ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«14» декабрь 2023 ел №4329
Кече Шилнә авыл җирлегендә 16:39:102301:155, 16:39:102301:435 кадастр номерлы җир кишәрлекләрен яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы Уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ
1. Кече Шилнә авыл җирлегендә 16:39:102301:155, 16:39:102301:435 кадастр номерлы җир кишәрлекләрен яңадан бүлү максатыннан ызанлау проектын эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин