КАРАР «01»февраль 2024 ел №311 «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында иреклеле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү» район программасын раслау турында

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«____»__________ 2024 ел         Яр Чаллы шәһәре                         № _______

 

 

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында иреклеле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү» район программасын раслау турында

 

«Хәйрия эшчәнлеге һәм ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) турында» 1995 елның 11 августындагы 135-ФЗ номерлы Федераль законга, «Россия Федерациясендә 2025 елга кадәр ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү концепциясен раслау турында» 2018 елның 27 декабрендәге 2950 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте боерыгы нигезендә,  Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче барлык яшьтәге гражданнарны ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп итү максатында,

 

                                                    КАРАР БИРӘ:

 

  1. «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү» район программасын кушымта нигезендә расларга.
  2.  Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

 

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитетң  Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы А.Г. Мәхмүтовка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                А.Р. Хәбибуллин

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2024 елның _____ ______________ _____ номерлы карары белән расланган

 

 

 

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү» муниципаль программасы

 

ПРОГРАММА ПАСПОРТЫ

 

Программаның исеме

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү»

Программаны эшләү өчен нигез (хокукый актның исеме, датасы, номеры )

«Россия Федерациясендә яшьләр сәясәте турында» 2020 елның 30 декабрендәге 489-ФЗ номерлы Федераль закон;

«Хәйрия эшчәнлеге һәм ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) турында» 1995 елның 11 августындагы 135-ФЗ номерлы Федераль закон;

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон;

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 27 декабрендәге 2950-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган «2025 елга кадәр Россия Федерациясендә ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү концепциясе»

«Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында» 1993 елның 19 октябрендәге 1983-XII номерлы Татарстан Республикасы законы;

«Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2018 елның 30 июнендәге 48-ТРЗ Татарстан Республикасы законы

Программаны төп эшләүчеләр

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге

Программаны башкаручылар

Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге;

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ;

Башкарма комитетның мәдәният бүлеге;

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районында социаль яклау бүлеге (килешү буенча);

 «Якты юл» («Светлый путь») район газетасы (килешү буенча);

район үзәк хастаханәсе ДАССУ (килешү буенча);

Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге;

учреждениеләр, оешмалар, фондлар, иҗтимагый берләшмәләр (килешү буенча)

Программаның максаты

Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче барлык яшьтәге гражданнарны ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп итү

Программаның бурычлары

- социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) катнашуын тәэмин итүче шартлар тудыру, шулай ук җәмгыятьтә ирекле ярдәмчелекнең (волонтерлыкның) танылуын арттыру;

- социаль әһәмиятле проектлар, акцияләр, чаралар эшләү һәм гамәлгә ашыру;

- ирекле ярдәмчелек хәрәкәтен пропагандалау (реклама агитацияләре үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында ирекле ярдәмчелек темасын яктырту);

- ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлегенә булышлык итү механизмнарын үстерү;

- районның ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасын булдыру;

- халыкта ирекле ярдәмчелек(волонтерлык) эшчәнлегендә катнашуга мотивация формалаштыру, ирекле ярдәмченең уңай имиджын булдыру

Программаны гамәлгә ашыру сроклары һәм этаплары

2024-2026 еллар

Программаны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә түбәндәгеләр көтелә:

- 2026 елга Тукай районы территориясендә ирекле ярдәмчелек эшчәнлегенә җәлеп ителгән гражданнарның өлешен 9 процентка кадәр арттыру;

- ирекле ярдәмчелек берләшмәләре санын арттыру;

- муниципаль берәмлектә үткәрелгән иҗтимагый акцияләр һәм чаралар санын арттыру.

Программаны финанслау күләме һәм чыганаклары

Программаны финанслауның гомуми күләме районның җирле бюджеты акчалары хисабына 50 000 сум тәшкил итә.

     шул исәптән гамәлгә ашыру еллары буенча:

2024 ел - 0 сум;

2025 ел - 25 000 сум;

2026 ел - 25 000 сум.

Программаны финанслау күләме фаразлау характерында һәм тиешле елга һәм план чорына бюджет проектын формалаштырганда ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Республика, федераль бюджет һәм бюджеттан тыш чыганак акчалары ел саен төзелә торган шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә билгеләнәчәк

Программаны гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны оештыру системасы

Программаның үтәлешен Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге контрольдә тота

 

 

  1. Муниципаль программа хәл итүгә юнәлтелгән проблеманың характеристикасы

 

Соңгы ун елда ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) бөтен дөньяда киң таралды. Волонтерлыкны үстерүгә һәм таратуга ярдәм итү социаль һәм яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре санына кертелә.

