КАРАР «07» февраль 2024 ел №356 «2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ юл хәрәкәте иминлеге» комплекслы программасын раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«07» февраль 2024 ел                                                                                     №356

 

 

«2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ юл хәрәкәте иминлеге»  комплекслы программасын раслау хакында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «юл хәрәкәте иминлеге турында» 1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 6 декабрендәге ПУ-1115 номерлы Указын гамәлгә ашыру максатында

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ юл хәрәкәте иминлеге»  комплекслы программасын расларга.

2. «2023-2025 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ юл хәрәкәте иминлеге»  комплекслы программасын раслау турында» 2023 елныӊ  24 апрелендәге 1228 номерлы карар (2023 елныӊ 21 ноябрендә кертелгән үзгәрешләр белән) үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны интернет челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2024 елның _ ___________ __ номерлы карарына кушымта

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 «2024-2026 елларга

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ

юл хәрәкәте иминлеге» комплекслы программасы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                      Яр Чаллы, 2024 ел

ПРОГРАММА ПАСПОРТЫ

Программаның исеме

«2024-2026 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге» программасы

Программаны эшләү өчен нигез

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Юл хәрәкәте иминлеге турында» 1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге ПУ-1115 номерлы Указы

Программаның дәүләт заказчысы

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы

Программаны төп эшләүчеләр

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Юл хәрәкәте иминлеге фонды, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге, мәгариф бүлеге, сәламәтлек саклау бүлеге, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре бүлеге, финанс-бюджет палатасы

Программаның максатлары һәм бурычлары

Программаның максаты – юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген һәм аларның мөлкәтен саклауны тәэмин итү, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы юлларында аларның законлы хокукларын һәм имин хәрәкәт шартларын тәэмин итү. Максатка ирешү шарты булып түбәндәге бурычларны хәл итү тора:

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт системасын камилләштерү;

- транспорт чараларын йөртүчеләрне һөнәри әзерләү, яңадан әзерләү сыйфатын күтәрү;

- юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркыныч тәртибен кисәтү һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең ышанычлылыгын арттыру;

- юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауның, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру;

- транспорт чараларының конструктив һәм эксплуатацион куркынычсызлыгына, аларны тормышка ашыру механизмнарына кагылышлы таләпләрне камилләштерү;

- юл хәрәкәтен оештыруның нәтиҗәле схемаларын, методларын һәм чараларын эшләү һәм куллану;

- федераль һәм территориаль юллар челтәрендә куркыныч участокларны бетерү һәм булдырмау;

- балаларны гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрне дә (шул исәптән пенсионерларны) урамда һәм юлларда хәрәкәт итү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү системасын камилләштерү;

- авария-коткару эшләренең һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру

Программаны тормышка ашыру вакыты

2024-2026 еллар

Тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләр

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә авариянең индикатив күрсәткечләре кимү көтелә: юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгы  100 зыян күрүчегә 10нан 9,4 кә кимү.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклану дәрәҗәсен республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак күтәрергә, шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе эшчәнлеген тизлекне арттыру, узып китү, юл чатында йөрү кагыйдәләрен үтмәү кебек бозуларны ачыклауга юнәлдерергә, бу юл-транспорт һәлакәтләренең кимүенә сизелерлек йогынты ясаячак.

 Районда һәм ТР Тукай муниципаль районы юлларында автомобиль транспорты өлкәсендә авариялелек дәрәҗәсенең һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санының 15-20% ка кимүе

Программаның төп чаралары

Муниципаль дәрәҗәдә юл хәрәкәте иминлеге белән идарә итү структураларын камилләштерү, Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге идарәсе дәүләт системасының хокукый һәм мәгълүмат базасын камилләштерү.

Юл хәрәкәте иминлеге проблемалары буенча максатчан мәгълүмати-пропаганда кампанияләре үткәрү, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен даими яктырту.

Балалар һәм яшүсмерләрнең транспорт культурасын тәрбияләү һәм куркынычсыз тәртипкә өйрәтүнең яңа формаларын һәм ысулларын эшләү һәм гамәлгә кертү, автотранспорт профилендәге спорт картинг-клублары, балалар яшүсмерләр автомәктәбе челтәрен булдыру.

Машина йөртүчеләрне әзерләү системасын камилләштерү, автотранспорт чараларын йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү һәм әзерләү буенча алдынгы технологияләр үзәген булдыру.

Контроль-күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге системасын камилләштерү, тиз йөрешле хәрәкәт режимын контрольдә тоту өчен техник чаралар һәм җиһазлар кертү, техник карау чараларын гамәлгә кертү

Программаның ярдәмче программалары һәм төп чаралары үтәлешен оештыру өчен җаваплылар

Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Яр Чаллы шәһәренеӊ эчке эшләр идарәсе ЮХИДИ каршындагы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт максатчан бюджет фонды, Тукай районы үзәк хастаханәсе, гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре идарәсе

Финанслау күләме һәм чыганаклары

Программаны финанслауның гомуми күләме 13 704,00  мең сум тәшкил итә, шул исәптән:

- район бюджеты һәм авыл җирлеге бюджеты акчалары хисабына:

2024 елга – 4 568,00 мең сум;

2025 елга – 4 568,00 мең сум;

2025 елга – 4 568,00 мең сум

Программаң үтәлешен контрольдә тотуны оештыру системасы

Программа чараларының үтәлешен ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе контрольдә тота

 

 

КЕРЕШ

 

Әлеге Программа «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Юл хәрәкәте иминлеге турында» 1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге ПУ-1115 номерлы Указы нигезендә эшләнде.

Әлеге программа юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген һәм аларның мөлкәтен саклауны тәэмин итү, ТР Тукай муниципаль районы юлларында аларның законлы хокуклары гарантияләрен арттыру максатларында эшләнде.

Әлеге программа түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән:

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру;

- юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркыныч тәртибен кисәтү һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең ышанычлылыгын арттыру;

- юл хәрәкәтен оештыруның нәтиҗәле схемаларын, методларын һәм чараларын эшләү һәм куллану;

- район юлларында куркыныч участокларны бетерү һәм булдырмау;

- авария-коткару эшләренең һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру.

 

ПРОБЛЕМАНЫҢ ТОРЫШЫ ҺӘМ АНЫ ХӘЛ ИТҮ КИРӘКЛЕГЕН НИГЕЗЛӘҮ

 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында юлларның озынлыгы 1 220,59 км тәшкил итә: федераль юллар - 11,9 км, территориаль - 376,39 км, башкалары - 832,3 км.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегендә штат буенча 6 хезмәткәр, 4 муниципаль хезмәткәр исәпләнә:

бүлек башлыгы – 1 берәмлек;

ЮХИ буенча өлкән дәүләт инспекторы – 1 берәмлек;

административ законнарны үтәү буенча инспектор – 1 берәмлек;

юл-пост хезмәте төркеме – 6 берәмлек.

