КАРАР«27» март 2023 ел № 31/5 Тукай муниципаль районы Советының «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«27» март 2023 ел                                                                            № 31/5

 

 

Тукай муниципаль районы Советының «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү хакында

 

 

Тукай муниципаль районы Советының «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча фикер алышуда Тукай муниципаль районы халкының катнашу хокукларын саклау максатыннан, Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 санлы нигезләмәгә таянып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советының «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын билгеләргә. 

1.1. Халык тыӊлауларын үткәрү вакытын билгеләргә: 2023 елныӊ 12 апрелендә 17.00 сәгатьтә, үткәрү урыны: Яр Чаллы ш., М.Җәлил пр., 46 й. (муниципаль район Советы утырышлар залы).

1.2. Фикер алышына торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар 2023 елныӊ 10 апреленә кадәр почта аша җибәрелә: 423800, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 46 йорт, 330 кабинет яисә факс буенча:  (8552)701724.

2.  Тукай муниципаль районы Советының «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын уздыру тәртибен кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны һәм Тукай муниципаль районы Советының «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проектын 2023 елныӊ 29 мартыннан да соӊга калмыйча, «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга һәм Тукай районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга. 

4. Түбәндәге составта оештыру комитетын төзергә:

- Камаев Фаил Мисбах улы – район Башлыгы,

- Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы – бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия рәисе, Биклән авыл җирлеге Башлыгы,

- Гончарова Ольга Анатольевна – бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия әгъзасы, Шилнәбаш авыл җирлеге Башлыгы,

- Хәбибуллин Айрат Рафак улы – район Башкарма комитеты Җитәкчесе;

- Камалова Айгөл  Ринат кызы – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече.

4. Оештыру комитетына билгеләнгән тәртип нигезендә һәм әлеге карарда билгеләнгән срокларда  «2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» карары проекты буенча халык тыңлауларын әзерләргә һәм үткәрергә.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, финанслар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2023 елның 27 мартындагы 31/5 номерлы карарына 1 кушымта

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап

 

«2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап» турында мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисапны керемнәр буенча 1 411 642,76 мең сум, чыгымнар буенча 1 417 345,81 мең сум күләмендә түбәндәге күрсәткечләр белән расларга:

- 2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары буенча әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

- 2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәре буенча әлеге карарга 2 кушымта нигезендә;

- 2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы буенча әлеге карарга 3 кушымта нигезендә;

- 2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарының функциональ структурасы буенча әлеге карарга 4 кушымта нигезендә;

- 2022 ел өчен Тукай муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен максатчан статьялар (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программадан тыш юнәлешләре) чыгымнар төрләре төркемнәре, бюджетлар чыгымнары классификациясе бүлекләре һәм бүлекчәләре буенча бүлүне әлеге карарга 5 кушымта нигезендә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                  Ф.М. Камаев

 

 

 

Карар проектына кушымталар Тукай муниципаль районының рәсми сайтында http://tukay.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырылган.

 

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2023 елның __ мартындагы ___ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Тукай муниципаль районы Советының  2022 ел өчен бюджет үтәлеше турында хисап проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе

 

1. Җирле бюджет проекты халык тыңлауларында Россия Федерациясе Бюджет кодексында, башка федераль законнарда, уставта, «Тукай муниципаль районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» нигезләмәдә каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып карала.

2. Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул итүче орган булып муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тора.

Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын үткәрүне гамәлгә ашыручы орган булып оештыру комитеты тора.

3. Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында карар аны кабул иткәннән соң, 10 көн эчендә басылып чыгарга тиеш.

4. Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлаулары җирле бюджет (җирле бюджет үтәлеше турында) проекты басылып чыкканнан соң 15 календарь көннән дә иртәрәк үткәрелми.

5. Халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул иткән район Советы 5 кешедән торган оештыру комитетын төзи. Оештыру комитеты төзелгәннән соң 3 көннән дә соңга калмыйча уздырылган беренче утырышта үзенең составыннан рәисне, урынбасарны Һәм секретарьне сайлый. Оештыру комитеты утырышта аның әгъзаларының яртысыннан артыгы булганда карар кабул итәргә хокуклы.