Ирекле ярдәмчелекнең (волонтерлыкның) хәзерге дөньяда әһәмиятен карап, аның профилактик әһәмиятен ассызыклау кирәк. Бүгенге көндә яшьләр арасында тискәре социаль процесслар - девиация, социаль катламлану һәм тәңгәллек кризисы, төгәл гражданлык позициясе булмау күзәтелә, мондый шартларда дәүләт, аерым алганда, муниципалитет патриотик рухлы, төпле һәм актив яшь кешеләргә мохтаҗ. Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык), җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүдән тыш, яшьләрне социализацияләүгә һәм мобилизацияләүгә, аның гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлтелгән.

Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлеге шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, риясызлык кебек әхлакый кыйммәтләрне үстерергә мөмкинлек бирә. Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) белән шөгыльләнүче гражданнар чаралар һәм акцияләр оештыру, халыкның төрле категорияләре белән аралашу күнекмәләренә һәм осталыкларына өйрәнә, бу соңыннан аларга хезмәт базарында конкурентлык сәләтен бирә.

Хәзерге вакытта Тукай муниципаль районында 27 ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) берләшмәсе бар – бу тимур отрядлары, клублар, мәктәп хезмәткәрләре һ.б. Ел саен районда халыкның социаль якланмаган катламнарына ярдәм итүгә; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга; экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән 100 дән артык чара үткәрелә.

 Тукай муниципаль районында бер генә зур чара да ирекле ярдәмчеләр хезмәтен җәлеп итмичә уздырылмый.  Ирекле ярдәмчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда яшьләргә – мобильлек, активлык, энергиялелек, кыюлык, чыдамлык һәм түләүсез эшкә омтылу хас булган халык категориясенә –  зур роль бирелә. Буш вакыт булу һәм һөнәри яктан үсеш алу теләге шулай ук ирекле ярдәмчелек эшчәнлегендә катнашуга сәбәп булып тора. Моннан тыш, ирекле ярдәмчелек яшь гражданнарны әхлакый тәрбияләүнең көчле ресурсы булып тора, нәкъ менә шуңа күрә яшьләрне ирекле ярдәмчелек эшчәнлегенә җәлеп итү мөһим. Ирекле ярдәмчелек эшчәнлеге җирле җәмгыятьнең максатларына һәм ихтыяҗларына җавап бирүче характерда булу сәбәпле, Тукай муниципаль районы территориясендә төрле юнәлешләр буенча актив эш алып барыла: патриотик, экологик, социаль, мәдәни, педагогик, медицина, наркотикларга каршы, профилактик. Районның волонтерлар отрядлары муниципаль район территориясендә хупланган юнәлешләрне сайлыйлар һәм алга этәрәләр.

 

2. Муниципаль программаның төп максатлары һәм бурычлары

 

Дәүләт яшьләр сәясәте өстенлекләреннән чыгып, әлеге программаны гамәлгә ашыруның төп максаты булып Тукай муниципаль районы территориясендә яшәүче барлык яшьтәге гражданнарны ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлегенә җәлеп итү тора.

Программаның төп бурычлары булып тора:

- социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) катнашуын тәэмин итүче шартлар тудыру, шулай ук җәмгыятьтә ирекле ярдәмчелекнең (волонтерлыкның) танылуын арттыру;

- социаль әһәмиятле проектлар, акцияләр, чаралар эшләү һәм гамәлгә ашыру;

- ирекле ярдәмчелек хәрәкәтен пропагандалау (реклама агитацияләре үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында ирекле ярдәмчелек темасын яктырту);

- ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлегенә булышлык итү механизмнарын үстерү;

- районның ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) берләшмәләре эшчәнлеген координацияләү һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасын булдыру;

- халыкта ирекле ярдәмчелек  (волонтерлык) эшчәнлегендә катнашуга мотивация формалаштыру, иекле ярдәмченең уңай имиджын булдыру.

 

3. Ирекле ярдәмчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыруның төп юнәлешләре

 

Тукай муниципаль районы яшьләренең ирекле ярдәмчелек инициативалары һәм иҗади активлыгы түбәндәге төп юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла:

- халыкның социаль якланмаган катламнары, авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән эшләү (шул исәптән пенсионерларга, инвалидларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм күрсәтүне кертеп һ.б.);

- балаларда һәм яшьләрдә билгеле бер социаль-һөнәри позиция  һәм җаваплылык формалаштыру (яшьләр социаль һәм һөнәри тәртип ысулларын, яңа социаль рольләрне, шулай ук социаль һәм һөнәри эшчәнлек төрләрен үзләштерәләр);

- сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалау;

- социаль тискәре күренешләрне (наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр, ВИЧ/СПИД) профилактикалау;

- балалар һәм яшьләр белән, балалар һәм яшьләр өчен, шул исәптән «хавеф төркемен» кертеп, эшләү (мәсәлән, мәгълүмати материаллар чыгару, патриотик тәрбия программаларын гамәлгә ашыру);

- мәдәниятара диалогны популярлаштыру һәм милләтара конфликтларны профилактикалау;

- зур мәдәни, спорт һәм башка социаль әһәмиятле чараларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итү;

- гражданнарны экологик тәрбияләүгә һәм әйләнә-тирә мохитне саклау эшләрен оештыруга ярдәм итү (мәсәлән, урманнарны һәм сулыкларны чистарту, агачлар утырту буенча акцияләр);

- ирекле кан донорлыгына булышу;

- башка ирекле инициативаларны үстерүгә ярдәм итү.

