы) («ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә раслаучы документлар биргәндә: медик-социаль экспертиза учреждениесе биргән инвалидлык төркемен күрсәтеп, инвалидлыкны билгеләү фактын раслаучы белешмә, шулай ук психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәләре);

- социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән балалар;

- Россия Эчке эшләр министрлыгы Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең балалары;

- махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең һәм затларның, Татарстан Республикасында оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарының балалары- Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның балалары.

Социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү ата-ана (законлы вәкил) гаризасы нигезендә 2023-2024 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә, Тукай муниципаль районы (алга таба – район) гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан туклану өчен ата-ана түләвеннән азат итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Әлеге категориягә керүче укучылар өчен кайнар аш район Башкарма комитеты карары нигезендә бирелә.

Укучылар авыруы яки белем бирү оешмасына килмәүгә китергән башка сәбәпләр аркасында туклану алмаган очракта, туклану продуктлары бәясе кире кайтарылмый.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар өйдә белем алган очракта, ике тапкыр түләүсез туклану ата-ана (законлы вәкил) гаризасы һәм мәгариф оешмасы директоры боерыгы нигезендә азык-төлек җыелмалары белән бирелә яисә акчалата компенсация белән алыштырыла. Туклануны оештыру чорында ата-аналарга (законлы вәкилләргә) азык-төлек җыелмаларын яисә акчалата компенсацияне бирү айга бер тапкыр башкарыла.

2. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында санап үтелгән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өчен, гомуми белем бирү учреждениеләрендә комиссияләр төзелә.

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе (алга таба - район комиссиясе): 

- бирелгән гаризаларны карый һәм укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карарлар кабул итә (әлеге нигезләмәгә 1 кушымта);

- әлеге Нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән укучылар исемлеген елга ике тапкыр раслый: агымдагы елның 1 январена һәм агымдагы елның 1 сентябренә;

- ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләренеӊ өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучылары исемлегенә гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече нигезендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары буенча бюджет средстволары булганда үзгәрешләр кертә.

Гомуми белем бирү учреждениеләре каршындагы комиссия:

- сыйныф җитәкчесе яки озайтылган көн төркеме тәрбиячесе җитәкчелегендә укучыларныӊ ашханәгә төркемләп йөрү графигын төзи;

- төшке ашларның билгеләнгән тәртиптә расланган менюга туры килүен тикшерә

Комиссия хокуклы:

- СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен бозып әзерләнгән ризыкны сатудан алырга;

- беренчел исәп документлары нигезендә китерелә торган туклану продуктларының туры килүен тикшерергә;

- тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларның булмавы турында белешмә һәм ачыкланган хокук бозулар турында акт төзергә.

3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе:

3.1. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән балаларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларны, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән балаларны, ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балаларны, Эчке эшләр министрлыгыныӊ Тукай районы буенча бүлеге хезмәткәрләренең балаларын, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның, Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның, Россия Федерациясе Милли гвардиясендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең һәм затларның, Татарстан Республикасында оештырылган «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнарның, махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны ирекле үтәүче гражданнарның, махсус хәрби операция уздыру зонасына командировкага җибәрелгән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) югарыда күрсәтелгән категория гражданнарының балаларын гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече, гаиләне тикшерү акты нигезендә түләүсез туклану белән тәэмин итүгә боерык чыгара.

3.2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә түләүсез туклану белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген җибәрә.

3.3. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән категорияләргә караган балалар саны үзгәргәндә, өч көн эчендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә хәбәр итәргә.

4. Сыйныф җитәкчеләре:

4.1. Ата-аналардан, законлы вәкилләрдән әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча түләүсез туклану белән тәэмин итүгә гаризалар кабул итәләр; 

4.2. Гаризаларны алу көненнән алып өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;

4.3. Комиссия каравына, социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында яки социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү максатында, аз тәэмин ителгән гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерү, матди хәлен билгеләү турында ата-аналар комитеты тәкъдимнәрен кертәләр;

4.4. Сыйныфта һәм категория буенча барлык укучыларны тукландыруны исәпкә алып баралар;

4.5. Сыйныф укучылары тукланган вакытта ашханәдә булалар;

4.6. Укучылар һәм ата-аналар арасында мәктәп укучыларын тиешенчә тукландыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып баралар;

4.7. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта «Дөрес туклану турында сөйләшү» курсы кертәләр;

4.8. Барлык укучыларныӊ ашханәгә йөрүен контрольдә тоталар.

