ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
26.12.2023 ел Яр Чаллы ш. № 4510
2024 елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында балалар һәм яшьләр ялын оештыру турында
2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 5 мартындагы 158 номерлы карары белән расланган «2019-2025 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасының» «2019-2025 елларга балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру» ярдәмче программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елныӊ 11 октябрендәге 968 номерлы карары, «Балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елныӊ 29 апрелендәге 346 номерлы карары нигезендә, «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү буенча дәүләт хезмәте сыйфаты стандартын раслау турында» 2015 елныӊ 3 мартындагы 130 номерлы, «Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) гражданнарның гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында» 2022 елныӊ 20 октябрендәге 1122 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларына таянып,
балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатыннан»
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча 2024 елга балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру программасын 1 кушымта нигезендә расларга.
2. Балансында сәламәтләндерү лагерьлары булган һәм 2023 елда балалар һәм яшьләрнең ялын, аларны сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыруда катнашучы авыл җирлекләре башлыкларына, барлык милек формаларындагы предприятиеләргә, учреждениеләргә, оешмаларга, берләшмәләргә тәкъдим итәргә:
2.1. Түбәндәгеләне тәэмин итәргә:
- беренче чиратта ял һәм сәламәтләндерүне оештырырырга: авыр тормыш хәлендә булган балалар - ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар; инвалид балалар; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, ягъни физик һәм (яки) психик үсешләрендә кимчелекләре булган балалар; кораллы һәм милләтара конфликтлар, экологик һәм техноген катастрофалар, табигать афәтләре корбаннары балалары; качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр гаиләләреннән булган балалар; экстремаль шартларда калган балалар; көч куллану корбаннары балалары; девиант (җәмгыятькә куркыныч) тәртипле укучылар өчен белем бирү оешмаларында булган, махсус тәрбия, укыту шартларына мохтаҗ һәм махсус педагогик алым таләп итүче балалар; барлыкка килгән шартлар нәтиҗәсендә тормыш эшчәнлеге объектив рәвештә бозылган һәм әлеге шартларны үзләре яки гаилә ярдәме белән җиңә алмаган балалар; «Халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында»Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елныӊ 17 декаберндәге 542 номерлы карары белән билгеләнгән тәртиптә балага бирелә торган айлык пособие алучылар булып торучы Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән керемнәре түбән булган гаиләләрдәге балалар; социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ балигъ булмаганнар өчен махсус оешмаларда тәрбияләнүчеләр; социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар; махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) гражданнарның балалары
- махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (үлгән) гражданнарның балалары өчен оештырылган ял, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек өчен шартлар;
- хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре тәкъдимнәре буенча һәм медицина күрсәтмәләрен исәпкә алып, хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җитмәгән егетләрнең ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру, шул исәптән көндезге мәктәп яны лагерьларында;
- эчке эшләр органнары һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре юнәлтүе буенча күзәтүчесез һәм караучысыз балалар өчен, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә һәм комиссиядә исәптә торучы балигъ булмаганнар өчен барлык типтагы сәламәтләндерү лагерьларына мәҗбүри квота бирү;
- караучысызлыкны, балалар алкоголизмын һәм наркоманиясен кисәтү максатында, социаль куркыныч хәлдәге (тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы яисә балаларны тәрбияләү һәм карау таләпләренә җавап бирмәүче шартларда) гаиләләрдән күбрәк санда балаларныӊ ялын, сәламәтләндерүне һәм мәшгульлеген оештыру өчен шартларны;
- эш бирүчеләр һәм җирле бюджетлар хисабына 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны укудан тыш вакытта һәм каникулда вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру;
- Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенеӊ Тукай районы буенча филиалы белән берлектә 2024 елга балалар һәм яшьләрнең ял программасы нигезендә район предприятиеләрендә, учреждениеләрендә, оешмаларында балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру;
- сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм ял итү урыннарында балаларның иминлеген һәм сәламәтлеген, хокук тәртибен, санитар-экологик һәм янгын куркынычсызлыгын, суда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән санитар-эпидемиологик чаралар комплексын эшләү һәм үткәрү;
- һәр сменаны ачар алдыннан, сәламәтләндерү учреждениеләрен янгын куркынычсызлыгына, санитар кагыйдәләргә, суда кеше тормышын саклау кагыйдәләренә туры килүен, хезмәткәрләрнең хезмәт саклау шартларын һәм торышын, ял итүчеләрнең куркынычсызлыгын, мунча-кер юу комплексларын тотуга, электр җиһазларының торышына, янгын сүндерү автоматикасы җайланмалары, телефон элемтәсе, беренчел янгын сүндерү чаралары булуга һәм төзеклегенә, шулай ук персоналның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүләренә аерым игътибар юнәлтеп, комплекслы тикшерүне оештыру;
- дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеген гамәлгә ашырырга вәкаләтле орган тарафыннан бирелгән, гамәлдәге санитар кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүен раслаучы документ булганда, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны бетерү буенча тулы күләмдә күрсәтмәләр булганда, барлык типтагы сәламәтләндерү лагерьларын ачу;
- җәйге сәламәтләндерү оешмаларында ял итүче балалар коену өчен билгеләнгән су объектларының су төбен водолазлар белән тикшерү һәм чистарту;
- лаборатория-инструменталь тикшеренүләр үткәрүгә билгеләнгән тәртиптә аккредитацияләнгән лабораторияләр белән килешүләр төзү юлы белән санитария кагыйдәләрен үтәү һәм санитария-эпидемияләргә каршы (профилактик) чараларны үтәү;
- шәһәр читендәге җәйге сәламәтләндерү учреждениесе ачылырга 10-14 көн кала һәм лагерь эше тәмамланыр алдыннан, шулай ук сменалар арасында барлык корылмаларга, шул исәптән кулланылучы, ачык территориядәге, лагерь тирәсендәге барьерга 500 метр радиуста, дератизацион эшкәртү үткәрү;
- дератизация һәм талпанга каршы эшкәртүгә кадәр һәм кирәк булганда бөтен җәйге сәламәтләндерү кампаниясе дәвамында урман-техник чаралар үткәрү (аста үсүче һәм коры ботакларны, куакларны кисү, яшь үсентләрне кисү, үлән чабу, шәһәр читендәге балалар белем бирү учреждениесе тирәсендә 500 метр радиуста коры чыбык һәм чүп-чар чыгару);
- шәһәр читендәге җәйге сәламәтләндерү учреждениесе ачылырга 10-14 көн кала һәм лагерь эше тәмамланыр алдыннан, лагерь территориясендә һәм аның тирәсендә 50 метр зонада талпанга каршы эшкәртү үткәрү;
- оештырылган балалар коллективларының республикадан читкә чыгуын, Татарстан Республикасы территориясенә аеруча куркыныч инфекцияләр китерүне, төркемле йогышлы авырулар барлыкка килүне кисәтү максатында, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән килештерү;
- тимер юл, авиация, автомобиль (юлда өч сәгатьтән артык булганда) һәм су транспортында пассажирлар йөртү буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү;
түбәндәгеләрне оештырырга:
- сәламәтләндерү учреждениеләрен ачу алдыннан, талпан энцефалитын, боррелиозны һәм бөер синдромлы геморрагик бизгәкне профилактикалау максатында, акарицид белән эшкәртүнең нәтиҗәлелегенә контроль үткәрү (кулланыла торган препаратка бәйле рәвештә, эшкәртүне уздырганнан соң өченче-бишенче көнгә), шулай ук билгеләнгән тәртиптә аккредитацияләнгән учреждениеләр белән килешүләр төзү юлы белән, дератизация эшләренең сыйфатын контрольдә тоту (үткәрелгән дератизациядән соң 10-14 көн эчендә);
- балалар сәламәтләндерү лагерьлары җитәкчеләрен һәм педагогик составны хезмәтне саклау буенча, янгын-техник минимум программалары буенча һәм барлык хезмәткәрләрне билгеләнгән тәртиптә гигиеник әзерлек программалары буенча укытуны оештыру;
- медицина персоналын килешү нигезендә эшкә кабул итү;
- балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү учреждениеләрендә булган вакытка бәхетсезлек очракларыннан ирекле иминиятләштерү;
- төзелгән килешүләр, дәүләт һәм муниципаль контрактлар нигезендә килешүләрдә, дәүләт һәм муниципаль контрактларда каралган срокларда Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын файдалану турында хисапларны үз вакытында тапшыру.
3. «Тукай районы үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенә тәкъдим итәргә:
- 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны «Балалар» һәм «Ана һәм бала» юлламалары буенча санатория учреждениеләрендә медицина күрсәткечләрен һәм каршы күрсәткечләрне исәпкә алып дәвалауны оештырырга»;
- 30 яшькә кадәрге йөкле хатын-кызларны, санаториядә булу вакытын тиешле кыскартып, «Балалар» юлламасы буенча санаториядә дәвалануга җибәрергә рөхсәт итәргә; сәламәтләндерү учреждениеләрендә бәясе 1 койка-көн югары булу сәбәпле;
- сәламәтләндерү учреждениеләрен әлеге учреждениеләрне гамәлгә куючыларның гаризалары буенча контракт нигезендә медицина кадрлары белән тәэмин итү;
- укудан тыш вакытта һәм каникулда балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштырганда, аларны түләү алмыйча медицина тикшерүләрен оештыруны, шулай ук «Зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторлары һәм аларны башкарганда башлангыч һәм периодик медицина тикшерүләре (тикшерүләр) үткәрелә торган эшләр исемлеген һәм зарарлы һәм (яки) куркыныч хезмәт шартларында авыр эшләрдә эшләүче хезмәткәрләргә беренчел һәм периодик медицина тикшерүләрен үткәрү тәртибен раслау турында» 2011 елның 12 апрелендәге 302 номерлы Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры боерыгы таләпләре нигезендә 2020 елда балаларның һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыруга бүлеп бирелә торган акчалар хисабына сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә җибәрелгән персоналны сезонлы карауны тәэмин итәргә;
- сәламәтләндерү учреждениеләренә эшкә җибәрелә торган персоналны сезонлы тикшерүләр үткәрү кысаларында бушлай флюорографик тикшерүләр белән тәэмин итәргә.
4. Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фондының Чаллы шәһәре буенча филиалына, 18 яшькә кадәрге балаларны укудан тыш вакытта һәм каникулда вакытлыча эшкә урнашуны рәсмиләштергәндә, билгеләнгән тәртиптә медицина тикшерүләре өчен түләүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә.
5. Роспотребнадзорның ТР буенча Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш районындагы территориаль бүлегенә түбәндәгеләрне уздыруны тәкъдим итәргә:
- балалар ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренең гамәлдәге санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килүенә санитар-эпидемиологик экспертиза;
- балалар сәламәтләндерү оешмаларына эш өчен җибәрелгән персоналны гигиеник укыту һәм профилактик медицина тикшерүләре, лагерьларга ачу алдыннан лаборатор-инструменталь тикшеренүләр үткәрү;
- җәйге чорда вакытлыча мәшгульлекне рәсмиләштергәндә, балигъ булмаганнарга түләү алмыйча медицина тикшерүләре үткәрү;
- Роспотребнадзорның ТР буенча Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш районындагы территориаль бүлеге күрсәтмәсе нигезендә сәламәтләндерү учреждениесе ачылыр алдыннан дератизация һәм акарицид эшкәртүләрнең нәтиҗәлелеген тикшерү.
6. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы буенча районара идарәсенә сәламәтләндерү учреждениеләрендә су коену урыннарын техник тикшерүне тәэмин итәргә һәм шулай ук сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм массакүләм ял итү урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен күзәтүне тәэмин итүне тәкъдим итәргә.
7. Муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф идарәсенә түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:
- сәламәтләндерү учреждениеләренең республика сменаларына җибәрелә торган балалар өчен юлламалар сатып алуга дәүләт контрактлары төзү;
- яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә республика, бөтенроссия, халыкара конкурслар, ярышлар һәм олимпиадалар җиңүчеләре һәм призерлары булган балаларның, балалар йортларында һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар өчен мәктәп-интернатларда, кадет мәктәпләрендә һәм сыйныфларында тәрбияләнүчеләрнеӊ укудагы, иҗаттагы, спорттагы казанышлары, алалар һәм яшьләр хәрәкәтендә актив катнашулары өчен бүләкләү сыйфатында Кара диңгез яры буендагы лагерьларга җибәрелүче балалар иҗтимагый берләшмәләре активистларыныӊ ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен, балаларны сайлап алу һәм республика профильле сменаларына туплау;
- дәүләт мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүче ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның балалар йортларыныӊ, мәктәп-интернатларныӊ үз сәламәтләндерү лагерьларында, шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә уздырыла торган сатулар нәтиҗәләре (ял итү урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын түләүне, тәрбияләнүчеләрнең ялын һәм сәламәтләндерүне оештыруга бүлеп бирелгән акчалар хисабына иминиятләштерүне һәм туклануны да кертеп) буенча билгеләнгән предприятие һәм оешмаларның сәламәтләндерү лагерьларында ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру;
- гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларында көндезге ялын оештыруга методик ярдәм һәм мониторинг;
- практика узу чорында студентларны балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә эшкә җәлеп итү;
- мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус (коррекцион) гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның көндезге лагерьларда ялын оештыру;
- көндезге сәламәтләндерү мәктәп яны лагерьлары базасында мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән өстәмә белем бирүнең вакытлы (кыска вакытлы) берләшмәләрен (түгәрәкләр, секцияләр һ. б.) ачу;
- ведомство карамагындагы сәламәтләндерү лагерьларына җибәрелүче мәгариф системасы хезмәткәрләренә төп эш урыны буенча хезмәт хакын саклап калуны тәэмин итәргә;
- мәгариф системасының сәламәтләндерү лагерьларына эшкә җибәрелүче педагогик кадрларны балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләре (район, шәһәр балалар иҗаты, мәктәптән тыш эшләр үзәкләре) базасында укыту;
- каникул чорында барлык балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләрнеӊ эшләве;
- балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләре тарафыннан шәһәр яны стационар һәм мәктәп яны көндезге лагерьларда балаларга өстәмә белем бирү буенча вакытлыча (кыска вакытлы) берләшмәләр, шул исәптән тел профилендәге берләшмәләр оештыру;
- каникул вакытында укучылар белән туристик-туган якны өйрәнү эшен көчәйтү;
- балалар йортларында һәм ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен оештырылган сәламәтләндерү лагерьларында тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның ялын оештыру;
8. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсенә тәкъдим итәргә:
- өлкәннәр белән бергә балаларга юлламалар буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга санатор-курорт дәвалавын оештыруны тәэмин итәргә.
9. Муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә түбәндәгеләрне тәэмин итәргә:
- сәламәтләндерү стационар учреждениеләрдә авыр тормыш хәлендә булган балаларның ялын оештыру;
- предприятие һәм оешмаларның, шул исәптән Кара диңгез буенда, сәламәтләндерү стационар лагерьларында, профильле палаткалы лагерьларда балаларның һәм яшьләрнең ялын, студентлар хезмәт отрядлары эшен оештыру;
- профильле палаткалы лагерьларда сменалар;
- балансында балалар сәламәтләндерү лагерьлары булган предприятие һәм оешма хезмәткәрләре балаларыныӊ ялын;
- Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче гражданнарның гаиләләрендә тәрбияләнүче ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның ялын;
- профильле сменалар, яшүсмерләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә юнәлдерелгән чаралар;
- матди-техник базаны камилләштерү һәм сәламәтләндерү лагерьларын үстерү буенча эшләр;
- 2024 елның 15 маена кадәр Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә 2020 елның җәйге сезонында эшләячәк район территориясендә урнашкан барлык типтагы лагерьларның исемлеген (исеме, адресы, урнашу урыны, ведомство буйсынуы) тапшырырга кирәк.
11. Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалына тәкъдим итәргә:
- 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны укудан тыш вакытта һәм каникулда эшкә урнаштыру мөмкинлеге турында халыкка мәгълүмат бирү эшен оештырырга;
- беренче чиратта балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекләрдә һәм комиссияләрдә исәптә торучы 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыруны тәэмин итәргә;
- беренче чиратта түбәндәгеләрнеӊ ялын оештыруны тәэмин итәргә:
җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән халыкның җан башына яшәү минимумы күләменнән кимрәк булган гаиләләрдәге балаларныӊ («Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә акчалата түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр бирү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2004 елныӊ 17 декабрендәге 542 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә айлык акчалата пособие алучылар);
- ведомствоара исәптә торучы, социаль куркыныч хәлдә булган (тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы яисә балаларны тәрбияләү һәм карау таләпләренә җавап бирми торган шартларда) балаларныӊ;
- башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы ятим балаларныӊ һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларныӊ;
- сәламәтләндерү учреждениесенә юллама бирү өлешендә социаль хезмәт күрсәтүдән баш тартмаучы, үз-үзләренә хезмәт күрсәтә ала торган инвалид балаларныӊ.
11. Муниципаль район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенә сәламәтләндерү лагерьларында күчмә китапханәләр эшен оештырырга.
12. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенә тәкъдим итәргә:
- районның сәламәтләндерү учреждениеләрендә территорияне тәүлек буе саклауны, җәмәгать тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәргә;
гамәлгә ашырырга:
- балаларны сәламәтләндерү учреждениеләренә йөртүне һәм кире кайтаруны оешкан төстә башкара торган транспорт чараларын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең патруль автомобильләре белән озата баруны;
- түләү алмыйча, район читендә урнашкан сәламәтләндерү лагерьларына чыгучы балалар төркемнәре йөрү юлында һәм урнашу урыннарында җәмәгать тәртибен саклау һәм аларны озата бару.
13. Финанс-бюджет палатасына 2024 елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру программасында каралган, әлеге карар белән расланган чыгымнарны 12 893 400,00 (Унике миллион сигез йөз туксан өч мең дүрт йөз) сум 00 тиен күләмендә финанслауны тәэмин итәргә, шул исәптән:
13.1. Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруны тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан Тукай муниципаль районы җирле бюджетына бирелә торган сумманы – 3 114,00 (Өч мең йөз ундүрт) сум 00 тиен;
13.2. Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетка бирелә торган сумманы – 12 764 500,00 (Унике миллион җиде йөз алтмыш дүрт мең биш йөз) сум 00 тиен;
13.3. Район бюджеты средстволары хисабына «Чемпион» палаткалы лагеренда 30 баланы ата-ана взносыннан азат итү суммасын – 44 331,00 (Кырык дүрт мең өч йөз утыз бер) сум 00 тиен;
13.4. 2023 елда балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга чыгым йөкләмәләрен финанслашу өчен Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының җирле бюджетыннан 128 930,00 (Йөз егерме сигез мең тугыз йөз утыз) сум 00 тиен карарга.
14. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә массакүләм мәгълүмат чараларында үсеп килүче буынның сәламәтлеген үстерү һәм ныгыту буенча балалар сәламәтләндерү учреждениеләренең уңай эш тәҗрибәсен һәм 2020 елда сәламәтләндерү кампаниясен оештыруда һәм үткәрүдә актуаль проблемаларны яктыртырга тәкъдим итәргә.
15. Түбәндәгеләрне билгеләргә:
- балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру, шул исәптән килешүләр төзү Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенеӊ Тукай районы буенча филиалы тарафыннан гамәлгә ашырыла;
- бу чорда эш вакыты нормасын эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычларын) үтәгән балигъ булмаган затның айлык хезмәт хакы федераль законнарда билгеләнгән минималь түләү күләменнән ким булырга тиеш түгел;
- балалар сәламәтләндерү лагере персоналының хезмәт хакы эш бирүче тарафыннан гамәлдәге законнарга каршы килми торган башка финанслау чыганаклары хисабына арттырылырга мөмкин;
- Россия Федерациясе Салым кодексының 211 статьясы 2 пункты 1 пунктчасы һәм 217 статьясы 9 пункты нигезендә 16 яшькә җиткән затларга (инвалидлардан тыш) сәламәтләндерү учреждениеләренә бирелгән юлламалар өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлар акчалары хисабына тулы яки өлешчә түләү суммасына салым салынырга тиеш.
16. Әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
17. «2023 елда балалар һәм яшьләр ялын оештыру турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елныӊ 27 декабендэге 4221 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
18. Әлеге карар 2024 елның 1 январеннан үз көченә керә дип билгеләргә.
19. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 26.12.2023
4510 номерлы карарына
1 кушымта
2024 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру программасы
|
Программаның исеме |
2024 елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча балалар һәм яшьләр ялы программасы (алга таба - Программа) |
|
Муниципаль заказчы |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты |
|
Программаның төп эшләүче |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе |
|
Программаның төп башкаручылары |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты; Татарстан Республикасының Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы; Тукай муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге; Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалы; Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе; Тукай районы үзәкхастаханәсе; Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге; Тукай муниципаль районы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге; Тукай муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлеге; ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы ш., Тукай, районнарында территориаль бүлеге «Татмедиа» ААҖ филиалы «Якты юл»; Муниципаль район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы; Тукай муниципаль районының дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге |
|
Программаның максатлары һәм бурычлары |
- балаларны яклау өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль сәясәтне гамәлгә ашыру, балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, каникуллар вакытында аларның мәшгульлеген тәэмин итү; - балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру; - тормыш эшчәнлеген яхшырту һәм балаларның иминлексезлеге проблемаларын хәл итү; - балалар һәм яшьләрнең ялының төрле формаларын үстерү, аларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итү, балалар һәм яшьләр туризмын һәм спортны үстерү; - балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү инфраструктурасын саклау һәм ныгыту; балалар авыруларын һәм инвалидлыкны профилактикалау; - балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау |
|
Программаны тормышка ашыру вакытлары һәм этаплары |
2024 ел |
|
Программа чаралары исемлеге |
1. Иҗади сәләтле яки социаль актив балалар һәм волонтерлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активы әгъзалары, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр өчен стационар һәм палаткалы лагерьларда профильле сменалар оештыру. 2. Гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының көндезге лагерьларында сменалар оештыру. 3. Муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре һәм коммерцияле һәм коммерциясез оешмалар (дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш) хезмәткәрләре балалары өчен стационар лагерьларда сменалар оештыру. 4. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның хезмәт һәм ял лагерьларында сменалар оештыру. 5. Вакытлыча эшкә урнаштыру. 6. Ял итү мәйданчыкларын оештыру |
|
Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары |
Балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыруга, аларны сәламәтләндерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан Тукай муниципаль районының җирле бюджетына бирелә торган субсидияләр күләме 12 764,50 мең сум тәшкил итә, шул исәптән Тукай муниципаль районының җирле бюджетына Татарстан Республикасы бюджетыннан балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итүгә бирелә торган субсидияләр күләме - 3,1 мең сум, район бюджеты средстволары хисабына – 128,90 мең сум. сум |
|
Программаны гамәлгә ашыруның көтелә торган ахыргы нәтиҗәләре (нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары) һәм аның бюджет нәтиҗәлелеге күрсәткечләре
|
7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларны каникул вакытында 40 процент дәрәҗәсендә ял итү һәм сәламәтләндерү формаларына җәлеп итүне тәэмин итү. Стационар һәм палаткалы лагерьларда профильле сменалар өлешен каникул вакытында төрле ял итү һәм сәламәтләндерү формалары белән колачланган балаларның гомуми саныннан 5 процентка кадәр арттыру |
|
Чараларның исеме |
Үткәрү срогы |
Кеше саны |
Оештыру өчен җаваплы (башкаручы) |
|
«Чемпион» палаткалы лагеренда профильле смена |
27.05.2024-02.06.2024 |
30 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
«Робинзон» палата лагерендә профильле смена |
01.07.2024-07.07.2024 |
30 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
Профилактик исәптә торучы балалар өчен палата тибындагы лагерьда махсус смена |
12.07.2024-18.07.2024
|
30 |
Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге |
|
Ел дәвамында каникуллар чорында 21 көн (җәйге) көн дәвамында көндезге (мәктәп яны) лагерьларында смена |
01.06.2024.-25.06.2024
|
780 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
Каникул чорында көндезге (мәктәп яны) лагерьларда озынлыгы 7 көнлек смена |
каникул чорында |
480 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
Мниципаль һәм дәүләт оешмалары хезмәткәрләре балалары өчен стационар лагерьда смена |
Июнь-август |
15 |
Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге |
|
Коммерцияле һәм коммерциясез оешмаларда эшләүчеләр балалары өчен стационар лагерьда смена |
Июнь-август |
45 |
Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге |
|
7 көн озынлыгында стационар лагерьда профильле смена |
каникул чорында |
225 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
18 көн озынлыгында стационар лагерьда профильле смена |
1 смена: 01.06.2024-18.06.2024 2 смена: 22.06.2024-09.07.2024 3 смена: 22.07.2024-08.08.2024 4 смена: 12.08.2024-29.08.2024
|
300 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
Хезмәт һәм ял лагерендә смена |
01.06.2024-22.06.2024 |
60 |
Башкарма комитетның мәгариф идарәсе |
|
Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен стационар лагерьда 21 көн озынлыгында смена |
Июнь-август |
15 |
Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге |
|
Авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен стационар лагерьда 7 көн озынлыгында смена |
каникул чорында |
10 |
Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге |
3. ПАЛАТАЛЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ПРОФИЛЬЛЕ СМЕНАЛАР ОЕШТЫРУ
|
Палаталы лагере исеме (оештыручы) |
Үткәрү территориясе |
Кеше саны |
Көн-нәр саны |
Юллама-ның норматив бәясе (сум) |
Бюджет-тан субсидия-ләр (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средство-лар (шул исәптән предпри-ятиеләр, җирле бюджет) (сум) |
|
«Мәктәптән тыш эшләр үзәге» «Чемпион» |
Тукай районы, Калмия авылы |
30 |
7 |
295545,60 |
248702,45 |
0 |
46843,15 |
|
«Мәктәптән тыш эшләр үзәге» «Робинзон» |
Тукай районы, Яңа поселогы
|
30 |
7 |
295545,60 |
248702,45 |
44331,00 |
2512,15 |
|
Яшүсмерләр клубы МБУ «Дети Галактики» |
Тукай районы, Иске Дөреш авылы
|
30 |
7 |
295576,05 |
295576,05 |
0 |
0 |
|
Барлыгы |
|
90 |
7 |
886667,25 |
792980,95 |
44331,00 |
49355,30 |
