ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«29» ноябрь 2023 ел №4131
Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25, 28 статьяларына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елныӊ 21 июнендәге халык тыңлаулар беркетмәләренә, Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 21 июнендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып
КАРАР БИРӘ
1. Татарстан Республикасының «Пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ тарафыннан эшләнгән һәм 2023 елның 21 июнендә Түбән Суыксу авыл җирлегенең Түбән Суыксу, Мазино, Куады, Югары Суыксу, Яңа Мусабай авылларында халык тыңлауларында каралган Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.
2. Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ Генераль планына үзгәрешләр кертү проектын халык тыңлаулар беркетмәләре һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин