ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
«ӘҖМӘКӘЙ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«21» март 2019 ел Яңа поселогы №45/1
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә, физик һәм юридик затларның хосусый милегендә булган җирләргә кермәгән яшел утыртмаларны кисү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында
Тукай районы прокуроры протесты нигезендә, Россия Федерациясе Урман кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 гянварендәге 7-ФЗ санлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Уставы, Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә һәм физик һәм юридик затларның хосусый милегендә булган җирләргә кермәгән яшел утыртмаларны рациональ куллану, саклау һәм яңадан торгызу максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Советы
КАРАР БИРДЕ:
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Советының 2018 елның 26 июль «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә, физик һәм юридик затларның хосусый милегендә булган җирләргә кермәгән яшел үсентеләрне кисү тәртибе турында нигезләмәне раслау турында»37/1 санлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
3. Әлеге карарны авыл җирлегенең мәгүләмати стендларында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны районның рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен тикшереп торуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе М.Г.Фазылҗанов
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Советының 2019 елның 21 март 45/1 санлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә, физик һәм юридик затларның хосусый милегендә булган җирләргә кермәгән яшел утыртмаларны кисү тәртибе турында нигезләмә
Әлеге нигезләмә Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясе Гражданнар кодексыныӊ 15 маддәсе, Россия Федерациясе Урман кодексы, «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» 2002 елның 10 январенләге 7-ФЗ санлы Федераль законныӊ 61, 68, 77 маддәләре, Әҗмәкәй авыл җирлеге уставы нигезендә халыкның экологик иминлеген тәэмин итү максатында эшләнгән һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә (алга таба – авыл җирлеге) Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә, физик һәм юридик затларның хосусый милегендә булган җирләргә кермәгән яшел утыртмаларны кисү тәртибен билгели.
1. Төп төшенчәләр
Әлеге нигезләмәдә түбәндәге төп төшенчәләр кулланыла:
Яшел утыртмалар – табигый һәм ясалма агач, куак һәм үлән үсемлекләре (паркларны, скверларны, бакчаларны, газоннарны, чәчәклекләрне, шулай ук аерым торучы агачлар һәм куакларны кертеп).
Табигый территорияләр – бердәм географик (климатик) шартларда формалаштырылган җирлек рельефының, туфракларның, үсемлекләрнең билгеле бер төрләрен үз эченә алган, хуҗалык эшчәнлеге кагылмаган яисә аз кагылган территорияләр.
Территорияне яшелләндерү – табигый барлыкка килгән үсемлек участоклары, ясалма рәвештә барлыкка килгән яшелләндерү объектлары (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән тыш), төрле функциональ билгеләнештәге җирләрнең аз төзелешле, 50 проценттан да ким булмаган өлешен үсемлекләр катламы тәшкил иткән участоклары.
Урманлы территорияләр – төрле функциональ билгеләнештәге, табигый барлыкка килгән урман үсемлекләре белән капланган табигый территория участоклары.
Агач – диаметры 5 см дан ким булмаган кәүсәсе ачык беленеп торган, 1,3 м биеклектәге (үсентеләрдән тыш) үсемлек.
Куаклык – күпьеллык, берничә кәүсәле (агачтан аермалы буларак), туфракның иң өслегендә үсә торган үсемлек.
Үлән катламы – газон, табигый үлән үсемлеге.
Әрәмәлек – нинидидер бер урында куе булып үсүче үсемлекләр, куаклар.
Яшел массив – территориясендә 50 нөсхәдән артык 15 еллык (һәм аннан да өлкәнрәк) агачлар үскән территория участогы.
Яшел үсентеләргә зыян килү – яшел үсентеләргә аларның үсүен туктатуга китерми торган зыян салу, шул исәптән ботакларга, тамыр системасына механик зыян китерү, кабыгының бөтенлеген бозу, тере тамыр капламын бозу, яшел утыртмаларныӊ яки тамыр зонасындагы туфракның зарарлы матдәләр белән пычрануы, ут төртү яки башка төр йогынты ясау.
Яшел утыртмаларны юк итү – яшел утыртмаларны кисү яки аларның үсүе тукталуга китергән зыян салу.
Компенсацион яшелләндерү – юк ителгән яки зыян күргән үсентеләрне (2 коэффицент белән) яңадан торгызу
2. Яшел үсентеләрне саклауныӊ төп принциплары
Авыл җирлеге территориясендә үсә торган яшел үсентеләр саклау, рекреацион, эстетик функцияләр башкара һәм сакланырга тиеш.
2.1. Авыл җирлеге территориясендә (авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән тыш) урнашкан барлык яшел үсентеләр (агачлар, куаклар) сакланырга тиеш.
2.2. Авыл җирлеге территориясендә яшел утыртмаларның сакланышын һәм үсүен тәэмин итү буенча бурычлар түбәндәгеләргә йөкләнә:
2.2.1. оешмаларга – күрсәтелгән эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыру өчен бирелгән участокларда – әлеге оешмаларныӊ җитәкчеләренә;
2.2.2. милектә яки арендада булган участокларда – юридик затларга һәм гражданнарга – милекчеләргә яки арендачыларга.
2.3. Яшел үсентеләр урнашкан җир участоклары хуҗалары, кулланучылар һәм арендачылары яшел утыртмаларның сакланышын тәэмин итәргә, яшел утыртмаларны тиешле карауны тәэмин итәргә тиеш.
2.4. Әлеге нигезләмә авыл җирлеге территориясендә агач-куак кисүгә бәйле проектлау, төзелеш, ремонт һәм башка эшләр алып баручы барлык гражданнарга һәм милек формасына бәйсез рәвештә барлык оешмаларга кагыла.
2.5. Авыл җирлеге территориясендә хуҗалык, шәһәр төзелеше һәм башка эшчәнлек Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары һәм әлеге нигезләмә белән билгеләнгән яшел утыртмаларны саклау таләпләрен үтәп башкарыла.
2.6. Җир кишәрлеген сайлау актында, төзелеш, хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне оештыруга проект алды һәм проект документларында яшел утыртмаларның торышы турында тулы һәм ышанычлы белешмәләр һәм проектлана торган объектның яшел үсентеләргә йогынтысын тулысынча бәяләү булырга тиеш.
2.7. Яшелләндерелгән территорияләрне һәм яшел массивларны, яшел утыртмаларныӊ үсүен тәэмин итү белән бергә ярашмый торган куллану рөхсәт ителми.
3. Яшел утыртмаларны (агачлар, куакларны) кисү тәртибе
3.1. Авыл җирлеге территориясендә яшел утыртмаларны рөхсәтсез кисү тыела.
3.2. Авыл җирлеге территориясендә агач һәм куаклар кисү рөхсәт нигезендә башкарыла. Кисүгә рөхсәт авыл җирлеге Башкарма комитеты Җитәкчесе күрсәтмәсе рәвешендә рәсмиләштерелә.
3.3. Яшел утыртмаларны кисүгә рөхсәт алу өчен, мөрәҗәгать итүче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе исеменә билгеләнгән форма (1 нче кушымта) буенча хат-гариза бирә, анда утыртмаларның саны, исеме, аларның торышы, кисү урыны һәм аны нигезләү күрсәтелергә тиеш. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
3.3.1. шәхесне раслаучы документлар;
3.3.2. вәкилнеӊ (әгәр гариза бирүче исеменнән вәкил эшләсә) вәкаләтләрен раслаучы документ;
3.3.3. участокның якындагы корылмаларга кадәр яки киселергә тиешле яшел үсентеләр төшерелгән башка юнәлешләргә кадәр схемасы;
3.3.4. әгәр җир кишәрлеге күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән булса, җир кишәрлегенә хокук билгеләүче һәм хокукны раслый торган документларның таныкланган күчермәләре;
3.3.5. биналар һәм корылмалар төзегәндә, габаритларга эләгә торган яшел үсентеләр киселгән очракта, расланган проект документлары;
3.3.6. территория хуҗалары белән яшел утыртмаларны кисү һәм күчереп утырту шартларын килештерү;
3.3.7. утыртмаларны утыртканда яки күчереп утыртканда, инженерлык челтәрләре вәкилләре белән килештерү (җир эшләрен башкаруга ордер ачу белән бергә).
3.4. Авыл җирлеге башкарма комитеты, хат-гариза кергәннән соң, гариза бирүчегә әлеге эш төрен үткәрүгә рөхсәт бирүче махсуслаштырылган оешмага түбәндәге документларны алу өчен мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә:
3.4.1. яшел үсентеләр исемлеге;
3.4.2. агач-куак киселергә тиешле категориянең санын, төрен билгеләү максатында төзелә торган яшел утыртмаларны натураль техник тикшерү акты;
3.4.3. киселгән агач өчен түләү турында. Киселгән агач өчен түләү Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ 2007 елныӊ 22 маендагы 310 санлы карары белән расланган ставкалар нигезендә аерым исәпләнә.
Югарыда күрсәтелгән эшләрне башкару гариза бирүче хисабына башкарыла.
Рөхсәтнеӊ гамәлдә булу вакыты – 90 көн.