5. Ата-аналар яки законлы вәкилләр:

5.1. Сыйныф җитәкчеләренә әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында гаризалар җибәрәләр;

5.2. Район комиссиясы соравы буенча гаилә кереме күләмен раслаучы документлар тапшыралар;

5.3. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар.

6. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, укучыларны тукландыруны оештыру, азык әзерләү технологиясен үтәү, ризык күләме чыгышы һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләренә җитәкчелек итә.

7. Әлеге Нигезләмәгә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ 22.11.

4015 номерлы карарына

2 кушымта

 

 

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе составы  

 

 

Комиссия рәисе

 

 

Низамиева Э.Р.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы

Рәис урынбасары

 

 

Сафина Л.Р.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы урынбасары

Комиссия әгъзалары

 

Бузина Н.К.

 

 

Юридик бүлек башлыгы

 

Заһретдинов Ф.С.

 

 

Финанс-бюджет палатасы рәисе

 

Фәхрутдинова А.А.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «КЦСОН «Шәфкатъ» халыкка комплекслы ярдәм үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры

 

Муленкова В.Р.

 

 

 

 

«Тукай муниципаль районы бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге»  МБУ җитәкчесе

 

 

 Хәмидуллина Л.З.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 22.11.

4015 номерлы карарына

5 кушымта

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль белем бирү учреждениеләре тарафыннан укулары өйдә оештырылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия булган инвалид балаларны түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү , шул исәптән түләүсез ике тапкыр туклануны акчалата компенсация белән алыштыру мөмкинлеге тәртибе

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

  1. Әлеге Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль белем бирү учреждениеләре тарафыннан укулары өйдә оештырылган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия булган инвалид балаларны түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү, шул исәптән түләүсез ике тапкыр туклануны акчалата компенсация белән алыштыру мөмкинлеге тәртибе «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 79 статьясы 7.2 өлеше (алга таба - «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль закон) нигезендә эшләнгән һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләренең (алга таба – мәгариф оешмасы)  өйдә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү шартларын, формасын һәм процедурасын регламентлый.
  2. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар дип «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 2 статьясы 16 пункты нигезендә физик һәм (яки) психологик үсештә психологик-медицина-педагогик комиссия тарафыннан расланган, махсус шартлар тудырмыйча белем алуга комачаулаучы кимчелекләре булган физик затлар аңлашыла.
  3. Өйдә гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусына ия булган инвалид балаларны (алга таба – өйдә укучылар) түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү формасы булып Тукай муниципаль районы бюджетының өйдә укучыларны туклану белән тәэмин итү максатыннан белем бирү оешмаларына җиткерелгән тиешле бюджет ассигнованиеләре булганда һәм алар чикләрендә түләүсез ике тапкыр туклану бәясенә тиң булган азык-төлек җыелмасы яки аны акчалата компенсация белән алыштыру тора.
  4. Белем бирү оешмалары тарафыннан өйдә укучыларны ике тапкыр түләүсез тукландыру чараларын финанс белән тәэмин итү Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты акчалары хисабына муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә (эшләрне башкаруга) муниципаль биремне финанс белән тәэмин итүгә субсидия бирү формасында башкарыла.
  5. Ике тапкыр түләүсез туклану өйдә укучыларга белем бирү процессын гамәлгә ашыру вакытында бирелә. Каникул чорында туклану белән тәэмин итү башкарылмый.

 

2. Өйдә укучыларга азык-төлек җыелмаларын бирү яки аларны акчалата компенсация белән алыштыру шартлары һәм процедурасы

 

2.1. Белем бирү процессын гамәлгә ашыру чорында өйдә укучыларга азык-төлек җыелмаларын бирүне оештыру мәгариф оешмаларына йөкләнә.

2.2. Өйдә укучылар өчен азык төлек җыелмасының бәясе яки ике тапкыр түләүсез туклануны акчалата компенсация белән алыштыру «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы нигезләмәләрен исәпкә алып, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны белем бирү оешмасы тарафыннан уку көнендә ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин итү бәясеннән чыгып билгеләнә.

