КАРАР «20» ноябрь 2023 ел №3897 Мәләкәс авыл җирлегендә 16:39:010601:1772 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын эшли башлау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«20» ноябрь 2023 ел                                                                                         №3897

 

Мәләкәс авыл җирлегендә 16:39:010601:1772 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын эшли башлау турында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы Уставы нигезендә

 

 

КАРАР БИРӘ

 

 

1. Мәләкәс авыл җирлегендә 16:39:010601:1772 кадастр номерлы җир кишәрлеген яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын эшли башларга.

2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                            А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 457.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International