КАРАР «19» июль 2021 ел №10 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

КНӘЗ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«19» июль 2021 ел       Татарстан совхозы поселогы                                              №10

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында

 

 

«Оборона турында» 1996 елның 31 маендагы 61-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизацияләү турында» 1997 елның 26 февралендәге 31-ФЗ номерлы, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнар, «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәне раслау хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 27 ноябрендәге 719 номерлы карары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Кнәз авыл җирлеге» уставы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмәне расларга (1 нче кушымта).

2. Хәрби исәпкә алу һәм запаста торучы гражданнарны броньлау буенча хезмәткәрнең вазыйфаи инструкциясен расларга (2 нче кушымта).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru.) урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Самойлова Наталья Леонид кызына йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                             Ф.М.Камалов

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге Башкарма комитетының 2021 елның ____ _______________ _______ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлеге территориясендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыру һәм гамәлгә ашыру турында нигезләмә

 

I. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1.1. Беренчел хәрби исәпкә алу Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кнәз авыл җирлегенең (алга таба – җирлек) хәрби исәпкә алу хезмәткәре  тарафыннан башкарыла.

1.2. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре үз эшчәнлегендә «Оборона турында»1996 елның 31 маендагы 61-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә мобилизация әзерлеге һәм мобилизацияләү турында» 1997 елның 26 февралендәге 31-ФЗ номерлы, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законнарга, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Хәрби исәпкә алу турында нигезләмәне раслау хакында» 719 номерлы карарына, 2017 елның 11 июлендә Россия Оборона министрлыгы тарафыннан расланган Җирле үзидарә органнарында беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыру буенча методик рекомендацияләргә, Татарстан Республикасы законнарына һәм башка норматив хокукый актларына, Тукай муниципаль районы «Кнәз авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге уставына, шулай ук әлеге Нигезләмәгә таяна.

1.3. Нигезләмә авыл җирлеге Башкарма комитеты тарафыннан раслана.

 

II. ТӨП БУРЫЧЛАР

 

2.1. Хәрби исәпкә алу буенча хезмәткәрнең төп бурычлары булып тора:

гражданнарның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән хәрби бурычларын үтәүне тәэмин итү;

хәрби исәптә торучы гражданнар турында мәгълүматларны документаль рәсмиләштерү;

ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле файдалану өчен, хәрби хезмәткә чакырылучы мобилизацион кеше ресурсларының санлы составын һәм сыйфат торышын анализлау;

Россия Федерациясе Кораллы көчләрен, башка гаскәрләрне, хәрби формированиеләрне һәм органнарны мобилизацияләү чорында тыныч вакыттан сугыш вакытына күчерү чараларын тәэмин итү өчен, запаста торучы хәрби-укучы гражданнарны кирәкле санда әзерләү буенча планлы эш алып бару һәм аларның тупланышын хәрби вакытта таләп ителгән дәрәҗәдә тоту.

 

III. ФУНКЦИЯЛӘРЕ

 

3.1. Җирлек территориясендә запаста торучы гражданнарны һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны, шул исәптән яшәү урыны һәм (яисә) килү урыны (3 айдан артык вакытка) буенча теркәлүе булмаган гражданнарны беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашырырга.

3.2. Җирлек территориясендә яшәүче яисә килүче (3 айдан артык вакытка), шул исәптән яшәү урыны һәм (яисә) килү урыны буенча теркәлмәгән һәм хәрби исәпкә куелырга тиешле гражданнарны эчке эшләр органнары белән берлектә ачыкларга.

3.3. Җирлек территориясендә урнашкан оешмаларның исәбен алып барырга һәм аларда хәрби исәпкә алуны контрольдә тотарга.

3.4. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм форма буенча беренчел хәрби исәпкә алу документларын машинкада басылган текст һәм электрон төрләрдә алып барырга һәм сакларга.

3.5. Елга бер тапкыр беренчел хәрби исәпкә алу документларын муниципаль берәмлек (муниципаль берәмлекләр) хәрби комиссариатының, оешмаларның хәрби исәпкә алу документлары белән чагыштырып карарга.

3.6. Хәрби комиссариатларга оешмаларның вазыйфаи затлары һәм гражданнар тарафыннан хәрби исәпкә алу, мобилизацион әзерлек һәм мобилизация буенча вазыйфаларны үтәмәү очраклары турында мәгълүмат бирергә.

3.7. Беренчел хәрби исәпкә алу документларындагы мәгълүматларга үз вакытында үзгәрешләр кертергә һәм ике атна эчендә муниципаль берәмлекнең (муниципаль берәмлекләрнең) хәрби комиссариатына Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан билгеләнгән форма буенча кертелгән үзгәрешләр турында хәбәр итәргә.

3.8. Ел саен 1 октябрьгә кадәр хәрби комиссариатка 15 яшькә җиткән ир-атлар һәм 16 яшькә җиткән ир-атлар исемлеген, ә 1 ноябрьгә кадәр киләсе елда беренчел хәрби исәпкә куелырга тиешле ир-атлар исемлеген тапшырырга.

3.9. Оешмаларның вазыйфаи затларына һәм гражданнарга Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән хәрби исәпкә алу, мобилизацион әзерлек һәм мобилизация буенча бурычларын аңлатырга һәм аларның үтәлешен контрольдә тотарга, шулай ук күрсәтелгән бурычларны үтәмәгән өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирергә.

 

IV. ХОКУКЛАР

 

4.1. Планлы һәм максатчан эш алып бару өчен хәрби исәпкә алу хезмәткәре хокуклы:

федераль дәүләт хакимияте органнарыннан, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, шулай ук оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә учреждениеләрдән һәм оешмалардан кирәкле материаллар һәм мәгълүмат сорату һәм алу буенча тәкъдимнәр кертергә;

җирле үзидарә органы администрациясе структур бүлекчәләреннән аналитик материаллар, чараларның җыелма планнары буенча тәкъдимнәр һәм аларның үтәлеше турында мәгълүмат, шулай ук йөкләнгән бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен кирәкле башка материалларны соратырга һәм алырга;

үз компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча мәгълүмат базаларын булдырырга;

җирле үзидарә органы җитәкчесе каравына аерым эшләрне башкару өчен килешү нигезендә хезмәткәрләрне җәлеп итү турында мәсьәләләрне чыгарырга;

федераль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук оешмалар белән үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча билгеләнгән тәртиптә хезмәттәшлекне оештырырга һәм хезмәт язышуын тәэмин итәргә.

 

V. ҖИТӘКЧЕЛЕК

 

5.1. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә һәм эшчәнлекне өстәмә эш буларак алып бара.

5.2. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре турыдан-туры авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенә буйсына.

5.3. Хәрби исәпкә алу хезмәткәре җитди сәбәпләр аркасында (отпуск, вакытлыча эшкә сәләтсезлек, командировка) эш урынында булмаган очракта, аны җирлекнең Башкарма комитеты җитәкчесе алыштыра.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.76 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International