2.3. Мәгариф оешмасы өйдә укучыларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итә яки белем бирү оешмасының локаль акты белән билгеләнгән срокларда акчалата компенсация күчерә, әмма айга бер тапкырдан да сирәгрәк түгел.

2.4. Азык-төлек җыелмасына кертелгән азык-төлек ассортименты халыкның җәмәгать туклануын оештыруга гамәлдәге санитар-эпидемиологик һәм гигиена таләпләре нигезендә билгеләнә.

2.5. Өйдә укучыны азык-төлек белән тәэмин итү хокукы мәгариф оешмасы җитәкчесе тарафыннан өйдә укуны оештыру турында боерык акты чыккан көннән барлыкка килә.

2.6. Өйдә укучыларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү турында карар мәгариф оешмасы тарафыннан агымдагы елның 1 сентябренә кадәр өйдә укучының ата-анасының (законлы вәкилләренең) әлеге Тәртипкә 1 кушымта (алга таба – гариза) нигезендә форма буенча ике тапкыр түләүсез туклану бирү турындагы гаризасы нигезендә кабул ителә һәм мәгариф оешмасының боерык акты белән рәсмиләштерелә.

2.7. Уку елы дәвамында азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү хокукына ия булган өйдә укучыларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү турында карар гариза нигезендә, күрсәтелгән хокукны алган көннән алып биш эш көне эчендә белем бирү оешмасы тарафыннан кабул ителә һәм белем бирү оешмасының боерык акты белән рәсмиләштерелә.

Өйдә укучыга азык-төлек җыелмасын акчалата компенсация белән алыштыру турында карар ата-ананың (законлы вәкилнең) өйдә укучыга азык-төлек җыелмасын әлеге Тәртипкә 2 кушымта нигезендә форма буенча акчалата компенсация белән алыштыру турында гаризасы кергән көннән алып биш эш көне эчендә мәгариф оешмасы тарафыннан кабул ителә һәм белем бирү оешмасының боерык акты белән рәсмиләштерелә.

Акчалата компенсация түләү әлеге Тәртипнең 2.16 пунктында билгеләнгән срокта, өйдә укучыга ике тапкыр түләүсез туклануны белем бирү оешмасы тарафыннан акчалата компенсация белән алыштыру турында гариза биргән айның 1 нче числосыннан башлап башкарыла.

2.8. Әгәр дә өйдә укучының әти-әниләре (законлы вәкилләре) исеменнән вәкаләтле вәкил эш йөртә икән, гаризага өстәмә рәвештә вәкаләтле вәкилнең шәхесен раслаучы паспорт яки башка документ күчермәсе, шулай ук вәкилнең вәкаләтләрен раслаучы документ күчермәсе теркәлә.

2.9. Өйдә укучыларны азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итү, өйдә укучыга азык-төлек җыелмасын акчалата компенсация белән алыштыру турында карарларда түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:

карар датасы һәм номеры;

өйдә укучының әти-әнисе (законлы вәкиле) гаризасының реквизитлары; өйдә укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (соңгысы – булганда), сыйныфы;

өйдә укучы түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин ителгән вакыт аралыгы;

ике тапкыр тәләүсез туклану формасы: азык-төлек җыелмасы яки акчалата компенсация,

мәгариф оешмасы җитәкчесе имзасы.

2.10. Мәгариф оешмасы җитәкчесе:

өйдә укучыларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) азык-төлек җыелмаларының составы һәм бирү тәртибе турында (ике тапкыр түләүсез туклану азык-төлек җыелмасы формасында бирелгән очракта) хәбәр итә;

өйдә укучыларның ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) гаризалар кабул итү, өйдә укучыларны түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү өчен кирәкле документлар алып бару өчен җаваплы затны билгели (алга таба – җаваплы зат);

белем бирү оешмасының ашханә хезмәткәрләре арасыннан өйдә укучыларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) азык-төлек җыелмалары бирү буенча җаваплы кешене билгели (ике тапкыр туклану азык-төлек җыелмасы формасында бирелгән очракта).

Җаваплы зат:

өйдә укучыларның ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) әлеге Тәртипнең 2.6-2.8 пунктларында күрсәтелгән документларны кабул итә, аларны белем бирү оешмасының локаль акты нигезендә теркәүне һәм карауны тәэмин итә;

белем бирү оешмасының рәсми сайтында азык-төлек җыелмаларын бирү даталары һәм (яки) акчалата компенсация күчерү сроклары турында мәгълүмат урнаштыра;

кирәк булганда, өйдә укучыларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) өйдә укучыларга түләүсез ике тапкыр туклану турында гаризалар бирү тәртибе һәм вакыты хакында консультацияләр бирә;

әлеге Тәртиптә, мәгариф оешмасының локаль актында каралган башка бурычларны башкара.

