ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«08» февраль 2024 ел Яр Чаллы шәһәре №387
Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:021101:714 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы Уставы, 2024 елныӊ 2 февралендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Әҗмәкәй авыл җирлегендә урнашкан 16:39:021101:714 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Шәхси торак йортлар. Гомуми мәйданы 150 кв. метрдан артмаган беренче чиратта кирәкле товарлар кибетләре» төп төрдән «Кибетләр» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин