ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«28» декабрь 2023 ел №4573
Кече Шилнә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Советының 2013 елның 8 октябрендәге 9/5 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пунктын киңәйтү. «Энергия» торак микрорайоны» объектын (16:39:000000:5315 кадастр номерлы җир кишәрлеге) планлаштыру проектына үзгәрешләр кертүне эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Кече Шилнә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Советының 2013 елның 8 октябрендәге 9/5 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә торак пунктын киңәйтү. «Энергия» торак микрорайоны» объектын (16:39:000000:5315 кадастр номерлы җир кишәрлеге) планлаштыру проектына үзгәрешләр кертүне эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин