КАРАР «____» ___________2024 ел № ____ «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2024 елныӊ 1 февралендәге 312 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«____» ___________2024 ел                Яр Чаллы                        № ____

 

 

 

 

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2024 елныӊ 1 февралендәге 312 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Тукай муниципаль районы халкы арасында 2024-2026 елларга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» программасын финанслау суммасы арту сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2024 елныӊ 22 январендагы 74-р номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2024 елныӊ 1 февралендәге 312 номерлы карары белән расланган «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» программасына 2024 елга Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесен финанслау күләмен Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге бюджетына Татарстан Республикасы бюджетыннан башка бюджетара трансфертлар бирү хисабына 217280,00 сум күләмендә арттырып үзгәрешләр кертергә.   
  2. «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» программасы паспортыныӊ «Программаны еллар һәм финанслау чыганаклары буенча бүлеп финанслау күләмнәре» бүлеген яӊа редакциядә бәян итәргә:

 

Программаны еллар һәм финанслау чыганаклары буенча бүлеп финанслау күләмнәре

 

 

2024-2026 елларда ярдәмче программаны финанслауның гомуми күләме 6 985 280,00 сум тәшкил итә, шул исәптән:

2024 елда – 2 473 280,0 сум;

2025 елда – 2 256 000 сум; 

2026 елда – 2 256 000 сум.  

Программаны финанслау күләмнәре фаразлау характерында һәм тиешле елга һәм план чорына бюджет проектын формалаштырганда ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Республика, федераль бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар ел саен төзелә торган шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә билгеләнәчәк.

 

  1. «2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар» кушымтасында   «Район мәгариф учреждениеләренең спорт секцияләре һәм түгәрәкләре эшен оештыру, Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» ӨББ МБУ бүлекчәләренең матди базасын ныгыту» пунктына кушымта нигезендә 217280,00 сум финанс средстволары өстәргә.  
  2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә әлеге карарны 3 эш көне дәвамында районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
  3.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                          А.Р. Хәбибуллин

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2024 елның __ ________________ номерлы карарына кушымта

 

«2024-2026 елларга Тукай муниципаль районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культура һәм спортны үстерү» программасын гамәлгә ашыру буенча чаралар

 

Чаралар исеме

Финанс чараларын бүлү,

 еллар буенча (сумнарда)

Финанслау чыганагы

Башкаручы

2024 ел

2025 ел

2026ел

 

 

 

  1.  

Район мәгариф учреждениеләренең спорт секцияләре һәм түгәрәкләре эшен оештыру, Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» ӨББ МБУ бүлекчәләренең матди базасын ныгыту

70617

70617

70617

 

Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» ӨББ МБУ

Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» ӨББ МБУ

  1.  

217280

 

 

Республика бюджеты

Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» ӨББ МБУ

               

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International