КАРАР 01.02.2024 ел № 313 «ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында» 2023 елның 12 октябендәге 3439 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

01.02.2024 ел                                    Яр Чаллы ш.                                        № 313

 

«ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында» 2023 елның 12 октябендәге 3439 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетныӊ 2023 елныӊ 12 октяберендәге 3439 номерлы карары белән расланган ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына 1 кушымта нигезендә үзгәрешләр кертергә. 

2. ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.

3. Карарның гамәлдә булуы 2024 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы                    Э.Р. Низамиевага йөкләргә.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                А.Р. Хәбибуллин

 

Муниципаль район Башкарма комитетының 2024 елның 01.02.             313 номерлы карарына 1 кушымта

 

  2024 елның 1 январеннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә

бәяләр прейскуранты 

 

Хезмәтнең исеме

Хезмәт бәясе (сум)

Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы

1.

«Мәктәпкә әзерлек» 

400,00

Айга 1 тапкыр

(4 дәрес)

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

«Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе»

МБГББУ директоры                                           _______________ З.А. Гыймазиева

 

 

«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт

күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары          _____________ Р.Р. Йосыпова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль районы «Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта

                                                                                   

«Мәктәпкә әзерлек» - баланы һәрьяклап үстерүгә юнәлтелгән, бу булачак укучының башлангыч мәктәбендә белем алуга әзерлек формалаштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Әлеге хезмәт 6 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга бирелә.

Максат: шәхеснең интеллектуаль сыйфатларын, иҗади сәләтләрен һәм үзлекләрен үстерү, алар беренче сыйныф укучысы өчен мәктәпкә уңышлы җайлашу һәм уңай мөнәсәбәт тәэмин итәчәк.

Балаларның саны: 19.

Бинаның мәйданы: 51,1 кв.м.

 

 

ТР Тукай муниципаль районы

«Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе»

МБГББУ директоры                                           _______________ З.А. Гыймазиева

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International