2.11. Азык-төлек җыелмаларын бирү мәгариф оешмасының ашханә хезмәткәрләре арасыннан җаваплы зат тарафыннан,  җыелма ведомость буенча, мәгариф оешмасының локаль акты белән билгеләнгән мәгариф оешмасының календарь графигы нигезендә әлеге Тәртипкә 3 кушымта буенча форма буенча башкарыла.

2.12. Өйдә укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) азык-төлек җыелмаларын алу өчен, мәграиф оешмасына мәгариф оешмасының календарь графигында күрсәтелгән даталарда һәм вакытларда мөрәҗәгать итәләр. Мөрәҗәгать иткәндә, укучының әти-әниләре (законлы вәкилләре) шәхесне раслаучы документ күрсәтәләр.

Билгеләнгән датада һәм вакытта азык-төлек җыелмасын алу мөмкин булмаган очракта, өйдә укучыларның ата-аналары (законлы вәкилләре) бу хакта мәгариф оешмасына язма рәвештә мәгариф оешмасына шәхсән  яки белем бирү оешмасының электрон почтасы адресына электрон формада хәбәрнәма җибәрү юлы белән хәбәр итәләр, анда азык-төлек җыелмасын алу датасы һәм вакыты турында азык-төлек җыелмаларын бирүнең календарь графикта күрсәтелгән соңгы көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.

Өйдә укучының ата-анасы (законлы вәкиле) тарафыннан азык-төлек җыелмасын алу факты җыелма ведомостьта шәхси имза белән раслана.

Өйдә укучының ата-анасы (законлы вәкиле) азык-төлек җыелмасын алудан баш тарткан (алга таба – алудан баш тарту) яки аларны тапшыруның билгеләнгән чорында азык-төлек җыелмасын алмаган очракта, белем бирү оешмасының ашханә хезмәткәрләре арасыннан җаваплы зат, үз вазыйфаи бурычлары кысаларында мәгариф оешмасы укучыларының туклаунын оештыру һәм тәэмин итү белән бәйле эшчәнлек алып бармый торган  мәгариф оешмасының кимендә ике хезмәкәрен җәлеп итеп, азык-төлек җыелмасын алудан баш тарту (алмау) турында акт төзи.

Актта күрсәтелә:

актны төзү датасы, вакыты, урыны;

өйдә укучының әти-әнисе (законлы вәкиле) азык-төлек җыелмасын алу өчен чакырылган дата, вакыт;

азык-төлек җыелмасын алмау (алудан баш тарту) сәбәбе;

өйдә укучының ата-анасының (законлы вәкиленең) фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы - булганда);

акт төзүгә җәлеп ителгән мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең фамилияләре, исемнәре, аталарының исемнәре (соңгысы – булганда), аларның имзалары;

мәгариф оешмасының ашханә хезмәткәрләре арасыннан җаваплы затның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (соңгысы – булганда), аның имзасы.

Азык-төлек җыелмасын алудан баш тарту турында актлар җаваплы затка тапшырыла.

Азык-төлек җыелмасын алудан баш тартканда (алмаганда), мәгариф оешмасы тиз бозыла торган продуктларны мәгариф оешмасының башка укучыларының туклануын оештыру өчен куллана. Мәгариф оешмасы башка продуктларны мәгариф оешмасының башка укучыларының туклануын оештыру өчен календарь график буенча азык-төлек җыелмасын бирүнең соңгы датасыннан җиде календарь көн узгач куллана.

Башка укучыларның туклануын оештыруда азык-төлекнең билгеләнгән яраклылык срогында кулланылмаган продуктлар законнарда билгеләнгән тәртиптә исәптән чыгарылырга тиеш.

Өйдә укучының ата-анасы (законлы вәкиле) азык-төлек җыелмасын алудан баш тарткан (алмаган) очракта, азык-төлек җыелмасын акчалата компенсация белән алыштыру каралмый.

2.13. Өйдә укучыларның түләүсез ике тапкыр туклануын туктату өчен нигез булып тора:

белем бирү мөнәсәбәтләрен туктату;

түләүсез ике тапкыр туклану хокукын югалту.

