КАРАР «19» декабрь 2023 ел № 4378 2023 елныӊ 10 февралендәге 471 номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

               «19» декабрь 2023 ел            Яр Чаллы                               № 4378

 

 

2023 елныӊ 10 февралендәге 471 номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының контракт хезмәтен булдыру турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елныӊ 10 февралендәге 471 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. Контракт хезмәте җитәкчесе итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлек үсешенә ярдәм итү буенча беренче урынбасары Галимова Гөлнара Әзгать кызын билгеләргә.

1.2. Карарга 2 кушымтаны яӊа редакциядә бәян итәргә.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     А.Р. Хәбибуллин 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның ____ ______________ ____ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының

контракт хезмәте составы

 

  1. Галимова Гөлнара Әзгать кызы – контракт хезмәте җитәкчесе, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары.
  2. Исхакова Гөлназ Гаяз кызы – контракт хезмәте хезмәткәре, төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча бүлек башлыгы.
  3. Рыбакова Юлия Михайловна – контракт хезмәте хезмәткәре, мәдәният бүлеге башлыгы.
  4. Шәяхмәтова Рәсимә Рафис кызы – контракт хезмәте хезмәткәре, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының исәп һәм хисаплылык бүлеге башлыгы.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 882.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International