КАРАР « 27 » март 2024 ел № 820 «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсын үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

« 27 » март  2024 ел                          Яр Чаллы                                                 № 820

 

«ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсын үткәрү турында

 

Экологик культура формалаштыру, Тукай муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитенә сак караш тәрбияләү; хезмәт һәм экологик культура тәрбияләү эшендә гореф-гадәтләрне торгызу; яшәү урыннарында чисталык өчен укучыларда социаль җаваплылык тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә гражданнар, оешмалар һәм дәүләт хакимияте органнары инициативаларын берләштерү максатында, һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыныӊ 2024 елныӊ 19 мартындагы  4121/09 номерлы хаты нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2024 елның 1 апреленнән 2024 елныӊ 26 маена кадәр Тукай муниципаль районы территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы (алга таба – икеайлык) кысаларында «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсын үткәрергә.
  2. «ЭКОЯз-2024» республика конкурсын үткәрү буенча юл картасын расларга (1 кушымта).
  3. «ЭкоЯз» район конкурсы нигезләмәсен расларга (2 кушымтага нигезләнеп).
  4. #ЭКОЯЗ республика конкурсында катнашучының мәгълүмат картасынрасларга (3 кушымта).
  5. Район конкурсыныӊ жюри составын расларга (4 кушымтага нигезләнеп).
  6. #ЭкоЯЗ республика конкурсы кысаларында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны расларга (5 кушымта).
  7. Авыл җирлеге Башлыкларына «ЭкоЯз» конкурсын авыл җирлеге территорияләрендә үткәрергә тәкъдим итәргә.
  8. Мәгариф идарәсенә «ЭкоЯз» конкурсын район белем бирү учреждениеләрендә үткәрергә тәкъдим итәргә. 
  9. Район  халкына, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә конкурста актив катнашырга тәкъдим итәргә.
  10. Әлеге карарны муниципаль районныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.    
  11. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    А.Р. Хәбибуллин

                                                                                                                                                                                                                                           

                                                                                  

 

 

                                                                                   1 кушымта

                                                          

 

 

 

«ЭКОЯз-2024» республика конкурсын үткәрү буенча юл картасы

 

                   1. Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр (һәр атна аерым тематикага багышлана);

                   2. Үтәлгән бирем турында мәгълүматны катнашучылар ВКонтакте социаль челтәрендә үз битләрендә бастыралар (конкурс уздырылган вакытта социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш);

                   3. Катнашучылар 1 кушымта нигезендә сылтамаларны күрсәтеп хисап төзиләр;

                   4. Һәр атна ахырында Оештыручының электрон адресына хисаплар җибәрәләр: Eco.pros@tatar.ru;

                   5. Эшләр 2024 елның 1 апреленнән 26 маена кадәр кабул ителә.

 

 *«Экоярдәмче» номинациясендә катнашучылар 2 кушымта нигезендә шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутыралар һәм Оештыручының электрон адресына җибәрәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2 кушымта

 

 

 

#ЭКОЯЗ республика конкурсының нигезләмәсе

 

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге нигезләмә #ЭКОЯЗ (алга таба – Конкурс) республика конкурсын оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Конкурс түбәндге максатларда үткәрелә:

- Татарстан Республикасы халкын табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү, шул исәптән санитар-экологик икеайлык үткәрү кысаларында;

- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау;

- халыкны экологик агартуның, төбәкнеӊ экологик проблемаларына халык игътибарын арттыру һәм, бу проблемаларны хәл итәргә омтылыш барлыкка килүнең нәтиҗәле формасы буларак, Татарстан Республикасы экологик хәрәкәтенең барлыкка килүе;

- халыкның экологик грамоталылыгын арттыру;

- Татарстан Республикасы халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру;

- балаларда һәм яшьләрдә «чиста республикада» яшәргә һәм эшләргә омтылыш тәрбияләү;

- Татарстан Республикасы халкы арасында өмәләр һәм башка экологик юнәлештәге чаралар үткәрү буенча яңа традицияләр формалашуга булышу.

1.3. Конкурсны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештыра (алга таба – Оештыручы). Оештыручы конкурс турында, конкурсның арадаш һәм йомгаклау нәтиҗәләре турында белдерүне министрлыкның рәсми ресурсларында урнаштыруны тәэмин итә.

