Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлеге Кзыл-Юл авылы ГРАЖД АННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ «27» октябрь, 2020 ел       № 2

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Биклән авыл җирлеге Кзыл-Юл авылы

 

ГРАЖДАННАР ҖЫЕНЫ КАРАРЫ

 

 

«27» октябрь, 2020 ел                                                                                    № 2

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 25.1, 56 статьялары, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 35 статьясы нигезендә Кзыл-Юл авылы гражданнар җыены

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «2021 елда яшәү урыны буенча Биклән авыл җирлеге Кзыл-Юл авылы территориясендә теркәлгән һәр балигъ булган кешегә 1000 (бер мең) сум күләмендә бер тапкыр түләү кертергә һәм I, II төркем инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм көндезге формада укучы студентлар, күп балалы гаиләләр өчен бер тапкыр түләү күләмен киметергә һәм аны әлеге категория гражданнар өчен 500 (биш йөз) сум күләмендә билгеләргә, әлеге сумманы түбәндәге мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерергә:

- Кзыл-Юл авылы эчендәге юлларны, китереп бирү ысулы белән,вак таш (щебень) сатып алып,төзекләндерү;

- Кзыл-Юл авылының урам яктырту челтәрен төзекләндерү өчен мөһим электр җиһазлары сатып алу һәм аларны урнаштыру.

 

 

2. Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлеге Кзыл-Юл авылы гражданнар җыены нәтиҗәсен авыл җирлегенең мәгълүмат стендларында урнаштырып, халыкка җиткерергә.

 

3. Тукай муниципаль районы Биклән авыл җирлеге Кзыл-Юл авылы гражданнар җыены нәтиҗәсен Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында «авыл җирлекләре» бүлегендә, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

 

 

Гражданнар җыенында рәислек итүче, 

Биклән авыл җирлеге Башлыгы                                                 М. Ш. Сәхбеев

pdf
Скачать текст
PDF, 219.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International