КАРАР 06.02.2024 ел № 345 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында» 2023 елның 22 ноябрендәге 4015 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

06.02.2024 ел                                   Яр Чаллы ш.                                         № 345

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында» 2023 елның 22 ноябрендәге 4015 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

«Россия Федерациясенең аерым актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» 2023 елның 10 июлендәге 293-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2023 елның 22 ноябрендәге 4015 номерлы карарыныӊ 10 пунктына үзгәрешләр кертергә һәм түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«10. 2024 елның январеннан «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенеӊ туклану буенча җаваплы белгече Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә Социаль өлкәдә бердәм үзәкләштерелгән цифрлы платформаны (алга таба – ҮЦП) куллану юлы белән ҮЦП операторы билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру турында мәгълүмат бирүне тәэмин итә.».  

2. «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru) 3 эш көне дәвамында урнаштыруны тәэмин итәргә.

3. Карар 2024 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 599.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International