КАРАР 23.01.2024 ел № 171 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне раслау хакында» 2023 елның 20 мартындагы 842 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

23.01.2024 ел                                      Яр Чаллы шәһәре                                 № 171

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне раслау хакында» 2023 елның 20 мартындагы 842 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы нигезендә, «Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ведомство буйсынуындагы мәгариф оешмасы җитәкчесенә һәм җитәкчесе вазыйфасына кандидатларга аттестация уздыру тәртибен һәм срокларын раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 30 августындагы 35н номерлы боерыгына, «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомство буйсынуындагы дәүләт оешмалары җитәкчеләренә һәм җитәкчеләре вазыйфасына кандидатларга аттестация уздыру турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 30 июлендәге под-1161/18 номерлы боерыгына таянып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф оешмасы җитәкчесе вазыйфасына куелган таләпләргә җитәкчеләрнең һәм кандидатларның квалификация дәрәҗәсе туры килүен билгеләү максатыннан

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1.  Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2023 елның 20 мартындагы 842 номерлы карарына 2 кушымтага үзгәрешләр кертергә һәм яңа редакциядә бәян итәргә (2 кушымта).

2. Әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     А.Р. Хәбибуллин

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның

23.01.

171 номерлы карарына

2 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм  җитәкчеләре вазыйфаларына кандидатларга аттестация уздыру өчен аттестация комисиясе составы

 

Аттестация комиссиясе рәисе

1

Махмутов Айзат Гамир улы

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы

 

Рәис урынбасары

2

Низамиева Эльмира Роберт кызы

«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы

(килешү буенча)

 

Аттестация комиссиясе секретаре

3

Вәгыйзова Эльмира Гарифҗан кызы

Педагогларның һөнәри үсеше буенча методист (килешү буенча)

 

Аттестация комиссиясе әгъзалары

4

Хәбетдинова Гүзәлия Фаяз кызы

Укыту эше буенча башлык урынбасары (килешү буенча)

5

Сафина Ландыш Рафаэль кызы

Тәрбия эше буенча башлык урынбасары (килешү буенча)

6

Вәлеева Алия Салават кызы

Мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия бүлеге башлыгы (килешү буенча)

7

Шәрипова Илюзә Ракип кызы

Структур бүлекчә җитәкчесе килешү буенча)

8

Сафиуллина Венера Валерий кызы

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының район советы рәисе (килешү буенча)

 

pdf
Скачать текст
PDF, 930.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International