муниципаль хезмәткәрләр – 4 берәмлек.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлегенә 4 хезмәт машинасы беркетелгән:

- Лада Приора, г/н А4016/16;

- Лада Приора, г/н А4375/16;

- Лада Приора, г/н А4546/16.

ЮХИДИ бүлегендә автомобиль юлларының торышын һәм транспорт чараларының техник торышын контрольдә тоту өчен кулланыла торган 8 прибор бар:

- 1 юл рейкасы;

- 1 курвиметр;

- 2 люксметр, кулланылмый;

- 1 борылыш почмагын үлчәгеч (люфтомер);

- 1 штангенциркуль;

- 1 тормоз приводын тикшерү җайланмасы;

- 1 эшкәртелгән газларның төтенлеген үлчәгеч.

ДПС  линиясе буенча 5 прибор:

- 2 яктылык үткәрүне үлчәгеч «Тоник – Мета»;

- 1 алкотектор «Юпитер»;

- 2 алкотектор «Про 100».

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге ТР Тукай муниципаль районы буенча Эчке эшләр бүлеге бинасында урнашкан.

 

  1. Авариялелек торышы

 

2019 елдан 2023 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча автомобиль транспорты өлкәсендә аварияләргә анализ

 

2019

2020

2021

2022

2023

Юл-транспорт һәлакәте (саны)

104

87

86

78

74

Һәлак булды (кеше)

16

10

15

15

4

Яраланган (кеше)

157

115

137

108

18

 

1.2. Атна көннәре буенча юл-транспорт һәлакәтләренә анализ

 

 

2019

2020

2021

2022

2023

дүшәмбе

10-1-17

10-2-13

7-2-8

9-0-14

10-0-22

сишәмбе

14-4-17

11-2-11

7-0-7

11-1-15

8-2-11

чәршәмбе

11-3-19

7-1-8

10-4-12

9-5-11

8-0-11

пәнҗешәмбе

14-1-23

10-0-15

10-2-15

11-1-14

7-0-11

җомга

17-2-20

23-3-35

15-2-23

12-4-16

14-0-16

шимбә

17-2-25

10-2-11

16-2-28

10-0-17

14-2-17

якшәмбе

21-3-36

16-0-22

21-3-44

16-4-21

13-0-30

Барлыгы

104-16-157

87-10-115

86-15-137

78-15-108

74-4-118

 

Искәрмә: 10-0-12.

10 - юл-транспорт һәлакәтләре булды,

0 - кеше һәлак булды,

12 - зыян күрде.

 

1.5 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы буенча балалар травматизмын профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча чаралар

 

Өстәмә белем бирү учреждениеләре

Колачлау 3 елга

Чара

Программалар

 

 

 

 

 

2021

2022

2023

 

 

«Мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль мәгариф учреждениесе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Берләшмәләр:

«Яшь  инспекторлар хәрәкәте»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

490

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

551

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

879

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- «Игътибар - балалар» (беренче сыйныф укучылары - җәяүле) юл хәрәкәте иминлеге декадасына багышланган профилактик чаралар, «Юлларда иминлек» инструктажлары үткәрү. 

- «Яшел ут», 

«Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килеп җитәргә  ярдәм ит» акцияләре.

- Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көнен үткәрү кысаларында профилактик чаралар. 

- «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә 1-9 сыйныф укучыларының бөтенроссия онлайн-олимпиадасы.

- «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә» яшь  инспекторлар хәрәкәте  агитбригадасы чыгышы.

- «Зур шәһәр җәяүлеләре» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль-танып белү уены.

- «Көзге каникуллар. Шофер, игътибарлы бул!» акциясе.

- Көнкүрештә, җәмәгать урыннарында, табигатьтә куркынычсызлык атнасы. 

- Юл-транспорт һәлакәтләрен, хокук бозуларны профилактикалау буенча район, республика рәсем конкурслары. 

- «Безопасное колесо» республика конкурсы. 

- «Мин мәктәп укучысы» республика видеороликлар конкурсы.

- ЮХИДИ вәкилләре, полициянең участок вәкаләтлеләре, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары катнашында ата-аналар җыелышлары.

- Юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау, хокук бозуларны профилактикалау буенча сыйныф сәгатьләре, профилактик әңгәмәләр, викториналар,  ачык чаралар.

 

- «Игътибар – яшүсмер» комплекслы программасы 

 

- «Кечкенә җәяүле» эш программасы 

 

 

 

 

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып тора:

- юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм һава-метереологик шартларны үтәмәве;

- машина йөртүчеләрне әзерләү процессы белән төгәл, бердәм идарә итү булмау аларның әзерлек дәрәҗәсенә һәм сыйфатына карата оптималь таләпләр тәэмин итми;

- машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатына һәм юл хәрәкәтендә  башка катнашучыларның юлларда үз-үзләрен тотышы культурасына карата таләпләрне арттыру укыту һәм тәрбияләү структурасында, формаларында һәм ысулларында адекват үзгәрешләр белән, мәгариф учреждениеләренең төп массасы педагогик кадрлар составын яхшырту белән бергә алып барылмый;

- халыкның юлларда үз-үзеңне тоту культурасының үзгәрүче юл хәрәкәте шартларына туры килмәве;

- машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимнарын үтәүне контрольдә тотуны камилләштерү;

- юлларның сыйфаты канәгатьләнерлек булмау.

Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, авариялелек торышына хокукый нигилизм һәм куркынычсызлык таләпләренә битарафлык күрсәтү төп йогынты ясый. Сораштырылган шәхси транспорт йөртүчеләрнең якынча 30%ы үз гамәлләрен юл хәрәкәтендә катнашучыларның башка мәнфәгатьләренә туры китерми, 40%ы гадәт буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза, чөнки юлда беркайчан тәртип сакламый, 35%ы юл ситуациясе (юлның начар торышы, хәрәкәтне оештырудагы җитешсезлекләр, транспорт агымының югары тыгызлыгы һәм интенсивлыгы) юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга мәҗбүр иткән, дип саный,  13%ы юл хәлен кисәтү һәм 5%ы машина йөртүченең игътибары читкә юнәлү дип раслый. Сораштырылучыларның 28%ы кайчан да булса исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән, аларның 25%ы, транспорт руле артына утырганда, сизмәсләр һәм җәзага тартмаслар дип өметләнгән, 20%ы машина йөртү сыйфатына һәм юл хәлен бәяләүгә алкоголь йогынты ясамаячак, дип санаган.

