КАРАР «08» февраль 2024 ел №386 Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«08» февраль 2024 ел                                                                                  №386

 

Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 33 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Тукай муниципаль районы Уставына, Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2024 елныӊ 31 январендәге халык тыңлаулар беркетмәсенә, Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2024 елныӊ 31 январендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмәгә таянып

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «ГК-Групп» ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән һәм 2024 елныӊ 31 январендә Иске Дөреш авылында халык тыңлауларында каралган Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты белән килешергә.

2. Иске Дөреш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проектын халык тыңлаулар беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                               А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 600.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International