ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
21.03.2024 ел Яр Чаллы ш. № 752
«ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Ромашка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифны раслау турында» 2023 елның 20 октябендәге 3522 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставының 29 статьясы 20 пункты, «Муниципаль мәгариф оешмалары хезмәтләренә тарифларны исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2017 елның 10 январендәге 4 номерлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетныӊ 2023 елныӊ 20 октяберендәге 3522 номерлы карары белән расланган ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Ромашка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына 1 кушымта нигезендә үзгәрешләр кертергә.
2. ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – «Ромашка» балалар бакчасы тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәт бәяләре прейскурантына кертелгән хезмәтләр бәясе хисабын 2 кушымта нигезендә расларга.
3. Карарның гамәлдә булуы 2024 елның 1 мартыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карарны ТР Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе башлыгы Э.Р. Низамиевага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Муниципаль район Башкарма комитетының 2024 елның 21.03.
752 номерлы карарына 1 кушымта
2024 елның 1 мартыннан ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Ромашка» балалар бакчасы буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бер тәрбияләнүчегә бәяләр прейскуранты
|
№ |
Хезмәтнең исеме |
Хезмәт бәясе (сум) |
Хезмәт күрсәтү дәвамлылыгы |
|
1 |
«Тхэквандо» |
400,00 |
Айга 1 тапкыр (4 дәрес) |
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе –
«Ромашка» балалар бакчасы мөдире _____________ Т.В. Гусева
«Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт
күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе урынбасары _____________ Р.Р. Йосыпова
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - «Ромашка» балалар бакчасы тарафыннан түләүле хезмәт күрсәтүгә бәяләр прейскурантына кушымта
Тхэквондо дәресләре мускулатураның үсүенә һәм ныгуына ярдәм итә, ныклыгын, җитезлеген һәм координациясен арттыра.
Әлеге хезмәт 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга, кабинетның мәйданы 107,1 кв.м., балалар саны - 14.
ТР Тукай муниципаль районы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе –
«Ромашка» балалар бакчасы мөдире _____________ Т.В. Гусева