2.14. Әлеге Тәртипнең 2.13 пунктында саналган нигезләр буенча түләүсез ике тапкыр туклануны туктату турында мәгариф оешмасының боерык акты кабул ителгән көннән өйдә укучыларга түләүсез ике тапкыр туклану бирү туктатыла.

2.15. Акчалата компенсация күләме «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясы нигезләмәләрен исәпкә алып, мәгариф оешмасы тарафыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны уку көнендә түләүсез ике тапкыр туклану белән тәэмин итү бәясеннән чыгып билгеләнә.

2.16. Акчалата компенсация түләү ай саен, ул бирелгән айдан соң килүче айның 10 числосыннан да соңга калмыйча,  укучы ата-анасының (законлы вәкиленең) Россия кредит оешмасында ачылган «Мир» түләү системасындагы исәп-хисап счетына башкарыла.

Өйдә укучының ата-анасы (законлы вәкиле) аның банк реквизитлары яки фамилиясе, исеме, әтисенең исеме үзгәргән очракта (соңгысы - булганда), бу хакта хәбәрнамәне мәгариф оешмасына шәхсән язма формада бирү яки электрон формада мәгариф оешмасының электрон почтасына җибәрү юлы белән, күрсәтелгән мәгълүматлар үзгәргән датадан алып 10 эш көне эчендә актуаль мәгълүматлар биреп, мәгариф оешмасына хәбәр итә.

2.17. Өйдә укучының ата-анасы (законлы вәкиле) күрсәткән исәп-хисап счетына акчалата компенсация түләүне туктату өчен нигез булып тора:

өйдә укучыныӊ акчалата компенсация күчерелгән ата-анасының (законлы вәкиленең) ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүе яки хокуклары чикләнүе (опекунның яки попечительнең хокукларын һәм бурычларын туктату);

өйдә укучының акчалата компенсация күчерелгән ата-анасын (законлы вәкилен) суд тарафыннан хәбәрсез булмаган яки үлгән дип тану, өйдә укучының акчалата компенсация күчерелгән ата-анасының (законлы вәкиленең) үлеме,

өйдә укучының акчалата компенсация күчерелгән ата-анасын (законлы вәкилен) суд тарафыннан хокукый сәләтсез яки чикләнгән юридик хокуклы дип тану.

Әлеге пунктның икенче-бишенче абзацларында күрсәтелгән шартлар барлыкка килгән очракта, акчалата компенсация алучы яисә өйдә укучының башка ата-анасы (законлы вәкиле) мондый хәлләр турында мәгариф оешмасына алар барлыкка килгәннән соң биш календарь көн эчендә язма формада хәбәр итә.

Акчалата компенсация түләү әлеге пунктның икенче-бишенче абзацларында күрсәтелгән хәлләр турында мәгариф оешмасына мәгълүмат кергән көннән алып өч эш көне дәвамында чыгарылган мәгариф оешмасының боерык акты нигезендә туктатыла.

Мәгариф оешмасы әлеге пунктның җиденче абзацында күрсәтелгән боерык акты чыкканнан соң, җиде эш көне эчендә өйдә укучының яшәү урыны буенча акчалата компенсация түләүне туктатып тору һәм азык-төлек җыелмасын бирүне яңадан башлау турында, акчалата компенсация түләүне яңадан башлау мөмкинлеген күрсәтеп, хәбәр җибәрә. Акчалата компенсация түләүне яңадан башлау өйдә укучының башка ата-анасы (законлы вәкиле) тарафыннан өйдә укучыга ике тапкыр түләүсез туклануны әлеге Тәртипнең 2.7 пунктында билгеләнгән тәртиптә белем бирү оешмасы тарафыннан акчалата компенсациягә алыштыру турында гариза бирү юлы белән башкарыла.

2.18. Укучының ата-аналарына (законлы вәкилләренә) артык түләнгән акчалата компенсация суммасы гамәлдәге законнар нигезендә укучының ата-анасы (законлы вәкиле) тарафыннан мәгариф оешмасының шәхси счетына кире кайтарылырга тиеш.

2.19. Әлеге Тәртипкә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ 22.11.