Моннан тыш, җәмәгатьчелек фикерен сораштыру бүгенге көндә машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр бик киеренке булуын күрсәтә. Юл хәрәкәтендә катнашучы бу төркемнәрнең үзара каршы торуы, кагыйдә буларак, юлларда куркыныч хәл тудыруга һәм әлеге төркемнәр арасындагы юл-транспорт һәлакәтләренең шактый өлешендә үлемгә китерә.

Җәяүлеләр тарафыннан җәрәхәтләнүгә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен төп бозулар булып машина йөргән җирдә билгеләнмәгән урында юл аша чыгу, көйләү сигналлары таләпләрен бозу, җәяүлеләрнең юлның машина йөрү өлешенә исерек хәлдә чыгуы тора. Җәяүлеләр кичүе булмаган урыннарда юлларны чыгу – иң зур куркыныч. Җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның объектив сәбәпләре:

- җәяүлеләр кичүләренең җитәрлек булмавы;

- төзекләндерелгән тукталыш мәйданчыклары булмау;

- җәмәгать транспорты тукталу урыннарында «Автобус тукталышы урыны» юл билгеләре булмау;

- юл чатлары зонасында «Төп юл», «Юл бирегез» юл билгеләре булмау.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү проблемасы халыкның иң киң катламнары, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алмыйча хәл ителә алмый. Социаль-психологик системалар, шул исәптән дини укулар, төрле рухи концепцияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр нигезендә халыкның киң массаларының үз-үзләрен тотышы формаларын һәм иҗтимагый аңын формалаштыру тәҗрибәсе кешеләрнең үз-үзләрен тотышы хакында массакүләм үзгәрешләргә исәп тотарга мөмкинлек бирә. Социаль-психологик системалар, шул исәптән дини укулар, төрле рухи концепцияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр нигезендә халыкның киң массаларының үз-үзләрен тотышы формаларын һәм иҗтимагый аңын формалаштыру тәҗрибәсе кешеләрнең үз-үзләрен тотышы хакында массакүләм үзгәрешләргә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Халык белән пропаганда-аңлату эшләре,  балалардан башлап, даими алып барылырга тиеш һәм барыннан да элек юл хәрәкәтендәге вакыйгаларның тискәре нәтиҗәләренә бәйле потенциаль куркынычны аңлауга, юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә нормаларны, кагыйдәләрне һәм стандартларны бозучыларга карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән булырга тиеш. Моннан чыгып, юл хәрәкәтендә кешеләрнең хокукый тәртибен формалаштыру юнәлешләрен билгеләгәндә, халыкның төрле социаль һәм яшь категорияләренә юнәлдерелгән дифференциацияләнгән пропаганда үткәрелергә тиеш.

Авариялелек дәрәҗәсен, китерелгән кеше һәм матди югалтуларны бары тик дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан бөтен халыкның актив ярдәме белән законнар чыгару, икътисадый, техник һәм тәрбия характерындагы чаралар комплексын гамәлгә ашырганда гына киметергә мөмкин.

Юл хәрәкәтендә катнашучылар белән эшләүдә дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча юлларда халыкның үз-үзен тотышы культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән проектны тормышка ашыру ТР Тукай муниципаль районында авариялелек дәрәҗәсен  уртача 15-20%ка киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыянны каплауга матди чыгымнарны киметәчәк.

 

ПРОГРАММАНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

 

Программаның максаты булып гражданнарның сәламәтлеген һәм аларның мөлкәтен саклауны тәэмин итү, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы юллары буенча имин хәрәкәт итү шартларына аларның законлы хокукларын гарантияләү тора. Максатка ирешү шарты булып түбәндәге бурычларны хәл итү тора:

- районда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру;

- юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркыныч тәртибен кисәтү һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең ышанычлылыгын арттыру;

- юл хәрәкәтен оештыруның нәтиҗәле схемаларын, методларын һәм чараларын эшләү һәм куллану;

- район юлларында куркыныч участокларны бетерү һәм булдырмау;

- авария-коткару эшләренең һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру.

 

ПРОГРАММАНЫҢ ТӨП ЧАРАЛАРЫ. ПРОГРАММА ЧАРАЛАРЫНЫҢ (БҮЛЕКЛӘРНЕҢ) СИСТЕМАСЫ

 

Программаның максатына 5 максатчан проект белән тәкъдим ителгән программа чаралары комплексын тормышка ашыру нигезендә ирешү күздә тотыла:

 

1 проект. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү белән идарә итүнең муниципаль системасын камилләштерү

Проектның төп максаты булып ТР Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру тора.

Чаралар планында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү белән идарә итү системасын алга таба камилләштерү каралган. Бу бурыч хәзерге вакытта аеруча актуаль. Әлеге проект кысаларында район дәрәҗәсендә идарә структураларын камилләштерү, юл хәрәкәте иминлеге белән идарә итүнең дәүләт системасын хокукый һәм мәгълүмати тәэмин итү буенча чаралар комплексын (түбәндә китерелгән) тормышка ашыру күздә тотыла.

Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм оештыруга карата таләпләрне билгеләүче, әлеге таләпләрне тормышка ашыру тәртибен һәм аларны бозган өчен җаваплылыкны билгеләүче норматив базаны камилләштерү буенча эш алып бару планлаштырыла. Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылачак.

Юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен киметү өчен, проектта авария-коткару эшләренең оперативлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыру чараларын гамәлгә ашыру каралган.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләрне булдырмау максатыннан, автотранспорт предприятиеләре тарафыннан өстәмә рәвештә түбәндәге чаралар эшләнде:

1. Начар климат шартларында машина йөртүчеләрнең эшенә ныклы контроль, яшь машина йөртүчеләрнең мөстәкыйль эшләвен, аларның машина йөртү күнекмәләрен тикшерүне тәэмин итүне контрольдә тоту оештырылган.

2. Юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү күнекмәләре буенча йөртүчеләрнең белемнәрен өстәмә тикшерүләр үткәрелә.

3. Ял көннәрендә, төнлә һәм эштән тыш эшләрдә 3 айдан да ким эш стажы булган йөртүчеләрне эшкә җәлеп итү тыела.

4. Хәрәкәттәге составка техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау сыйфатын контрольдә тоту тәэмин ителгән.

5. Куркыныч участокларда хәрәкәт режимнарын үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде.

6. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча инженерлар, машина йөртүчеләр-остазлар белән инструктив-методик киңәшмәләр, семинарлар үткәрелә.

7. Барлык юл-транспорт һәлакәтләре дә тикшерелә.

8. Район пассажир транспорты юлының йөрү өлеше һәм тукталыш мәйданчыклары торышы буенча белешмә төзелә.