СМЕНАЛАР ОЕШТЫРУ
җәйге чор
|
№
|
Учреждение-нең тулы исеме |
Үткәрү терри-тори-ясе |
Бала-лар саны |
Сме-на-ның озын-лыгы (көн-нәрдә) |
Барлыгы (сум) |
ТР субсиди-яләре (сум) |
Ата-аналар түләве (сум) |
Башка сред-стволар (шул исәптә җирле бюджет) (сум) |
|
1 |
«Бәтке УГББМ» МБГББУ |
Бәтке авылы |
80 |
21 |
410373,60 |
345330,22 |
61555,20 |
3488,18 |
|
2 |
«Биклән УГББМ» МБГББУ |
Биклән авылы |
40 |
21 |
205186,80 |
172665,11 |
30777,60 |
1744,09 |
|
3 |
«Боерган ТГББМ» МБГББУ |
Боерган авылы |
15 |
21 |
76945,05 |
64749,42 |
11541,60 |
654,03 |
|
4 |
«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ |
Ишти-рәк авылы |
10 |
21 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
5 |
«Калмия ТГББМ» МБГББУ |
Калмия авылы |
15 |
21 |
76945,05 |
64749,42 |
11541,60 |
654,03 |
|
6 |
«Князево урта мәктәбе» МБГББУ |
Татар-стан совхозы п. |
80 |
21 |
410373,60 |
345330,22 |
61555,20 |
3488,18 |
|
7 |
«Комсомолец УГББМ» МБГББУ |
Комсо-молец п. |
30 |
21 |
153890,10 |
129498,83 |
23083,20 |
1308,07 |
|
8 |
«Күзкәй УГББМ» МБГББУ |
Күзкәй авылы |
15 |
21 |
76945,05 |
64749,42 |
11541,60 |
654,03 |
|
9 |
«Кече Шилнә УГББМ МБГББУ |
Кече Шилнә авылы |
80 |
21 |
410373,60 |
345330,22 |
61555,20 |
3488,18 |
|
10 |
«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ |
Мәләкәс авылы |
40 |
21 |
205186,80 |
172665,11 |
30777,60 |
1744,09 |
|
11 |
«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ |
Мусабай-Завод авылы |
20 |
21 |
102593,40 |
86332,55 |
15388,80 |
872,05 |
|
12 |
«Түбән Суык-Су УГБМ» ГБМБУ |
Түбән Суык-Су авылы |
75 |
21 |
384725,25 |
323747,08 |
57708,00 |
3270,17 |
|
13 |
«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ |
Яңа Тро-ицкий авылы |
75 |
21 |
384725,25 |
323747,08 |
57708,00 |
3270,17 |
|
14 |
«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ |
Сәмәкәй авылы |
10 |
21 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
15 |
«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ |
Яңа пос. |
75 |
21 |
384725,25 |
323747,08 |
57708,00 |
3270,17 |
|
16 |
«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ |
Иске Абдул авылы |
10 |
21 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
17 |
«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ |
Теләнче-Тамак авылы |
50 |
21 |
256483,50 |
215831,38 |
38472,00 |
2180,12 |
|
18 |
«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ |
Шил-нәбаш авылы |
50 |
21 |
256483,50 |
215831,38 |
38472,00 |
2180,12 |
|
19 |
«Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ |
Яңа Бүләк авылы |
10 |
21 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
|
Барлыгы |
|
780 |
21 |
4001142,60 |
3366969,64 |
600163,20 |
34009,76 |
5. Хезмәт һәм ял лагерьлары
|
№ |
Учреждени-енең тулы исеме |
Үткәрү террито-риясе |
Балалар саны |
Сменаның озынлыгы (көннәрдә) |
Юлламаның норматив бәясе (сум) |
Бюджет субсидиясе (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средство-лар (шул исәптән предпри-ятиеләр, җирле бюджет) (сум) |
|
1 |
«Бәтке УГББМ» МБГББУ |
Бәтке авылы |
20 |
18 |
87937,20 |
87057,84 |
0 |
879,36 |
|
2 |
«Князево урта мәктәбе» МБГББУ |
Татарстан совхозы п. |
20 |
18 |
87937,20 |
87057,84 |
0 |
879,36 |
|
3 |
«Комсомолец УГББМ» МБГББУ |
Комсо-молец п. |
20 |
18 |
87937,20 |
87057,84 |
0 |
879,36 |
|
|
Барлыгы |
3 мәктәп |
60 |
18 |
263811,60 |
261173,52 |
0 |
2638,08 |
5.1. калган чор (көзге каникуллар)
|
№ |
Лагерь оештыру өчен база (мәктәп) |
Үткәрү территориясе |
Кеше саны |
Көннәр саны |
Юлламаның норматив бәясе |
Бюджет субсиди-ясе (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средстволар (шул исәптән предпри-ятиеләр, җирле бюджет) (сум) |
|
|
1 |
«Калмаш УГББМ» ГББМБУ |
«Калмаш УГББМ» ГББМБУ |
30 |
7 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
|
2 |
«Биклән УГББМ» МБГББУ |
Биклән авылы |
30 |
7 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
|
3 |
«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ |
Мәләкәс авылы |
30 |
7 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
|
4 |
«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ |
Мусабай-Завод авылы |
20 |
7 |
34197,80 |
28777,52 |
5129,60 |
290,68 |
|
|
5 |
«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ |
Теләнче-Тамак авылы |
20 |
7 |
34197,80 |
28777,52 |
5129,60 |
290,68 |
|
|