3.5. Авыл җирлеге башкарма комитеты мөрәҗәгать итүченеӊ хат-гаризасы, яшел утыртмаларны натураль техник тикшерү акты, киселгән агач өчен түләү бәясе нигезендә башкарма комитет җитәкчесенеӊ авыл җирлегендә яшел утыртмаларны кисүгә рөхсәт бирү турында карарын хәзерли
3.6. Эшләр башкаруга рөхсәт алган очракта, аның мәнфәгатьләрендә яшел үсентеләр юкка чыгарылган мөрәҗәгать итүче, яшел утыртмаларны кискән өчен әлеге Нигезләмә нигезендә түләү кертергә һәм компенсацион яшелләндерү үткәрү турында раслаучы документлар тапшырырга тиеш.
3.7. Агач һәм куакларны кискән өчен түләү мөрәҗәгать итүче тарафыннан авыл җирлеге бюджетына күчерелә.
3.8. Яшел утыртмаларны кисү буенча эшләр билгеләнгән нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә гариза бирүче акчалары хисабына башкарыла. Агачларны аттестацияләнгән белгечләргә генә кисәргә рөхсәт ителә.
3.9. Киселгән яшел утыртмаларны кискәләү, төяү һәм чыгару эш башланган көннән алып өч көн эчендә гариза бирүче акчалары хисабына башкарыла. Киселгән яшел утыртмаларны һәм киселгән калдыкларны эш башкарган урында саклау тыела.
3.10. Агач кисү урыны белән чиктәш территориядә газонга, яшел үсентеләргә зыян килгән очракта, эшләр башкаручы, территория хуҗасы һәм контроль органнары белән аларның компетенциясе чикләрендә килешенгән вакытта (ләкин зыян китергән вакыттан ярты елдан да соӊ түгел) аларны мәҗбүри рәвештә яңадан торгыза.
3.11. Агач кисү өчен түләү кертмичә, агач һәм куакларны кисү түбәндәге очракларда авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан рөхсәт ителә ала:
3.11.1. карап-тәрбияләү вакытында кисүләр, санитар кисүләр һәм яшел утыртмаларны реконструкцияләү;
3.11.2. авария һәм башка гадәттән тыш хәлләрне бетерү, шул исәптән җир асты коммуникацияләрен һәм капиталь инженерлык корылмаларын ремонтлау;
3.11.3. дәүләт эпидемиология күзәтчелеге бәяләмәсе булса, торак һәм җәмәгать биналарында яктылык режимын бозган агач һәм куакларны кисү;
3.11.4. авария хәлендә булган (аварга мөмкин булган, корыган) агачларны һәм куакларны кисү.
3.12. Югарыда күрсәтелгән очракларда яшел утыртмаларны кисүче гариза бирүчегә авыл җирлеге башкарма комитеты белән килештерелгән урыннарда компенсацион яшелләндерүне үткәрергә кирәк.
3.13. Авария хәлендәге, корыган һәм иминлеккә куркыныч тудыручы яшел утыртмалар комиссия тикшерүе акты нигезендә (2 кушымта) киселә.
3.14. РФ Урман кодексының 20 маддәсе буенча җир кишәрлегендә, гражданинга яки юридик затка милек итеп тапшырылганнан соң, хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә яисә табигый рәвештә барлыкка килгән агач-куак үсемлекләре аның үз милке булып тора һәм ул алар белән үзе теләгәнчә эш итә.
3.15. Рөхсәтсез кисү яки яшел утыртмаларны юкка чыгару дип таныла:
3.15.1. рөхсәт кәгазендә күрсәтелмәгән участокта, күләмдә һәм утыртма токымнарын кисү;
3.15.2. ут төртү яки ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә агач һәм куакларны юк итү яки зыян китерү;
3.15.3. кәүсәләргә тимерчыбыктан боҗралар кигерү яки кәүсәне астан кисү;
3.15.4. үсешен туктату дәрәҗәсенә кадәр үсеп утырган агач һәм куакларга зыян салу;
3.15.5. агач һәм куакларны ташландык сулар, химик матдәләр, калдыклар белән зарарлау;
3.15.6. корыган агачларны үз белдегеӊ белән кисү;
3.15.7. үсеп утырган агач һәм куакларга башка төрле зыян салу.
3.16. Дәүләт урман фондында булган агачларны һәм куакларны кисү махсус вәкаләтле дәүләт органнары биргән рөхсәтләр нигезендә башкарыла.
3.17. Әлеге нигезләмәне бозып, агач һәм куакларны бетерү үз белдегеӊ белән утыртмаларны кисүне аӊлата һәм Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы законнары нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Авыл җирлеге территориясендә әлеге нигезләмә кагыйдәләрен үтәү барлык гражданнар, оешмалар һәм учреждениеләр өчен мәҗбүри.
4. Компенсацион яшелләндерү
4.1. Компенсацион яшелләндерү яшел утыртмаларны рөхсәт белән кискән, аларга законсыз зыян салган яки юк иткән очракларда гамәлгә ашырыла. Компенсацион яшелләндерү агач, куаклар һәм газоннар утырту өчен яраклы сезонда башкарыла, әмма яшел утыртмаларга зыян китерү яки юк итү фактын билгеләгән вакыттан соң бер елдан да соңга калмыйча.