Һәр транспорт предприятиесендә күчмә составны ремонтлау, линиягә чыгарганда һәм предприятиегә кайтканда аның техник торышы, күчмә составны экипировкалау, машина йөртү составына яңа медицина таныклавы, рейс алды һәм рейстан соң контроль тикшерү, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәү өчен җавап бирүче структуралар бар. Кышкы һәм җәйге эш шартларына күчкәндә сезонлы инструктажлар үткәрелә. Машина йөртүчеләр составына юл-транспорт һәлакәтләренең барлык очраклары һәм сәбәпләре дә хәбәр ителә.

Белгечләр бәяләвенчә, әлеге проект чараларын гамәлгә кертү аварияләрнең гомуми дәрәҗәсен киметергә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын 15-20% ка киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

2 проект. Юл хәрәкәтендә катнашучылар белән эшләүдә дәүләт сәясәтен камилләштерү

«Юл хәрәкәтендә катнашучылар белән эшләүдә дәүләт сәясәтен камилләштерү» икенче этап проектында максатчан мәгълүмати-пропаганда кампанияләре ярдәмендә юл хәрәкәте иминлеге проблемасы буенча җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру, халыкны укытуның нәтиҗәле методларын кертү буенча эш дәвам итәчәк, шул исәптән балалар һәм яшүсмерләр белән юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш көчәйтеләчәк. Машина йөртүчеләрнең һөнәри ышанычлылыгын арттыру буенча чаралар каралган. Аларның төп өлешләре булып машина йөртүчеләрне әзерләү системасын камилләштерү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучы машина йөртүчеләр белән профилактик эш алып бару, йөртүчеләргә психофизиологик диагностика үткәрү нигезләрен булдыру тора.

Проектның төп максаты булып юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркыныч тәртибен кисәтү һәм транспорт чараларын йөртүчеләрнең һөнәри ышанычлылыгын арттыру тора.

Проект кысаларында массакүләм мәгълүмат чараларын файдаланып, юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсыз тәртибен формалаштыруга, табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү методларына һәм юл хәрәкәтенең хокукый мәсьәләләренә юнәлдерелгән чаралар комплексын, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеген оештыру һәм тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими мәкаләләр циклын, юл хәрәкәте иминлеге торышын аңлату һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында белгечләр чыгышлары күздә тотыла.

Массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча махсус пропаганда кампанияләрен оештыру һәм үткәрү күздә тотыла. Бу кампанияләр контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеге белән яраштырылырга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышын максатчан контрольдә тотуны гамәлгә ашырырга тиеш.

Әлеге чараларны тормышка ашыру халыкның игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемасына җәлеп итүне, үткәрелә торган чараларга иҗтимагый ярдәм күрсәтүне һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларда куркынычсызлык стандартларын формалаштыруны тәэмин итәргә тиеш.

Проектта юл хәрәкәтендә аеруча якланмаган катнашучыларга, балаларга, яшүсмерләргә, шулай ук пенсионерларга аерым игътибар бирелә. Балаларны һәм яшүсмерләрне транспорт культурасына өйрәтүнең һәм тәрбияләүнең юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен һәм белемнәрен актив, иҗади яктан үзләштерүне тәэмин итә торган яңа, нәтиҗәлерәк формаларын һәм ысулларын кертү каралган: юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы рәсем һәм плакат конкурсы үткәрү, автотранспорт профилендәге спорт клубларын, урта белем бирү мәктәпләре каршындагы велошәһәрчекләр төзү каралган. Балаларны юл хәрәкәте иминлегенә өйрәтү буенча укытучылар өчен махсус рекомендацияләр чыгару планлаштырыла

Проектта каралган мөһим юнәлешләрнең берсе булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр белән  профилактик эш алып бару тора.

Исерек хәлдә ясалган юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү өчен машина йөртүчеләргә рейс алды тикшерүе үткәрергә кирәк. Рейс алды тикшерүе Яр Чаллы медицина көллиятендә махсус белем алучы медицина персоналы тарафыннан уздырыла. Көтелгән нәтиҗә – исерек хәлдә ясалган юл-транспорт һәлакәтләренең кимүе.

Юл-транспорт һәлакәте урынында беренче булып ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм автотранспорт йөртүчеләре була. Зыян күргәннәргә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук машина йөртүчеләр беренче ярдәм күрсәтүнең билгеле бер күнекмәләренә ия булырга тиеш. Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укуларны  Тукай районы үзәк хастаханәсе үткәрә, укыту программасы 16 сәгатькә исәпләнгән.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, проектта балаларны һәм яшүсмерләрне транспорт культурасына өйрәтүнең һәм тәрбияләүнең юлларда һәм урамнарда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен һәм белемнәрен актив, иҗади яктан үзләштерүне тәэмин итә торган яңа, нәтиҗәлерәк формаларын һәм ысулларын кертү каралган.

Белгечләр бәяләвенчә, әлеге проект чараларын гамәлгә кертү аварияләрнең гомуми дәрәҗәсен киметергә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын 15-20 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

3 проект. Юл хәрәкәтен оештыруны һәм шартларын камилләштерү

Әлеге проектның төп максаты булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында юл хәрәкәте оештыруның тагын да нәтиҗәлерәк схемаларын, методларын һәм чараларын эшләү һәм куллану,  юл хәрәкәте шартларын камилләштерү юлы белән юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычын киметү тора. Куелган максатка ирешү чарасы булып юллардагы куркыныч участокларны һәм куркыныч хәрәкәт шартларын бетерү һәм кисәтү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру тора.

«Татавтодор» АҖнең Түбән Кама филиалы 376,39 км территориаль автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Районның гамәлдәге автомобиль юллары челтәре нигездә формалашкан. Әмма күп кенә параметрлар буенча ул автомобиль хәрәкәтенең барлык үсә баручы таләпләренә туры килми, шуңа күрә транспорт чыгымнарын бөтен яклап киметү бурычы белән беррәттән, районда гамәлдәге автомобиль юллары челтәрен камилләштерү эше дә дәвам ителергә тиеш, ул теләсә нинди хуҗалык элемтәләрен гамәлгә ашырганда уңайлыкның һәм рентабельлекнең гарантияләнгән дәрәҗәсен тәэмин итәчәк.

Анализ мәгълүматлары буенча 832,3 км җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары (поселок эчендәге) күчеш тибындагы өслеккә ия. Бу юллар ныклык күрсәткечләре һәм автомобиль транспорты хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча төзелеш нормаларының һәм кагыйдәләренең заманча таләпләренә конструктив туры килми.

Шулай итеп, районда күчмә типтагы юллар саны шактый. Барлык торак пунктлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә каты өслекле юллар белән тәэмин ителмәгән. Шуңа күрә программа чаралары юл шартларын гомуми яхшыртуга һәм юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участокларын бетерүгә ярдәм итә.