Оештыру комитеты тыңлауларда катнашырга теләүчеләргә тыңлаулар үткәрелә торган бинага тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.

Халык тыңлауларын үткәрү көнендә оештыру комитеты халык тыңлауларында катнашучыларны теркәүне гамәлгә ашыра.

  1. Халык тыңлауларында оештыру комитеты рәисе рәислек итә. Рәислек итүче халык тыңлауларын ача, халык тыңлауларының сорауларын, тыңлауларны үткәрү буенча тәкъдимнәрне игълан итә, үзе, секретарь һәм экспертлар белән таныштыра, тыңлаулар уздыру инициаторларын атый. Оештыру комитеты секретаре халык тыңлауларының беркетмәсен алып бара (1 кушымта).
  2. Рәислек итүче фикер алышу үткәрелә торган сорау турында игълан итә һәм халык тыңлауларын үткәрү инициаторлары тарафыннан вәкаләтле затка, экспертларга, шулай ук чыгыш ясарга хокукы булган халык тыңлауларында катнашучыларга сүз бирә. Чыгышларның чиратлылыгы оештыру комитеты тарафыннан теркәлгән гаризалар бирү чираты белән билгеләнә.
  3. Тыңлауларда катнашучылар, шул исәптән экспертлар үз тәкъдимнәреннән кире кайтырга һәм (яки) башка халык тыңлауларында катнашучыларның тәкъдимнәренә кушылырга хокуклы.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрнең бердәм исемлеге төзелә (тыңлауларда катнашучылар тарафыннан кире алынган тәкъдимнәрдән тыш).

  1. Тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр белән йомгаклау документы төзелгәннән соң, рәислек итүче әлеге мәсьәләне хәл итүнең йомгаклау вариантын тавышка куя. Халык тыңлауларында карарлар ачык тавыш бирү юлы белән тыңлауларда теркәлгән катнашучылар саныннан гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Тыңлауларда катнашкан һәр кеше бер тавышка ия, ул җирле әһәмияттәге мәсьәләне тәкъдим иткән карар өчен, аңа каршы бирелә яисә тавыш бирүдән тыелып кала. Тавыш бирү нәтиҗәләре беркетмәгә кертелә. Беркетмәгә рәислек итүче һәм халык тыңлаулары секретаре имза куя.
  2. Халык тыңлаулары беркетмәсе нигезендә тыңлаулар үткән көннән соң 3 эш көне эчендә халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә (2 кушымта) әзерләнә, анда түбәндәгеләр күрсәтелә:
  1. халык тыңлауларына чыгарылган сорау (сораулар);
  2. халык тыңлауларын уздыру инициаторы;
  3. халык тыңлауларын билгеләү турында хокукый актның датасы, номеры һәм исеме, шулай ук бастырып чыгару датасы;
  4. халык тыңлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны;
  5. халык тыңлауларын үткәрүче оештыру комитеты;
  1. халык тыңлауларында катнашучылар турында мәгълүмат, шул исәптән чыгыш ясарга хокуклылар хакында;
  2. халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрнең бердәм исемлеге (тыңлауларда катнашучылар тарафыннан кире алынган тәкъдимнәрдән тыш);
  3. җирле билгеләнештәге мәсьәләне хәл итүнең йомгаклау варианты;
  4. халык тыңлауларында катнашучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре.

11. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмәгә оештыру комитеты рәисе һәм секретаре тарафыннан кул куела һәм ул халык тыңлауларын үткәргән көннән соң 3 эш көнендә бастырып чыгарылырга тиеш.

12. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләләр буенча карар кабул итү өчен җаваплы җирле үзидарә органы тарафыннан мәҗбүри каралырга тиеш. Карап тикшерү нәтиҗәләре мәҗбүри тәртиптә, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә карап тикшерелгәннән соң, 3 эш көнендә бастырып чыгару юлы белән муниципаль берәмлек халкына җиткерелә.

13. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән очраклардан тыш, тәкъдим итү характерына ия.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибенә 1 кушымта

 

 

ХАЛЫК ТЫҢЛАУЛАРЫ БЕРКЕТМӘСЕ

 

 «____» _________ 20__ел                                                 № _____

 

Халык тыӊлаулары _________________________________________________________________ инициативасы буенча билгеләнде

_________________________________________________ № ____________ _____ ел

(муниципаль хокукый акт)

___________________________________________________________________________

 (муниципаль хокукый акт исеме)

Бастырылган (халыкка җиткерелгән):___________________________________________________

Үткәрү адресы:  __________________________________________________________________

Үткәрү вакыты: __________________________________

Оештыру комитеты:___________________________________________________________

 

Катнаштылар: _______________________________________________________

 

Рәислек итүче: ________________________________________________

 

Секретарь: ____________________________________________________________

 

Экспертлар: ____________________________________________________________

 

Халык тыӊлауларында катнашучылар: (теркәлгән катнашучылар саны)_______________

 

Халык тыӊлауларында чыгыш ясаучы катнашучылар:________________________________

______________________________________________________________________________

(Ф.И.А.и.)

Тыӊланды:

1._____________________________________________________________________

(Ф.И.А.и.)

2. _____________________________________________________________________

(Ф.И.А.и.)

3. _____________________________________________________________________

(Ф.И.А.и.)

Телдән һәм язма рәвештә кертелгән киӊәшләр һәм тәкъдимнәр саны _______________________, шул исәптән:

 

Киӊәшләр һәм тәкъдимнәр

Гариза бирүче

 

 

 

 

 

 

 

Халык тыӊлауларында рәислек итүче _____________________  _______________________

                                                                                      (имза)                      (Ф.И.А.и.)

Халык тыӊлаулары секретаре              _____________________  _______________________

                                                                                      (имза)                       (Ф.И.А.и.)

 

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибенә 2 кушымта

 

 

ХАЛЫК ТЫҢЛАУЛАРЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ ТУРЫНДА БӘЯЛӘМӘ

 

«___» _________ 20__ ел                                                                    ___________

 

Халык тыӊлаулары _________________________________________________________________ инициативасы буенча билгеләнде

_________________________________________________ № ____________ _____ ел

(муниципаль хокукый акт)

___________________________________________________________________________

(муниципаль хокукый акт исеме)

Бастырылган (халыкка җиткерелгән):___________________________________________________

Үткәрү адресы:______________________________________________________________________

Үткәрү вакыты:_______________

Халык тыңлауларына чыгарылган сорау (сораулар)_____________________________________

Халык тыңлауларын уздыру инициаторы _____________________________________________

Халык тыңлауларын үткәрү көне, вакыты һәм урыны ___________________________________

Халык тыңлауларын үткәргән оештыру комитеты_______________________________________

Халык тыңлауларында катнашучылар, шул исәптән чыгыш ясау хокукына ия булучылар турында мәгълүмат ________________________________________________________________________

Халык тыңлауларына чыгарылган җирле әһәмияттәге мәсьәләне (мәсьәләләрне) хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм киӊәшләрнең бердәм исемлеге:

 

Фикер алышуга

чыгарылган сораулар

Экспертларныӊ һәм катнашучыларныӊ тәкъдимнәре һәм киӊәшләре 

Тәкъдимнәр һәм 

киӊәшләр (кертелде һәм

хупланды)

Искәрмә

 

Сорауны

формалаштыру яки

проект исеме

 

Тәкъдим тексты

Экспертныӊ

(катнашучыныӊ) Ф.И.А.и.

 

 

1.1

 

 

 

 

 

1.2

 

 

 

 

2.1

 

 

 

 

 

2.2

 

 

 

 

 

3.1

 

 

 

3

 

3.2

 

 

 

 

Җирле әһәмияттәге мәсьәләне хәл итүнеӊ йомгаклау варианты:_________________________________

 

Халык тыңлауларында катнашучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре:

 

хуплаучылар _____________________ (кеше)

каршылар ________________________ (кеше)

тыелып калучылар_________________ (кеше)

 

 

Оештыру комитеты рәисе                                                  _____________________________

 

Оештыру комитеты секретаре                                          ______________________________


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International