4.2. Компенсацион яшелләндерү гражданнар яисә юридик затлар (алар мәнфәгатьләрендә яки аларныӊ хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә яшел утыртмаларга зыян килгән яки юк ителгән булса) хисыбына башкарыла.
4.3. Әлеге нигезләмә нигезендә, яшел үсентеләргә китерелгән зыян табигый формада кайтарылырга тиеш – компенсацион яшелләндерү: 2 коэффиценты белән юк ителгән яшел утыртмаларны яңадан торгызу.
5. Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда яшел утыртмаларны саклау
5.1. Авыл җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашыру яшел утыртмаларны саклау буенча таләпләрне үтәп алып барыла.
5.2. Яшелләндерелгән территорияләр, шул исәптән яшел массивлар, шулай ук яшелләндерелгән территорияләрне үстерү өчен билгеләнгән җир участоклары төзелеш өчен һәм аларның максатчан билгеләнеше белән бәйле булмаган файдалануга тапшырылырга тиеш түгел.
5.3. Яшел үсентеләр биләгән җир кишәрлекләрендә төзелеш эшләрен оештырганда, проект алды документациясендә киселергә тиешле яшел үсентеләргә бәя булырга тиеш. Бу очракларда зыянны каплау киселгән агач өчен әлеге нигезләмәнең 2 һәм 3 бүлекләрендә билгеләнгән тәртиптә түләүне алдан кертү һәм компенсацион яшелләндерү юлы белән гамәлгә ашырыла.
6. Эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашырганда яшел утыртмаларны саклау
6.1. Яшелләндерелгән территорияләрдә һәм яшел массивларда сәүдә итү һәм башка эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару, авыл җирлеге башкарма комитеты рөхсәтеннән башка эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару өчен палаткалар һәм башка корылмалар урнаштыру тыела.
6.2. Яшелләндерелгән территорияләрдә һәм яшел массивларда эшмәкәрлек эшчәнлеген тормышка ашырганда шартлау, яну куркынычы булган һәм агулы матдәләр куллану, территорияне пычрату һәм чүпләү, яшел үсентеләргә зыян китерергә яки аларны юк итәргә мөмкин булган башка гамәлләр кылу тыела.
7. Административ җаваплылык
7.1. Әлеге нигезләмәне бозуда гаепле затлар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җаваплылыкка ия.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә, физик һәм юридик затларныңхосусый милегендә булган җирләргәкермәгән яшел утыртмаларны кисү тәртибе турында нигезләмәгә 1 кушымта
Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Башарма комитеты Җитәкчесенә
________________________________
________________________________
________________________________
________________________________
(оешма исеме яки исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме, адресы)
Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә агач-куак үсемлекләрен чикләнгән кисүгә
ГАРИЗА
Түбәндә урнашкан җир кишәрлегендә агачларны, куалакларны, агач-куак үсемлекләрен кисүгә рөхсәт бирүегезне сорыйм ___________________________________________________________________________
___________________________________________________________________________
(оешма исемен яки исем, фамилиясе, атасыныӊ исемен күрсәтергә һәм җир кишәрлегенә хокук төре)
урнашкан торак пункты _______________________________________
(торак пункт атамасын күрсәтергә)
Җир кишәрлегендә бар:
агач __________________________ данә.
куак __________________________ данә
Җир кишәрлеген үзләштерү һәм төзекләндерү процессында агач кисү өчен акча түләргә һәм дендроплан нигезендә яӊадан агач-куак үсемлекләрен утыртырга йөкләмә бирәм.
______________________ ______________
(Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме, имза)
Дата ____________
Кушымталар:
1. Беренчел рөхсәт документлары.
2. Җир участогыныӊ киселергә тиешле яшел үсентеләр төре һәм саны төшерелгән планы.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге территориясендә Россия Федерациясе дәүләт урман фонды җирләренә, физик һәм юридик затларныңхосусый милегендә булган җирләргәкермәгән яшел утыртмаларны кисү тәртибе турында нигезләмәгә 2 кушымта
Яшел утыртмаларны киселергә тиешле дип тану турында
АКТ
Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Башкарма комитеты «_____»_________ ________ ел
Түбәндәге составтагы комиссия:
1._____________________________________________________________
(Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме, вазыйфасы)
2._____________________________________________________________
(Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме, вазыйфасы)
3._____________________________________________________________
(Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме, вазыйфасы)
яшел утыртмаларны тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре түбәндәгләрне билгеләде:
____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Нәтиҗәләр: ________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Комиссия әгъзалары:
(имза) (Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме)
(имза) (Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме)
(имза) (Исем, фамилиясе, атасыныӊ исеме