ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«13» март 2024 ел Яр Чаллы шәһәре №657
Комсомолец авыл җирлегендә урнашкан җир кишәрлекләренеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Комсомолец авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы Уставы, 2024 елныӊ 6 мартындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ
1. Комсомолец авыл җирлегендә урнашкан 16:39:210501:488, 16:39:210501:491, 16:39:210501:492, 16:39:210501:493 кадастр номерлы җир кишәрлекләренеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Шәхси торак төзелеше өчен» төп төрдән «Коммуналь хезмәт күрсәтү» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин