КАРАР 23.01.2024 ел № 174 ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

23.01.2024 ел                                    Яр Чаллы ш.                                      № 174

 

ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 1 кушымта нигезендә расларга.

2. ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2024 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                        А.Р. Хәбибуллин

 

 

Муниципаль район Башкарма комитетының 2024 елның 23.01.

174 номерлы карарына 1 кушымта

 

 2024 елның 1 январеннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе» МБГББУ буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә

бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1.

«Тиздән мәктәпкә»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

2.

«Рәсем ясарга өйрәнәбез»

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

«Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе»

МБГББУ директоры                                       _______________ Л.Д. Исхакова

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт

күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары          _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы «Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе» МБГББУ тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта

                                                                                   

  1. «Тиздән мәктәпкә» - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны яңа белем бирү шартларына яраклаштыруга һәм белем бирүнең бер баскычыннан икенчесенә уңайлы күчеш булдыруга юнәлтелгән.

Әлеге хезмәт 6 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга бирелә.

Балалар саны: 15.

Бинаның мәйданы: 53,4 кв.м.

2. «Рәсем ясарга өйрәнәбез» - баланың эмоциональ иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, баланың шәхесен танып белүгә һәм иҗатка этәрә.

Әлеге хезмәт 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларга бирелә.

Укучылар саны: 10.

Бинаның мәйданы: 74,5 кв.м.

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

«Теләнче Тамак гомуми белем мәктәбе»

МБГББУ директоры                                       _______________ Л.Д. Исхакова

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.42 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International