Гамәлдәге юлларны гомуми яхшырту аларга шундый форма бирүгә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләренә туры килә торган хәрәкәтне җайга салуны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтләренең, шул исәптән аеруча авыр нәтиҗәләрнең сәбәпләр структурасында машина йөртүчеләрнең аруы мөһим факторларның берсе буларак, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимнарын үтәүгә контрольне камилләштерүне таләп итә. Нәтиҗәле контрольне гамәлгә ашыру транспорт чараларын хәрәкәт параметрларын теркәү җайланмалары белән техник җиһазландырганда мөмкин булачак.

Белгечләр бәяләвенчә, әлеге проект чараларын гамәлгә кертү аварияләрнең гомуми дәрәҗәсен киметергә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын 15-20 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

4 проект. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү

Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча нәтиҗәле чараларның берсе булып контроль-күзәтчелек эшчәнлеген активлаштыру тора. Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге түбәндәгеләрне үз эченә ала: юл хәрәкәтендә катнашучыларның эшчәнлеген (юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәү) контрольдә тоту; тимер юл аркылы чыгу урыннарын һәм юлларны, ясалма корылмаларны карап тотуны һәм линиягә чыгучы транспортның төзеклеген контрольдә тоту.

Контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең мөһимлеген исәпкә алып, чаралар планына әлеге проект кертелде. Әлеге проектның төп чаралары контроль-күзәтчелек органнарының үзара хезмәттәшлеге системасын камилләштерү, тиз йөрешле хәрәкәт режимына, куркыныч юл участокларының транспорт-эксплуатация торышына, авыр транспорт чаралары хәрәкәтенә контроль өчен техник чаралар һәм җиһазлар кертү, Дәүләт техник каравын үткәргәндә техник диагностика чараларын гамәлгә кертү буенча эшләрне башкаруны күз алдында тота.

Проектның төп максаты булып хокукый, оештыру, мәгълүмати һәм техник тәэмин итүне камилләштерү юлы белән, контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру хисабына аварияләрне киметү тора.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

- юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә ведомствоара компетенциягә ия контроль-күзәтчелек органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеге системасын булдыру.

Юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участокларын бетерүгә һәм юл шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программаның беренче этабы чаралары шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участокларында һәм башка потенциаль куркыныч участокларда юл эшләрен башкарганда алга таба да үсеш алды, автомобиль юлларында куркынычсыз транспорт развязкасын урнаштыру каралган. Юл-транспорт һәлакәтләрен ачыклауның һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүнең мәгълүмати системасын алга таба үстерү, шулай ук госпитальгә кадәрге этапта медицина ярдәме күрсәтү системасын үстерү күздә тотыла;

- гамәлдәге законнарга, башка норматив хокукый актларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә кагыйдәләр, стандартлар, техник нормалар һәм башка норматив документлар эшләү, машина йөртүчеләргә транспорт чаралары белән идарә итү хокукы алу һәм укыту; пассажирлар йөрткәндә һәм йөк ташыганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, транспорт һәм юл хуҗалыгы объектларын, продукциясен һәм хезмәтләрен мәҗбүри сертификацияләү; юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә бәйле эшчәнлекне лицензияләү;

- юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү оператив-техник чараларны, машина йөртүчеләрне әзерләү һәм аларның торышын, транспорт чараларын эксплуатацияләү, юллар төзү һәм эксплуатацияләүне диагностикалау приборларын һәм чараларын эшләү һәм кертү.

Юлларның һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен куркыныч, зур габаритлы һәм авыр йөкләр ташуны контрольдә тоту буенча нәтиҗәле чаралар системасын эшләргә һәм юл челтәрен үлчәү контроле пунктлары белән тәэмин итәргә кирәк.

Бу өлкәдә тизйөрешле хәрәкәт режимнарына, машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешларын һәм мотошлемнарны куллануга контрольне көчәйтү, исерек яисә наркотиктан исергән хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклау буенча бурычлар өстенлекле булып тора. Транспорт чараларының техник торышын тикшерү өчен станцияләрне контроль-диагностика җайланмалары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Тулаем алганда, контроль-күзәтчелек органнарының юл хәрәкәте буенча эшен камилләштерү түбәндәгеләрне үз эченә ала:

- хәрәкәт куркынычсызлыгы өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек системасын камилләштерү буенча норматив-хокукый һәм оештыру документларын эшләү һәм раслау;

- ЮХИДИ бердәм мәгълүмати-эзләү системасын кертү;

- автотранспорт чаралары хәрәкәтен мониторинглау һәм анализлау системасын оештыру, транспорт хәрәкәте тыгыз участокларны, концентрация урыннарын ачыклау;

- кышкы чорда юлларны карап тотуны оештыруны, контрольдә тотуны һәм техник тәэмин итүне камилләштерү;

- дәүләт техник карау станцияләре контролерларын әзерләү һәм яңадан әзерләү программасын эшләү һәм тормышка ашыру;

- социаль мәсьәләләрне хәл итү (ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен торак төзү һәм сатып алу, ЮХИДИ ветераннарына матди ярдәм күрсәтү һ.б.)

Хезмәткәрләрнең контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәлелеге аларның техник тәэмин ителеше дәрәҗәсенә бәйле.

Шуңа бәйле рәвештә проектта контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең матди-техник базасын камилләштерү буенча чаралар планлаштырылган:

- диагностика җиһазлары сатып алу;

- районның ЮХИДИ бүлекчәләрен махсус техника белән тәэмин итү һ.б.

Белгечләр бәяләвенчә, әлеге проект чараларын гамәлгә кертү аварияләрнең гомуми дәрәҗәсен киметергә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санын 10-20 процентка киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

5 проект. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре

Программа чараларын тормышка ашыруның югары нәтиҗәлелегенә ирешү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эш сыйфатын арттыру өчен, юл хәрәкәте иминлеге район системасының бөтен эшчәнлеге юл хәрәкәтен оештыру турында иң заманча белемнәргә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү эшен камилләштерү, юл челтәрен формалаштыру, транспорт хәрәкәте иминлеге һәм башка белем өлкәләре арасында үзара бәйләнешкә нигезләнергә тиеш.

Шуңа бәйле рәвештә программага әлеге проект кертелгән, аның максаты - әлеге программа чараларын гамәлгә ашыру механизмнарына методик ярдәм күрсәтү. Юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнни тикшеренүләр гамәли булып тора. Алар юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауда яки аларның санын киметүдә нәтиҗәле булырга мөмкин, дип санала. Әгәр дә юл-транспорт һәлакәтләре мөһим социаль-икътисадый проблема дип танылмаса, фәнни тикшеренүләрне аклау кыенрак булыр иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фәнни тикшеренүләрнең беренче максаты юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау түгел, ә белем алу. Әмма бу белемнәр юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауда әһәмиятле булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, шуны ышанып әйтергә була: фәнни тикшеренүләрнең сыйфаты югарырак булган саен, аның карарлар кабул итүгә йогынтысы зуррак.

Бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләренең нигезе булып, мәсәлән, түбәндәгеләр тора:

- аеруча авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен комплекслы тикшерү;

- юл-транспорт һәлакәтләренең торышы һәм проблемалары мониторингы;

- иҗтимагый фикер мониторингы;

- юл-транспорт һәлакәтләре күрсәткечләрен дәүләт исәбенә алу системасын камилләштерү буенча методик рекомендацияләр эшләү;

- юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүчеләрне яңадан әзерләү буенча укыту-программа документациясен эшләү;

- авто/транспорт чараларын  йөртүчеләрен әзерләүче укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча уку-укыту планнарын һәм программаларын эшләү;

- автотранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләүнең инновацион технологияләрен эшләү;

- хәзерге вакытта психологик аспектларны исәпкә алмыйча, җәмгыять эшчәнлегенең бер генә өлкәсендә дә нәтиҗәләргә ирешеп булмый.

Юл хәрәкәте өлкәсе дә искәрмә булып тормый, аның уңышы күп очракта кешегә, аның осталыгына, күнекмәләренә, психика үзенчәлекләренә һәм халәтенә бәйле. Барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 3/4 транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән, аларның табигый яки хезмәт эшчәнлеге барышында алынган психофизиологик сыйфатларына, агымдагы психик яки физик халәте бозылуга, психик эшчәнлек процессында тоткарлыкларга бәйле хаталары нәтиҗәсендә килеп чыга.

Транспортта аварияне киметүгә юнәлдерелгән иң нәтиҗәле чараларның берсе – йөртүче һөнәренә кандидатларны да, аларның эш үзенчәлекләрен билгеләгәндә (такси, автобуслар, йөк транспорты, куркыныч яки аеруча кыйммәтле йөк ташу, еракка ташу һ.б.) машина йөртүчеләрне дә психофизиологик сайлап алу. Галимнәр тарафыннан машина йөртүче өчен һөнәри яктан мөһим булган сыйфатлар ачыкланган, аларга шөгыльләнеп ирешеп булмый, компенсацияләнми һәм аларның булмавы машина йөртүче булу мөмкинлеген шик астына куя. Алдынгы автомобиль илләренең транспорт психологлары бәяләвенчә, психофизиологик сайлап алуны кертү юл-транспорт һәлакәтләре санын 20%ка киметергә мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гамәлдәге кадрлар агентлыклары инде хәзер үк персоналны, шул исәптән машина йөртүчеләрне сайлау буенча хезмәт тәкъдим итә. Шул ук вакытта алар психологик портрет төзү белән генә чикләнәләр, бу машина йөртүчеләр өчен җитәрлек түгел, чөнки безне, барыннан да элек, аның командада нинди булуы түгел, ә юл-транспорт һәлакәтенә эләгү ешлыгы кызыксындыра.

Эшкә урнашканда психодиагностика кертү шулай ук уңай фактор булып тора, ул машина йөртүчеләрнең җаваплылыгын һәм дисциплинасын арттыра, кадрлар агымын киметә, бу юл-транспорт һәлакәтләрендә чагылыш тапмый калмый.

 

3. ПРОГРАММАНЫ ФИНАНСЛАУ

 

Программаны финанслауның гомуми күләме 15 210,00 мең сум тәшкил итә, шул исәптән:

  • җирле бюджет һәм авыл җирлекләре бюджеты хисабына – 115 210,00 мең сум.  

Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслар белән идарә итүче булып Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тора; муниципаль бюджетлардан - Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре башлыклары; юл хәрәкәте иминлеге фондыннан - Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе. Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы фараз күрсәткечләреннән тыш алынган керемнәрне юл хәрәкәте иминлеге буенча программа чараларын финанслауга җибәрә. Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгына, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына ел саен тиешле елга бюджет формалаштырганда, бюджет мөмкинлекләрен исәпкә алып, финанслау күләмен ачыкларга кирәк.

Дәүләт заказчылары - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы; Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләре администрацияләре; Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бүлеп бирелгән акчаларны үзләштерү буенча финанс сәясәтен гомуми координацияләүне гамәлгә ашыралар.

 

ПРОГРАММАНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ МЕХАНИЗМНАРЫ. АНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ БАРЫШЫН КОНТРОЛЬДӘ ТОТУНЫ ҺӘМ ИДАРӘ ИТҮНЕ ОЕШТЫРУ

 

Әлеге программа, Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чаралары турында» 2014 елның 6 декабрендәге ПУ-1115 номерлы Указын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» республика ярдәмче программасының дәвамы булып тора һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында» 2005 елның 21 июлендәге 94-ФЗ номерлы Федераль закон һәм Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә гамәлгә ашырыла.

Программаны тормышка ашыру белән идарә итү формалары һәм методлары дәүләт заказчылары - Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы (Татарстан Республикасы бюджеты), республика районнары һәм шәһәрләре администрацияләре (җирле бюджетлар), Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе (Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге фонды) тарафыннан билгеләнә. Дәүләт заказчыларына фараз күрсәткечләреннән тыш алынган керемнәрне Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге буенча программа чараларын финанслауга юллау рөхсәт ителә.

Программаны гамәлгә ашыру эшләрен оештыру өчен, программа чараларын үтәүне оештыруга җаваплы һәм дәүләт заказчысы җитәкләгән министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләреннән торган ведомствоара координация советы төзелә.

Программа чараларын гамәлдәге законнар нигезендә дәүләт контрактлары нигезендә тормышка ашыру күздә тотыла. Программа буенча төзелә торган барлык объектлар да программа объектлары дәүләт реестрында теркәлә һәм исәпкә алына. Объектларны төзү процессы һәм дәүләт контрактлары буенча бюджет акчаларын тоту тәртибе дәүләт заказчылары тарафыннан контрактка кул куйганнан соң һәм эшләрне тулысынча тәмамлауга кадәр контрольдә тотыла.

Программаны финанслау тәртибе һәм аны үтәүгә чыгымнарны, шулай ук бүлеп бирелгән акчалардан файдалану турындагы хисапны исәпкә алу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы норматив документлары белән билгеләнә. Программаның үтәлешен дәүләт заказчылары контрольдә тота.

Дәүләт заказчылары билгеләнгән тәртиптә статистик күзәтүнең гамәлдәге формалары буенча хисап бирәләр.

Программа чараларының үтәлешенә гомуми контрольне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе гамәлгә ашыра. Агымдагы контрольне Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы ведомствоара координацияләү советы гамәлгә ашыра

Дәүләт заказчылары ел саен 1 февральгә кадәр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясенә программаның үтәлеше һәм финанс чараларын куллануның нәтиҗәлелеге турында докладлар тапшыралар.

 

ТРАНСПОРТ ЧАРАЛАРЫ ХУҖАЛАРЫНЫҢ ГРАЖДАНЛЫК ҖАВАПЛЫЛЫГЫН ИМИНИЯТЛӘШТЕРҮ

 

Зыян күрүчеләр транспорт чараларыннан файдаланганда, аларның тормышына, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә китерелгән зыянны каплау хокукларын яклау максатында, күрсәтелгән федераль закон белән транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүнең (алга таба – мәҗбүри иминиятләштерү) хокукый, икътисадый һәм оештыру нигезләре билгеләнә.

Мәҗбүри иминиятләштерүнең төп принциплары булып тора:

- күрсәтелгән федераль законда билгеләнгән чикләрдә зыян күрүчеләрнең тормышына, сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә китерелгән зыянны каплау гарантиясе;

- транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерүнең гомуми һәм мәҗбүри булуы;

- Россия Федерациясе территориясендә күрсәтелгән Федераль закон белән билгеләнгән гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү бурычын үтәмәгән транспорт чараларын кулланмау, транспорт чаралары хуҗаларының юл хәрәкәте иминлеген арттыруда икътисадый кызыксынуы.

Транспорт чаралары хуҗалары элеге Федераль законда билгеләнгән шартларда, тәртиптә һәм аның нигезендә иминиятләүчеләр сыйфатында транспорт чараларыннан файдаланганда башка затларның тормышына, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян килү нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган гражданлык җаваплылыгын үз хисабына иминиятләштерергә тиеш.

Мәҗбүри иминият килешүе төзелә торган шартлар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан чыгарыла торган мәҗбүри иминиятләштерү кагыйдәләрендә булган мәҗбүри иминият шартнамәсенең типлаштырылган шартларына туры килергә тиеш.

Транспорт чарасы хуҗасының Россия Федерациясе территориясендә транспорт чарасыннан файдаланганда зыян күрүчеләрнең тормышына, сәламәтлегенә яисә мөлкәтенә зыян килү аркасында барлыкка килгән йөкләмәләр буенча гражданлык җаваплылыгы куркынычы белән бәйле мөлкәт мәнфәгатьләре мәҗбүри иминият объекты булып тора.

Транспорт чаралары хуҗалары тарафыннан мәҗбүри иминиятләштерү мәҗбүри иминият шартнамәләре төзү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Мәҗбүри иминият шартнамәләрендә транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгы иминиятләштерелгән транспорт чаралары күрсәтелә.

Мәҗбүри иминият килешүе буенча транспорт чарасы хуҗасының, шулай ук транспорт чарасын законлы нигездә файдаланучы башка кешенең граждан җаваплылыгы иминиятләнә.

Мәҗбүри иминият шартнамәсе төзегәндә, иминиятче иминиятләүчегә иминият полисы һәм дәүләт үрнәгендәге махсус билге тапшыра. Мәҗбүри иминиятне гамәлгә ашыруны раслаучы документ булып иминият полисы тора.

Зыян күрүчеләр таләбе буенча компенсация түләүләре гамәлгә кую документлары нигезендә һәм 2002 елның 25 апрелендәге 40-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә эшләүче иминиятчеләрнең һөнәри берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Зыян күрүчеләр һәм иминиятчеләрнең һөнәри берләшмәсе арасындагы компенсация түләүләре уңаеннан мөнәсәбәтләрдә аналогия буенча  мәҗбүри иминят шартнамәсе буенча файда алучы белән иминиятләштерүче арасындаы мөнәсәбәтләр өчен Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән кагыйдәләр кулланыла. Тиешле нигезләмәләр Федераль законда башкасы каралмаганга һәм мондый мөнәсәбәтләрнең асылыннан башкасы килеп чыкмаганга кулланыла. Шул ук вакытта күрсәтелгән компенсация түләүләре иминиятче һәм (яки) зыян өчен җаваплы зат тарафыннан китерелгән зыянны өлешчә каплауга тигез суммага кими.

Транспорт чаралары хуҗаларының иминиятләштерү буенча күрсәтелгән федераль закон белән билгеләнгән бурычларын үтәүне контрольдә тоту милиция тарафыннан транспорт чараларын теркәү, Дәүләт техник күзәтүен оештырганда һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту өлкәсендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда, шулай ук юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә норматив хокукый актларны теркәгәндә башкарыла. Транспорт чарасын йөртүченең үзе белән мәҗбүри иминият полисы булырга һәм аны тикшерү өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә вәкаләтле милиция хезмәткәрләренә тапшырырга тиеш.

Россия Федерациясе территориясендә әлеге Федераль закон белән билгеләнгән гражданлык җаваплылыгын иминиятләү буенча йөкләмәне үтәмәгән транспорт чараларын файдалану тыела. Күрсәтелгән транспорт чараларына карата дәүләт техник каравы һәм теркәве үткәрелми.

 

ПРОГРАММАНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ НӘТИҖӘЛЕЛЕГЕН БӘЯЛӘҮ ҺӘМ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДЫЙ НӘТИҖӘЛӘРЕ

 

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы юлларында аварияләр һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 15-20%ка кимү (15 тән 20гә кадәр кешенең гомерен саклап калу), юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү белән идарә итү системасын, юл хәрәкәтендә катнашучылар белән эшләү буенча дәүләт сәясәтен камилләштерү, транспорт чараларының конструктив һәм эксплуатацион куркынычсызлыгын арттыру, ТР Тукай муниципаль районында юл хәрәкәтен оештыруны камилләштерү, юл челтәрендә имин хәрәкәт шартларын тәэмин итү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен оператив радиоэлемтә булдыру һәм госпитальгә кадәрге этапта юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү сыйфатын күтәрү көтелә.

