ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
06.02.2024 ел Яр Чаллы ш. № 347
«ТР Тукай муниципаль районы «Князево урта белем бирү мәктәбе» тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында» 2023 елның 12 октябендәге 3437 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетныӊ 2023 елныӊ 12 октяберендәге 3437 номерлы карары белән расланган ТР Тукай муниципаль районы «Князево урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына 1 кушымта нигезендә үзгәрешләр кертергә.
2. ТР Тукай муниципаль районы «Князево урта белем бирү мәктәбе » муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.
3. Карарның гамәлдә булуы 2024 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Муниципаль район Башкарма комитетының 2024 елның 06.02.
347 номерлы карарына 1 кушымта
2024 елның 1 январеннан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты
|
№ |
Хезмәтнең исеме |
Хезмәт бәясе (сум) |
Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы |
|
1 |
«Мәктәпкә әзерләнү» |
400,00 |
Айга 1 тапкыр (4 дәрес) |
|
2 |
«Мәктәп алдыннан» |
400,00 |
Айга 1 тапкыр (4 дәрес) |
|
3 |
«Яшь риторик» |
400,00 |
Айга 1 тапкыр (4 дәрес) |
ТР Тукай муниципаль районының
«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү
Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе»
МБГББУ директоры ______________ О.А. Дубей
«Бюджет һәм казна учреждениеләренә
хезмәт күрсәтү үзәге» МБУ
җитәкчесе урынбасары _____________ Р.Р. Йосыпова
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта
Әлеге хезмәт 6 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (8 кеше).
Бинаның мәйданы: 50,40 кв.м.
Әлеге хезмәт 6 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (8 кеше).
Бинаның мәйданы: 50,40 кв.м.
Әлеге хезмәт 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга күрсәтелә (10 кеше).
Бинаның мәйданы: 28 кв.м.
ТР Тукай муниципаль районының
«Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү
Князево урта гомуми белем бирү
мәктәбе» МБГББУ директоры ______________ О.А. Дубей