КАРАР «_____» _______ 2024 ел № _______ «Спорт разрядын бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 2 июлендәге 1757 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«_____» _______ 2024 ел                    Яр Чаллы                    № _______

 

 

«Спорт разрядын бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 2 июлендәге 1757 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе турында нигезләмәне раслау хакында» 2022 елның 19 декабрендәге 1255 номерлы Россия Федерациясе Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 2 июлендәге 1757 номерлы карары белән расланган Спорт разрядын бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- 2.4.1 пунктында. Спорт разрядын бирү документлар комплекты белән гаризаны теркәгәннән соң уналты эш көне эчендә гамәлгә ашырыла. Спорт разрядын бирү яисә бирүдән баш тарту турында карар кабул итү спорт разряды бирү өчен документлар карау тәмамланган көннән алып 3 эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

- 2.5.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Спорт исемен бирү өчен тәкъдимгә түбәндәге документлар теркәлә:

а) ярышларның баш судьялар коллегиясе рәисе (баш судья) тарафыннан имзаланган, нормаларның, таләпләрнең һәм шартларның үтәлешен чагылдыра торган беркетмә күчермәсе яисә ярышлар беркетмәсеннән өземтә;  

б) судьялар коллегиясенең составы һәм квалификациясе турында ярышларның баш судьялар коллегиясе рәисе (баш судья) тарафыннан имзаланган белешмә күчермәсе (халыкара ярышлардан тыш);

в) тиешле спорт төре буенча халыкара спорт федерациясе тарафыннан бирелгән, спорт судьясы категориясе булуын раслаучы документларның һәм «Бөтенроссия категориясендәге спорт судьясы» таныклыкларының күчермәләре һәм рус теленә расланган тәрҗемәсе.

Документларның күчермәләре спортчы нормаларны, таләпләрне һәм шартларны үтәгән ярышларда хөкемдарлык итүне гамәлгә ашыручы судьялар коллегиясе составына кертелгән спорт судьяларына тапшырыла: тиешле халыкара спорт федерациясенең календарь планына кертелмәгән халыкара ярышлар өчен - 6, калган ярышлар өчен - 3;

г) 3 х 4 см үлчәмендәге 2 фоторәсем;  

д) спортчының физик культура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмага караганлыгын раслаучы документ күчермәсе (региональ спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе гамәлдә булуын туктатып тору очрагында);

е) региональ спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе гамәлдә булуын туктатып тору турында башкарма хакимият органы документының күчермәсе (региональ спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясе гамәлдә булуын туктатып тору очрагында);

ж) Россия Федерациясе гражданы паспортының икенче һәм өченче битләренең күчермәләре, шулай ук яшәү урыны турында белешмәләре булган битләрнең күчермәләре, ә ул булмаганда - Россия Федерациясе гражданы паспортының Россия Федерациясе территориясеннән читтә Россия Федерациясе гражданы шәхесен таныклаучы, фамилиясе, исеме, атасының (булган очракта) исеме, документ биргән орган, документның гамәлдә булу вакыты тәмамлану датасы турында белешмәләрне үз эченә алган битләр күчермәләре.

14 яше тулмаган затлар өчен - туу турында таныклык күчермәсе.

Чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр тарафыннан Россия Федерациясе гражданы паспортының күрсәтелгән күчермәләре урынына хәрби билетның күчермәсе тапшырылырга мөмкин;

з) спортчы спорт исемен бирү өчен нормаларны, таләпләрне һәм аларны үтәү шартларын үтәгән хәрби-гамәли һәм хезмәт-гамәли спорт төрләре буенча физкультура чарасы һәм (яки) спорт ярышлары турында нигезләмәнең (регламентның) күчермәсе (хәрби-гамәли һәм хезмәт-гамәли спорт төрләре өчен);

и) тиешле спорт төре буенча гомумроссия спорт федерациясе тарафыннан расланган, илләр саны турында мәгълүматларны үз эченә алган (халыкара ярышлар өчен) документның (белешмә, беркетмә) күчермәсе яки ярышларның баш судьялар коллегиясе рәисе (баш судья) тарафыннан имзаланган, Россия Федерациясе субъектларының (бөтенроссия һәм төбәкара ярышлар өчен) тиешле ярышларда катнашкан саны турында мәгълүматларны үз эченә алган документның (белешмә, беркетмә) күчермәсе.

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә әлеге карарны 3 эш көне дәвамында районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
  2. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.40 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International