4015 номерлы карарына

6 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ

1-4 сыйныф укучылары исемлеге

 

Учреждение исеме

Укучы-лар саны

Күп балалы гаиләләрдән балалар (4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала) саны

 

 

Социаль куркы-ныч гаилә-ләрдән балалар саны

Инвалид балалар

Сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикләнгән статус белән инвалид балалар

Эчке эшләр минис-трлы-гының Тукай районы буенча бүлеге хезмәт-кәрләре бала-лары

Махсус хәрби опера-ция зона-сыннан килгән балалар

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

203

 

 

1

 

 

 

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

69

 

2

1

2

 

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

19

 

 

 

 

 

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

27

 

 

 

 

 

 

5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ

10

 

 

 

 

 

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

84

 

 

 

 

 

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

28

 

 

 

 

 

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

204

 

 

3

 

 

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

62

 

 

 

 

 

 

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

16

 

 

 

 

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

231

 

 

3

2

 

 

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

70

 

 

1

 

 

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

26

 

 

 

 

 

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

198

 

 

 

1

 

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

268

 

 

6

 

 

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

11

 

 

 

 

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

198

1

 

 

1

 

 

18

«Круглое Поле УГББМ» МБГББУ

179

 

1

 

2

 

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

18

 

 

 

 

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

55

 

 

1

 

 

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

65

 

 

 

 

 

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

2

 

 

 

 

 

 

23

«Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

14

 

 

 

 

 

 

 

Барлыгы:

2057

1

3

16

8

0

0

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ

5-11 сыйныф укучылары исемлеге

 

Учреждение исеме

Укучы-лар саны

Күп балалы гаиләләрдән балалар (4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала) саны

Социаль куркы-ныч гаилә-ләрдән балалар саны

Инвалид балалар

Сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикләнгән статус белән инвалид балалар

Эчке эшләр минис-трлы-гының Тукай районы буенча бүлеге хезмәт-кәрләре бала-лары

Махсус хәрби опера-ция зона-сыннан килгән балалар

1

2

3

4

5

6

7

8

9

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

248

8

1

1

 

 

 

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

97

3

1

2

 

 

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

24

2

 

 

2

 

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

33

 

 

 

 

 

 

   5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ

16

 

 

 

 

 

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

82

2

 

 

1

 

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

29

1

 

 

 

 

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

283

13

4

3

 

 

 

   9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

86

3

 

 

 

 

 

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

37

2

 

1

 

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

236

6

1

2

1

 

 

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

102

7

 

1

 

 

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

35

1

 

 

 

2

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

182

18

 

 

2

 

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

268

16

2

1

 

 

1

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

31

6

 

1

 

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

211

9

1

2

 

 

 

18

«Круглое Поле УГББМ» МБГББУ

249

5

3

2

 

1

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

36

 

 

 

 

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

105

7

 

3

 

 

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

106

1

 

1

2

 

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

0

 

 

 

 

 

 

23

«Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

14

 

 

 

1

 

 

 

Барлыгы:

2510

110

13

20

9

3

1

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 22.11.

4015 номерлы карарына

7 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ

1-4 сыйныф укучылары исемлеге

 

Оешма исеме

Укучылар саны

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар балалары саны

Өйдә укучы инвалид балалар , сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән статус белән инвалид балалар

1

2

3

4

 

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

203

5

3

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

69

 

1

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

19

1

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

27

1

 

5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ       

10

1

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

84

3

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

28

 

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

204

8

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

62

5

1

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

16

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

231

9

2

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

70

 

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

26

1

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

198

2

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

268

6

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

11

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

198

8

1

18

«Круглое Поле п. УГББМ» МБГББУ

179

6

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

18

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

55

1

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

65

6

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

2

 

 

23

 «Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

14

 

 

 

Барлыгы:

2057

63

8

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ

 5-11 сыйныф укучылары исемлеге 

 

Оешма исеме

Укучылар саны

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар балалары саны

Өйдә укучы инвалид балалар , сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән статус белән инвалид балалар

1

2

3

4

5

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

248

12

2

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

97

 

2

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

24

 

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

33

 

 

5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ       

16

1

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

82

 

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

29

 

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

283

7

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

86

3

 

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

37

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

236

4

 

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

102

2

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

35

 

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

182

 

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

268

4

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

31

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

211

3

1

18

«Круглое Поле п. УГББМ» МБГББУ

249

11

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

36

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

105

 

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

106

3

1

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

0

 

 

23

 «Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

14

 

 

 

Барлыгы:

2510

50

6

 

pdf
Скачать текст
PDF, 15.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International