 

2. Конкурсны үткәрү срогы

 

2.1. Конкурс санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында  экологик марафон форматында үткәрелә:

1 атна - «Кошларга ярдәм ит» (сыерчык оялары/җимлекләр ясау, шулай ук 

алраны урнаштыру);

2 атна - «Без аерым җыю өчен» (икенчел чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү, макулатура җыю, иске киемнәрне җыю пунктларына тапшыру һ.б.);

3 атна - «Синең гамәлләрең» (территорияне чистарту буенча чаралар үткәрү);

4 атна «Үзгәртү» (чишмәләрне, янәшә территорияләрне төзекләндерү һ.б.);

5 атна - «Тынычлык, хезмәт, май» (территорияләрне чистарту буенча чаралар, территорияләрне төзекләндерү һ.б.);

6 атна - «Җиргә бакча бүләк ит» (яшел утыртмалар утырту, 11 майда Бөтенроссия урман утырту көне билгеләп үтелә);

7 атна - «Зоокайгырту» (хайваннар өчен приютларга ярдәм һ.б., 19 майда Бөтендөнья юкка чыгу хәлендә булган төрләр көне билгеләп үтелә);

8 атна - «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту, 20 майда Идел көне билгеләп үтелә).

2.2. Конкурс башлану турында белдерү Оештыручының рәсми сайтында, шулай ук оештыручының социаль челтәрләрдәге битләрендә конкурс башланырга 2 атна кала урнаштырыла.

2.3. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.

2.4. Барлык чаралар санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәп үткәрелә.

 

3. Конкурс номинацияләре

 

3.1. Конкурс түбәндәге номинацияләр һәм яшь төркемнәре буенча үткәрелә:

- «Экоярдәмче» (шәхси номинация):

Кече төркем (18 яшькә кадәр);

Өлкән төркем (18 яшь һәм аннан өлкәнрәк).

- Экоберләшмә (коммерциясез оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һ.б.);

- «Экогаилә»;

- «Экокоманда» (мәгариф оешмалары):

Кече төркем (балалар бакчалары);

Өлкән төркем (мәктәпләр).

- «Экопартнерлар» (массакүләм мәгълүмат чаралары):

Интернет басмалар;

Телевидение массакүләм мәгълүмат чарасы.

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек» (рейтинг санитар-экологик икеайлык кысаларында күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча формалаштырыла).

3.2. Бөтен Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр, үтәлгән бирем турында мәгълүматны «Вконтакте» социаль челтәрендә үз битендә бастыралар. Һәр атна ахырында Оештыручының электрон адресына 1 кушымта нигезендә үз басмаларына сылтамалар белән хисаплар җибәрәләр: Eco.pros@tatar.ru. Конкурс уздырылган чорда катнашучының бите ачык булырга тиеш. *»Экоярдәмче» номинациясендә катнашучылар шулай ук 2 кушымта нигезендә шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тутыралар һәм Оештыручының электрон адресына җибәрәләр.

3.3. Конкурсны Оештыручының өстәмә номинация бирү хокукы бар.

 

4. Йомгак ясау

 

4.1. Һәр үткәрелгән чара өчен катнашучыга балл бирелә.

Атна тематикасына туры килгән чаралар - 2 балл белән, атна тематикасыннан тыш 1 балл белән бәяләнә. (Мәсәлән, «Җиргә бакча бүләк ит» атнасында агач утырту чарасына 2 балл бирелә, ә «Чиста су» атнасында - 1 балл).

Йомгак ясаганда катнашучылар башкарган һәр эш өчен баллар кушыла. Нәтиҗәдә, һәр номинация һәм яшь төркеме буенча җиңүчеләрнең йомгаклау рейтингы формалаша. Үткәрелгән чаралар саны чикләнмәгән.

4.2. Өстәмә мәгълүмат һәм барлыкка килгән сораулар буенча 8(843) 267-68-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.

 

5. Искәрмә

 

5.1. Халыкка конкурс чаралары турында мәгълүмат бирү өчен социаль челтәрләрдәге аккаунтлар: Министрлыкның рәсми сайты http://eco.tatarstan.ru/rus/; «Вконтакте» https://m.vk.com/public173667598;

Телеграмм https://t.me/minecort;

«Одноклассники» https://m.ok.ru/dk?st.cmd=altGroupMain&st.groupld=59349711126578&_prevCmd=alt GroupCreate&tkn=4028.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                   

 

 

 

 

                                                                                                       

 

 

 

                                                                                                  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3 кушымта

 

 

 

#ЭКОЯЗ республика конкурсында катнашучының мәгълүмат картасы

 

1. Номинация: ____________________________________________________

2. Оешманың тулы исеме / гражданның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булган очракта) (тулысынча):________________________________________

3. Элемтә мәгълүматлары: җаваплы кешенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булган очракта): ____________________________________________________

Вазифа: ______________________________________________________

Код белән эш телефоны: __________________________________________

Кәрәзле телефон: _______________________________________________

E-mail: ___________________________________________________________

4. «ВКонтакте» социаль челтәрендәге басмаларга сылтамалар белән атна өчен хисап:

 

 

Чараны үткәрү датасы

Басмага сылтама

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 кушымта

 

 

 «ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсы жюри составы

 

  1. Хәбибуллин А.Р. – рәис, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе

 

Рәис урынбасары:

  1. Галимова Г.Ә. – Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары;

Комиссия әгъзалары:

  1. Исхакова Г.Г. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы;
  2. Низамиева Э.Р. – Тукай муниципаль районы «Мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
  3. Мадярова Д.Ә. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече.

 

 

 

 

                                                                                             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

5 кушымта

 

#ЭкоЯЗ республика конкурсы кысаларында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык Мин,__________________________________________________________________ (Ф.И.А.и.  (булган очракта) тулысынча), яшәү адресы: ___________________________________________________________________ ___________________________________________________________________, (шәхесне раслаучы документ: ______________, _____ сериясе, бирелгән______________________________________________________________ ___________________________________________________________________) (кайчан һәм кем тарафыннан бирелгән)

 

 

«Шәхси мәгълүматлар турында» 27.07.2006 № 152-ФЗ Федераль законның 9 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына (автоматлаштыру чараларын кулланып яки мондый чараларны кулланмыйча башкарыла торган теләсә нинди гамәл (операция) яки гамәлләр (операцияләр) җыелмасына,  минем шәхси мәгълүматларымны (мәгълүматны) җыю, язу, системалаштыру, туплау, саклау, төгәлләү (яңарту, үзгәртү), алу, куллану, тапшыру (тарату, бирү, керү), шәхессезләндерү, блоклау, бетерү, юк итү) кертеп, шул исәптән: фамилия, исем, ата исеме (булган очракта); элеккеге фамилия, ата исеме (булган очракта); туган көн һәм урын; җенес; гражданлык; мәгариф; паспорт мәгълүматлары; теркәлү һәм яшәү урыны адресы; контакт телефоны номеры; дәүләт пенсия иминиятенең иминият таныклыгы номеры; салым түләүченең идентификацион номеры; фотографик рәсемне эшкәртүгә ризалык бирәм.

Мин, мондый ризалык биреп, мәҗбүр итмичә, үз теләгем белән һәм үз мәнфәгатьләремдә эш итүемне раслыйм.

Мин Татарстан Респбуликасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының шәхси мәгълүматларымны  Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә эшкәртүен гарантияләве турында хәбәрдар. 

Мин түбәндәгеләр белән таныштым:

1) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык әлеге килешүгә кул куелган көннән алып бер ел дәвамында гамәлдә була;

2) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык минем ирекле формадагы язма гариза нигезендә кире кайтарылырга мөмкин;

3) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык кире алынган очракта, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Шәхси мәгълүматлар турында» 27.07.2006 № 152 - ФЗ Федераль законның 6 статьясы 1 өлеше 2-11 пунктларында, 10 статьясы 2 өлешендә һәм 11 статьясы 2 өлешендә күрсәтелгән нигезләр булганда, шәхси мәгълүматларны эшкәртүне дәвам итәргә хокуклы.

 

 

________________ _________________________ / ____________________/

Дата                                       ФИАи  (булган очракта)                    имза

pdf
Скачать текст
PDF, 5.08 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International