ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«13» март 2024 ел Яр Чаллы №667
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Яр Чаллы – Водозабор» автомобиль юлын рекнструкцияләү, км 1+462 – км 2+102» объекты буенча территорияне планлаштыру проектына һәм ызанлау проектына үзгәрешләр кертү турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 28 статьясы, «2022 һәм 2023 елларда территорияне планлаштыру проектларын, территорияне ызанлау проектларын раслау һәм күрсәтелгән проектларга иҗтимагый фикер алышулар яки ачык тыңлаулар үткәрмичә үзгәрешләр кертү очракларын билгеләү турында» 2022 елның 27 июлендәге 722 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2024 елның 17 январендагы 14 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, «ТМ ЧЕЛНЫПРОЕКТ» ҖЧҖнең проектка төзәтмәләр кертү турында 2024 елның 26 февралендәге 55 номерлы мөрәҗәгате нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «Яр Чаллы – Водозабор» автомобиль юлын рекнструкцияләү, км 1+462 – км 2+102» объекты буенча территорияне планлаштыру проектына һәм ызанлау проектына (2022 елныӊ 24 августындагы 2303 номерлы үзгәрешләр белән) автомобиль юлының реконструкцияләнә торган участогын юл чите чикләренә туры китерү һәм автомобиль юлын урнаштыру зонасы чикләрен үзгәртү, аларның чикләрен киңәйтү, 16:39:021001:890 кадастр номерлы җир кишәрлегендә урнашкан гомуми мәйданы 143 кв. м булган җир кишәрлеген бүлеп бирү өлешендә үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин