КАРАР «19» февраль 2024 ел № 509 «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында 2024 елның I кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«19» февраль 2024 ел                         Яр Чаллы                                                   № 509

 

 

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында 2024 елның I кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында

 

 «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатында, «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берләшмәсе» коммерциясез партнерлыгының 2024 елныӊ 13 февралендәге 79 номерлы хаты нигезендә һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2023 елның 11 декабрендәге 888/пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарныӊ торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен, 2024 елныӊ I кварталына Тукай  муниципаль районы территориясендә гомуми торак мәйданыныӊ 1 кв. м бәясен 60000 сум 00 тиен күләмендә расларга.

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

            

pdf
Скачать текст
PDF, 318.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International