 4. Программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү

 

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә:

- Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелек  (волонтерлык) хәрәкәтен үстерү өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек киңәйтеләчәк;

- Тукай муниципаль районы территориясендә яшьләрнең гамәлдәге волонтерлык инициативаларына ярдәм күрсәтеләчәк;

- гражданнарның волонтерлык эшчәнлеге мөмкинлекләре турында мәгълүматлылы артачак;

- ирекле ярдәмчелек хәрәкәтенә җәлеп ителгән яшьләр саны артачак;

- гамәлгә ашырыла торган ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) проектларының саны артачак;

- волонтерларны эшчәнлек төрләре һәм алар үткәргән чараларның сыйфаты буенча әзерләү дәрәҗәсе артачак.

 

 

 

 

                                                                                                                                                                                    

 

 

 

 

 

2024 елның ____ __________ ___ номерлы «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында иреклеле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү» муниципаль программасына 1 кушымта

 

 

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы

 

Чараның исеме

Башкару срогы

Җаваплы башкаручылар

Финанслау күләме

(мең сум)

2024 ел

2025 ел

2026 ел

1

«Күңелле валентинкалар» мөмкинлекләре чикле балалар өчен мастер-класс

Февраль

«Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» МБУ 

0

0

0

2

«Тукай муниципаль районында ирекле ярдәмчелекне үстерү проблемалары» темасына муниципаль районның җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» үткәрү

Март

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы

0

0

0

3

«Язгы игелек атналыгы» акциясен оештыру

Апрель

 

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, «Форпост» үзәге

0

0

0

4

Бөтенроссия акцияләрендә катнашу:

- Җиңү агачы,

- Георгий тасмасы,

- «Үлемсез полк»,

– «Без - Россия гражданнары»,

- «Хәтер шәме»,

- «Билгесез солдат көне

Апрель

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге

0

0

0

5

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» район социаль-патриотик акциясендә катнашу

Апрель,

Октябрь

Хәрби комиссариат, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге

0

0

0

6

«Мине искә ал» СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне кысаларында акция

Май

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, «Тукай РҮХ» ДАССУ

0

0

0

7

«Яшьләр тәмәке тартуга каршы» Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында  акция

Май

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге

0

0

0

8

Балаларны яклау көненә багышланган балалар сабантуен үткәрү

Июнь

«Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» МБУ

  Теләнче-Тамак авылы

0

10

10

9

Өлкәннәр декадасы кысаларында чараларда катнашу

Октябрь

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы

0

0

0

10

«Көзге игелек атналыгы» акциясен оештыру

Октябрь

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге

0

0

0

11

Волонтерларның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка баруы

Ноябрь

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы

0

5

5

12

Инвалидлар декадасы кысаларында чараларда катнашу

Декабрь

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, ветераннар советы

0

0

0

13

«#МыВместе» гомумроссия үзара ярдәм акциясендә катнашу

Ел дәвамында

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,  «Мәгариф идарәсе» МКУ, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге, Ветераннар советы

0

0

0

14

Мәгариф учреждениеләрендә «Волонтерлык нигезләре.  Аның үсеш перспективалары» темасына мәгърифәтчелек эшчәнлеге

Ел дәвамында

 «Мәгариф идарәсе» МКУ

0

0

0

15

Волонтерлык (ирекле ярдәмчелек) берләшмәләренең республика һәм федераль программалар буенча паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча ачык фикер алышуларда катнашуы («Безнең ишегалды», «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру», «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» һ. б)

Ел дәвамында

Волонтерлык үзәге

0

0

0

16

Балалар иҗтимагый берләшмәләренең волонтерлык (ирекле ярдәмчелек) инициативаларында катнашуы

Ел дәвамында

 «Мәгариф идарәсе» МКУ, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге,

0

0

0

17

Республика ирекле ярдәмчелек чараларында катнашу

Ел дәвамында

Волонтерлык үзәге

0

0

0

18

Иң яхшы ирекле ярдәм практикаларын, отрядларын, волонтерларны бүләкләү

Ел дәвамында

«Яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» МБУ 

0

10

10

 

Барлыгы:

 

 

0

25

25

 

pdf
Скачать текст
PDF, 5.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International