"Якты юл" ("Светлый путь") газетасы редакциясе
Электрон адресы: yakti.ul76@gmail.com
Баш мөхәррир -Зәкиев Рөстәм Мөнәвир улы.
Газета атнага ике тапкыр чыга. Татарчадан русчага тәрҗемә ителә.
Безнең адрес: 423807, Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 нчы йорт.
Телефоннар: баш мөхәррир - 70-17-58, хатлар һәм масса эше, яшьләр, спорт, информация бүлекләре - 70-17-43, мөхәррир урынбасары - җаваплы сәркәтип, тәрҗемәчеләр, корректор, газетаны компьютерда эшләүчеләр - 70-16-86.
1976 елның 30 августыннан КПСС Үзәк комитеты карары нигезендә яңа гына оештырылган Тукай районының мөстәкыйль басмасы буларак, саф татар телендә - "Якты юл" һәм русчага тәрҗемә ителеп "Светлый путь" газеталары нәшер ителә башлады. Район газетасының баш мөхәррире итеп СССРның Язучылар берлеге әгъзасы Дамир Харрас улы Вагыйзов билгеләнде.
Беренче иҗат коллективы Гамир Гайфетдинов, Хәниф Хөснуллин, Заһидә Нәбиуллина, Халидә Гумерова (1996-2004 елларда баш мөхәррир), Әлфия Сөнгатуллина кебек каләм осталарыннан, сәләтле тәрҗемәчеләрдән оешты.
Район тормышын, авыл кешесен борчыган төп проблемаларны һәрдаим яктыртучы газетаның абруе елдан-ел артты. Район сулышын республикага җиткерүче иң мәртәбәле басмаларның берсе буларак йозләгән дипломнар белән бүләкләнде. Биредә каләм чарлаган журналистларның күбесе бүген иҗат коллективларын җитәкли, берничә кеше хөкүмәт бүләкләренә ия булды. Талантлы журналистыбыз Лариса Васильева кебек яшьләр үзләре остаз булып җитеште. Редакция бүген дә яңа иҗат көчләре белән тулыланып тора.
"Якты юл" ("Светлый путь") газетасын нәшер итүче - ТР массакүләм мәгълүмат чаралары буенча "Татмедиа" АҖ. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм әдәби мирасны саклау өлкәсендәге законнарны үтәүгә күзәтчелек итүче Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсендә теркәлде. Теркәү таныклыгы - ПИ ФС7-4794, 30.11.2007 ел.
Соңгы яңарту: 2021 елның 17 декабре, 10:53