Күпчелек очракта алынган нәтиҗәләргә нинди дә булса дөрес теоретик нигез бирү дә шулай ук авыр. Бигрәк тә оештыру чараларының юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы моделенә йогынтысы аз өйрәнелгән. Һәм моның үрнәге булып җәяүлеләр юллары тора. Бу чара нәтҗәсендә юл-транспорт һәлакәтләре санындагы нинди дә булса үзгәрешне исбатлау авыр. Хәтта җәяүлеләр юлы саны артса да, бу җәяүлеләрнең барысы да алардан файдаланачак, ә автомобильчеләр тизлекне алар янында киметәчәк дигән сүз түгел. Мондый чаралар буенча, бәлки, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы модельләренең башка үзгәрешләре буенча булган материалларда бушлыклар бар. Шуңа күрә китерелгән аңлатмалар шактый дөрес булырга мөмкин, әмма алар мөмкин булган, ләкин документлаштырылмаган аңлатмалар турында гипотезлар гына.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 4 декабрендәге 1441 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясе автомобиль юлларының озынлыгы, техник торышы буенча юл хәрәкәте иминлеге күрсәткечләрен дәүләт исәбенә алу кагыйдәләре нигезендә юл-транспорт һәлакәтләре торышын бәяләүнең түбәндәге индикаторларын дәүләт исәбенә алу гамәлгә ашырыла:

- хәрәкәт составы туктап тору өчен мәйданчыклар, шул исәптән туклану, сәүдә, ашыгыч медицина ярдәме һәм читтә урнашкан автотранспорт тукталышларының башка урыннарында ял итү һәм кыска вакытлы тукталыш өчен мәйданчыклар саны;

- тротуарлар һәм каты өслекле җәяүлеләр юллары озынлыгы;

- автобус тукталышлары саны;

- бер дәрәҗәдә тоташу һәм киселеш урыннары саны (гади җиһазландырылмаган тоташулар һәм киселешләр, өлешчә каналларга бүленгән тоташулар һәм икенче дәрәҗәле юлда юнәлдерелгән утраулар белән киселешләр, тулысынча каналларга бүленгән киселешләр һәм ике юлда да юнәлдерелгән утраулар белән тоташулар, боҗралы киселешләр);

- төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре таләпләренә туры китереп урнаштырылган каты өслекле (капиталь, җиңеләйтелгән һәм күчеш) төп юлга чыгу һәм керү урыннары саны;

- барлык типтагы күчмә-тизлек полосалары, шул исәптән чөйсыман, параллель, бүленү полосасы белән параллель, параллель булмаган яки кәкре сызыклы полосалар саны;

- кытыршы өслекле юл катламнарының озынлыгы (макро- һәм микрокытыршылыкны тәэмин итүче сайланган гранулометрик состав белән юл катламының беренче өслеген эшкәртү);

- ныгытылган юл читләре (сул һәм уң як), шул исәптән асфальтобетон, цемент-бетон, таш материаллар белән, үләннәр чәчеп ныгытылган юл читләренең озынлыгы;

- барьер һәм парапет тибындагы коймалар озынлыгы (төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә беренче төркем коймалары);

- сигнал баганалары саны;

- ясалма корылмаларда һәм бордюр ташларында отбойлы брусның югары тәгәрмәче озынлыгы;

- горизонталь (юл өслегенә төшерелә торган линияләр, язулар, уклар һәм башка билгеләмәләр) һәм вертикаль (күперләр, юлүткәргечләр, парапетлар, киртәләр, бордюрлар һәм башка юл корылмалары һәм юл  элементларына төшерелә торган линияләр һәм билгеләмәләр) булу;

- расланган дислокация нигезендә юл билгеләре һәм күрсәткечләре саны;

- стационар яктырту җайланмалары саны;

- төрле дәрәҗәләрдә җәяүлеләр кичүе саны;

- тимер юллар һәм хисап бирүче оешма балансында булган автомобиль юллары кисешкән урыннарда төрле дәрәҗәдә транспорт развязкалары саны;

- машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфаты һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларның юлларда үз-үзләрен тотышы культурасы;

- отвод полосасында һәм юл буе полосасында сервис объектлары саны (автозаправка станцияләре, мотельләр, кемпинглар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре, башка сервис объектлары);

- Россия Федерациясе автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләрен исәпкә алу һәм анализлау кагыйдәләре нигезендә ачыкланган юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе участоклары саны;

- юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе  участокларын бетерү өчен юл эшләре башкарылган участоклар саны;

- юридик һәм физик затларныкы булган трамвай һәм троллейбуслар саны;

- юлларның сыйфаты һәм аларның кулланучылар шартларына туры килүе.

Юл-транспорт һәлакәтләренең гомумиләштерелгән индикатив күрсәткечләре сыйфатында кабул ителә:

- 1 кв.м. мәйданда гомуми файдаланудагы юлларның озынлыгы, километрларда;

- асфальт-бетон өслекле юлларның гомуми файдаланудагы юлларның гомуми озынлыгына нисбәте, %ларда;

- асфальт-бетон өслекле юллар белән гомуми файдаланудагы юллар челтәренә кадәр элемтәсе булмаган торак пунктларның чагыштырма зурлыгы, процентларда;

- авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзәк утарлары;

- калган торак пунктлар.

Әлеге программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә көтелә:

 - районда юллардагы аварияләрне киметү һәм ел саен юл-транспорт һәлакәтләренең индикатив күрсәткечләрен киметү, бу, һичшиксез, юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны картинасында чагылыш табачак:

- юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә җәрәхәт алучылар һәм һәлак булучылар саны, нәтиҗәләрнең авырлыгы;

- юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт идарәсе системасын һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар белән эшләүдә дәүләт сәясәтен камилләштерү;

- транспорт чараларының конструктив һәм эксплуатацион иминлеген арттыру;

- шәһәрдә юл хәрәкәтен оештыруны камилләштерү;

- юлларда имин хәрәкәт шартларын тәэмин итү;

- юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү;

- хәрәкәттә катнашучылар өчен оператив радиоэлемтә системасын булдыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә госпитальгә кадәрге этапта ярдәм күрсәтү сыйфатын күтәрү.

Башка чыганаклар: банкларның максатчан кредитлары, программаны тормышка ашыруда катнашучыларның взнослары, фондлар һәм иҗтимагый оешмалар акчалары, эшмәкәрлек структуралары чаралары, иганәче чаралары һ.б.

 

2023-2025 елларга юл хәрәкәте иминлеген арттыру программасы

 

Объектларның исеме

Егәрлек

Финанслау чыганаклары

 

Искәрмә

 

 

 

Җирле бюджет, мең сумда

 

 

 

2023

2024

2025

 

1

Поселок эчендәге юлларны төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү

 

2325,0

2715,0

2945,0

 

2.

Җирлекнең торак пунктларында тукталыш павильоннары урнаштыру

 

450,0

300,0

150,0

 

3.

«Ясалма тигезсезлек» урнаштыру

 

1020,0

610,0

755,0

 

4.

 

Юлларның машиналар йөрү өлешендә разметка

 

595,0

665,0

680,0

 

5.

Авыл җирлегендә юл билгеләре кую

 

610,0

480,0

540,0

 

6.

Гомуми белем бирү учреждениеләре каршындагы балалар автомобиль мәйданчыклары

 

0

300,0

0

 

7.

Юл яны сервисы объектлары булган участокларда юлларны яктырту

 

70,0

0

0

 

 

Барысы:

 

 

 

 

 

 

Барлыгы:

 

15 210 ,00

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.13 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International