6 |
«Князево урта мәктәбе» МБГББУ |
Татарстан совхозы п. |
50 |
7 |
85494,50 |
71943,79 |
12824,00 |
726,71 |
|
|
7 |
«Бәтке УГББМ» МБГББУ |
Бәтке авылы |
50 |
7 |
85494,50 |
71943,79 |
12824,00 |
726,71 |
|
|
8 |
«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ , |
Яңа пос. |
50 |
7 |
85494,50 |
71943,79 |
12824,00 |
726,71 |
|
|
9 |
«Круглое Поле п. УГББМ» МБГББУ |
Круглое Поле п. |
50 |
7 |
85494,50 |
71943,79 |
12824,00 |
726,71 |
|
|
|
Барлыгы |
9 мәктәп |
330 |
7 |
564263,70 |
474829,04 |
84638,40 |
4796,26 |
|
5.2. калган чор (язгы каникуллар)
|
№ |
Лагерь оештыру өчен база (мәктәп) |
Үткәрү территориясе |
Кеше саны |
Көннәр саны |
Юлламаның норматив бәясе |
Бюджет субсиди-ясе (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средстволар (шул исәптән предпри-ятиеләр, җирле бюджет) (сум) |
|
|
1 |
«Кече Шилнә УГББМ МБГББУ |
Кече Шилнә авылы |
50 |
7 |
85494,50 |
71943,79 |
12824,00 |
726,71 |
|
|
2 |
«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ |
Шил-нәбаш авылы |
40 |
7 |
68395,60 |
57555,04 |
10259,20 |
581,36 |
|
|
3 |
«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ |
Яңа Тро-ицкий авылы |
30 |
7 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
|
4 |
«Түбән Суык-Су УГБМ» ГБМБУ |
Түбән Суык-Су авылы |
30 |
7 |
51296,70 |
43166,28 |
7694,40 |
436,02 |
|
|
|
Барлыгы |
4 мәктәп |
150 |
7 |
256483,50 |
215831,39 |
38472,00 |
2180,11 |
|
6. МУНИЦИПАЛЬ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН СТАЦИОНАР ЛАГЕРЬЛАРДА СМЕНАЛАР ОЕШТЫРУ
|
Стационар балалар сәламәтлән-дерү лагере исеме |
Үткәрү территориясе |
Баланс тотучының исеме |
Кеше саны |
Көннәр саны |
Юлламаның норматив бәясе |
Бюджеттан субсидия-ләр (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средстволар (шул исәптән предприятие-ләр, җирле бюджет) (сум) |
|
Муниципаль задание нигезендә |
||||||||
|
0 |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
Ачык сатулар йомгаклары буенча |
||||||||
|
Муниципаль |
Яр Чаллы шәһәре, Тукай муници-паль районы |
X |
15 |
21 |
357443,55 |
300912,30 |
53499,60 |
3031,65 |
|
Коммер-цияле |
Яр Чаллы шәһәре, Тукай муници-паль районы |
X |
45 |
21 |
1072321,20 |
452531,52 |
160498,80 |
459290,88 |
|
Барлыгы |
|
|
60 |
21 |
1429764,75 |
753443,82 |
213998,40 |
462322,53 |
7. ПАЛАТАЛЫ ЛАГЕРЬЛАРЫНДА ПРОФИЛЬЛЕ СМЕНАЛАР ОЕШТЫРУ
|
Стационар балалар сәламәт-ләндерү лагере исеме |
Үткәрү территори-ясе |
Стационар балалар сәламәт-ләндерү лагеренең баланс тотучысы исеме |
Кеше саны |
Көн-нәр саны |
Юлламаның норматив бәясе |
Бюджеттан субсидия-ләр (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средстволар (шул исәптән предпри-ятиеләр, җирле бюджет) (сум) |
|
|
|
Муниципаль задание нигезендә |
|
|||||
|
«Балкыш»
|
Тукай районы Иске Дөреш авылы
|
Башкарма комитеты
|
225
|
7
|
1736329,85 |
1453771,47 |
260457,75 |
22100,63 |
|
«Балкыш»
|
Тукай районы Иске Дөреш авылы
|
Башкарма комитеты
|
300
|
18
|
5953176,00 |
5009576,22 |
892998,00 |
50601,78 |
|
Барлыгы |
|
|
525 |
|
7689505,85 |
6463347,69 |
1153455,75 |
72702,41 |
8. АВЫР ТОРМЫШ ХӘЛЕНДӘГЕ БАЛАЛАР ӨЧЕН СТАЦИОНАР
ЛАГЕРЬДА СМЕНАЛАР ОЕШТЫРУ
|
Стационар балалар сәламәтлән-дерү лагере исеме |
Үткәрү территориясе |
Оештыручының исеме |
Кеше саны |
Көннәр саны |
Юлламаның норматив бәясе |
Бюджет-тан субсиди-яләр (сум) |
Ата-аналар взносы (сум) |
Башка средстволар (шул исәптәнпредприятие-ләр, җирле бюджет) (сум) |
|
Ачык сатулар йомгаклары буенча |
||||||||
|
Муниципаль |
Татарстан Республи-касы |
Яшүсмер-ләр клубы МБУ
|
15 |
21 |
356665,05 |
356665,05 |
0 |
0 |
|
Муниципаль |
Татарстан Республи-касы |
Яшүсмер-ләр клубы МБУ
|
10 |
7 |
79258,90 |
79258,90 |
0 |
0 |
|
Барлыгы |
|
|
25 |
|
435923,95 |
435923,95 |
0 |
0 |
9. БАЛАЛАРНЫҢ ҺӘМ ЯШЬЛӘРНЕҢ ЯЛЫН ОЕШТЫРУГА СУБСИДИЯЛӘР
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БЮДЖЕТЫ СРЕДСТВОЛАРЫННАН
|
Күрсәткечнең исеме |
Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр суммасы (мең сум) |
|
Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең һәм хуҗалык субъектлары хезмәткәрләренең (муниципаль һәм дәүләт учреждениеләреннән тыш) балалары арасыннан бер балага Татарстан Республикасында балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруга финанс чыгымнары нормативлары |
3,1 |
Башкарма комитет Җитәкчесе А. Р. Хәбибуллин