КАРАР «02» февраль 2024 ел № 322 «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«_____» февраль 2024 ел                 Яр Чаллы                            № ________

 

 

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасын раслау турында

 

«Терроризмга каршы тору турында» 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль закон, «Терроризмга каршы тору чаралары турында» Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 15 февралендәге 116 номерлы Указы нигезендә, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш буенча профилактик эшчәнлекне көчәйтү, шулай ук район территориясендә терроризм һәм экстремизм күренешләре нәтиҗәләрен киметү һәм (яки) бетерү максатында, Тукай муниципаль районы Уставы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. «2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында терроризм һәм экстремизмны профилактикалау» муниципаль программасын (алга таба – Программа) 1 кушымта нигезендә расларга.
  2.  «2021-2023 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә экстремизм һәм терроризмны профилактикалау буенча ярдәмче программаны раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 1 декабрендәге 4634 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
  3. Әлеге карар аңа кул куйган көннән үз көченә керә.
  4.  Программаны башкаручылар булып торган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бүлекләре һәм җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә чараларны үтәү буенча оештыру-гамәли чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә.
  5.  Тукай муниципаль районы финанс-бюджет палатасына бюджетны формалаштырганда, Программаны гамәлгә ашыру срокларын исәпкә алып, район бюджеты акчалары хисабына программа чараларын тормышка ашыруга финанс средстволары бүлеп бирүне күздә тотарга тәкъдим итәргә.
  6.  Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  7.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                             А.Р. Хәбибуллин

                                                                           

pdf
Скачать текст
PDF, 1.71 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International